Сайлар гомерлеккә яр итеп

ленар21999 елның башы. Камышлы районы информация үзәгенең элеккеге җитәкчесе Резеда Төхбәтшина редакциягә ягымлы, сөйкемле бер егетне ияртеп керде һәм безнең белән таныштырды: “Таныш булыгыз — бу егет Ленар Шәрәфетдинов. Бүгеннән без газетабызны компьютерда ясый башлыйбыз. Ленар Салихович бу өлкәдә яшь белгеч һәм ул безгә дә бик теләп компьютер серләрен төшендерер”, — диде.

Минем эшем (наборщица) турыдан-туры Ленарга бәйле булганга, без аның белән бик тиз уртак тел таптык. Ленар итәгатьле, игътибарлы, сабыр холыклы, белемле бала. Олыны-олы, кечене-кече итә белә. Шулай булмыйни, кем гаиләсендә туып, тәрбияләнгән соң ул?!

1976 елда, Иске Ярмәк авылында бик хөрмәтле гаиләдә, укытучылар Рәисә апа һәм Сәлих ага Шәрәфетдиновлар гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килә ул. Тәрбия дәресләрен өйдә дә, мәктәптә дә алырга туры килә аңа һәм ул моның өчен укытучыларына рәхмәтле. Укытучы баласы бар яктан дә үрнәк булырга тиеш икәнен аңлый ул. Тәртипле, яхшы укый, мәктәптә узган барлык мәдәни, спорт чараларында катнаша Ленар. Үзе шашка-шахмат уенына мөкиббән гаилә башлыгы ул-кызларына да бу уен серләрен төшендерә, кичләрен-өй эшләре каралып, дәресләр әзерләгәннән соң, шушы уеннар буенча ярышлар уздыра. Бу уеннарның башны яхшы эшләтүен балачактан белеп үсә Шәрәфетдиновлар.

Балачак гөрләп үтеп китә. Мәктәптә Ленар өчен соңгы кыңгырау чыңлый. Алда аны зур ынаулар, олы тормыш юлы көтә. Укырга кая барырга? Физика, математика фәннәрен су кебек эчкән төпчеген үзенең дәвамчысы, физика-математика укытучысы булыр диеп өметләнгән Сәлих ага телсез кала! Ленарның бер генә дә укытучы һөнәрен сайлыйсы килми икән бит! Чөнки ул укытучы һөнәренең ни икәнен яхшы белә: иң кирәкле һөнәр, ләкин күп вакыт һәм көч таләп итә торган һөнәр. Әти-әнисенең күп вакыты мәктәптә узуы, төннәр буе дәфтәр тикшереп, иртәгәге дәресләргә план язулары, мәктәбем, укучыларым, диеп янып-көюләре бала күңеленә сеңгән була шул. Һәм Ленар укырга финансистлар академиясенә керә. Бер ел укыганнан соң аны армиягә алалар. Ике ел Астрахань өлкәсендә Ватан каршындагы бурычын үтәгәннән соң, егет туган якларга кайта һәм укуын дәвам итә. Соңгы курста укыганда Ленар читтән торып уку бүлегенә күчә һәм безгә, редакциягә эшкә кайта.

Әйтеп үткәнемчә, бик тиз уртак тел таптык без аның белән. Әти-әнисен якыннан белгәнгә, хөрмәт иткәнгә үз улымдай якын иттем мин аны. Улым дигәннән, редакциядә эшләүче егетләргә гел улларым-балакайларым дигәнгәдер инде, бер бәйрәм кичәсендә Ленар белән Раиль Шакуров миңа “Редакция егетләренең әниләре” дигән титул биреп, документ та тоттырганнар иде. Шаярып кына биргән документны мин бүгенгесе көнгә кадәр кадерләп саклыйм һәм үземнең “улларым” белән горурланам да. Ленар-мине яңа һөнәргә өйрәтүче укытучым да бит әле, түземле укытучы! Һәм мин аңа гомерем буе рәхмәтле дә.

Экономист дипломы алгач, аны бездән алдылар. Колхоз “Мир”да, юл төзүчеләр предприятиясендә берәр ел эшләгәннән соң, төпле белемле экономистны район хакимиятенә баш хисапчы итеп билгеләделәр. Аның югары үрләр яулавы безнең өчен куаныч булса да, без бик юксындык аны.

Хәзергесе көнне ул финансистлар бүлеген җитәкли һәм Ленар Салихович турында җитәкчеләрдән бары тик мактау сүзләре генә ишетергә мөмкин. Таләпчән дә, шул ук вакытта йомшак күңелле дә җитәкчеләрен хезмәткәрләре дә хөрмәт итә.

Әгәр дә мин, хөрмәтле укучыларым, сезне аның гаиләсе белән таныштырмасам, язмам тулы булмас иде. Ленар гаиләдә-ир солтаны, үрнәк әти. Урамда ике кызларын җитәкләгән Ленар һәм Эльвираны күргән һәр кеше аларга сокланып карап кала торгандыр. Алар шундый да пар килгән!

2006 елның февраль аенда, ак мамыктай карга төренеп, бураннарга уралып килә аларның бәхетле көннәре. Үзенә тиң ярны да сайлый белгән Ленар: Эльвира-тыйнак, ягымлы, сылу, чибәр. Ул да хисапчы булып эшли. Тормышлары матур, мул. Барлык уңайлыклары булган үз йортларында яши Шәрәфетдиновлар. Нигезәре олы мәхәббәттән салынган бәхетле өй эче кичләрен балаларның шатлыклы көлү тавышына күмелә. Элина быел беренче сыйныфта укыса, Ләйсәнгә әле өч кенә яшь. Кечкенә булуына карамастан, апасына дәрес “әзерләшә” икән.

Ленарленар3 ленар4

Нәрсә ул бәхет, мәхәббәт бармы ул һәм аны ничек сүндерми сакларга? Шушы сорауларны мин үземнең язмам геройларына һәрвакыт бирәм. Менә Ленарга да: “Арагызга җил-яңгыр тидерми, матур гына яшәү — үзе бәхет. Әлеге бәхетне бөтен итеп саклауда кайсыгызның роле зуррак икән?”, дигән сорау бирдем һәм инде шундый җавап ишеттем: “Бу сорауга уйлап та тормый җавап бирәм, Рәисә апа. Әлбәттә-Эльвираныкы. Эльвираның күркәм холкы, уңганлыгы, мине аңлый белүе, бала җанлылыгы”.

“Яхшы ир-хатынын, яхшы хатын-ирен мактар”, дигән борынгылар. Алар белми әйтмәгәндер.

Ленар! Сиңа чын күңелдән яңадан-яңа үрләр яулавыңны, гаилә иминлеге, ә гаиләңнең бәхетле, бәхетегезнең гомерле булуын телим.

Үземнең язмамны яраткан шагыйрәм Шәмсия апа Җиһангированың шигырь юллары белән тәмамлыйм.

Эшкә дисәң — эшкә уңган булыр,

Телләрендә былбыл сайратыр,

Меңәрләгән кызны каратыр да,

Тик берәүне генә яратыр.

Үзенә тиң ярны сайлаганда,

Һич ялгышмас татар егете,

Үзе кебек уңган татар кызын

Сайлар гомерлеккә яр итеп.

Рәисә ТӨХБӘТШИНА.

Фоторәсемнәр гаилә архивыннан алынды.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1756

Комментирование запрещено