Татарстан Президенты — Чехиядә / Рустам Минниханов находится с официальным визитом в Чешской республике

чехияБүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия башкаласы Прагада эшлекле сәфәрдә. Республикадан рәсми делегация бирегә кичә үк килгән. Сәфәрнең төп максаты – әлеге төбәкнең эшлекле затлары белән сөйләшүләр алып бару, илнең фәнни-тикшеренү үзәкләре белән танышу.

Ике көнлек сәфәр барышында Татарстан делегациясе Technology Innovation Transfer Chamber һәм INTEMAC фәнни-тикшеренү үзәкләре белән танышыр, TOS Kurim тикшеренү үзәгендә булыр дип уйланыла. Биредә Чехия парламентының депутатлар Палатасы рәисе Ян Гамачек, сәнәгать һәм сәүдә министры Ян Младек кебек рәсми затлар белән очрашулар да уздырырга планлаштыралар.

Шунысын да билгеләп үтү кирәк, Рөстәм Миңнеханов кичә Чехия Президенты Милош Земан белән очрашып сөйләште дә инде.

* * *

25 сентября глава Татарстана прибыл в столицу республики Чехия. Минниханов проведет деловые переговоры, а также посетит научно-исследовательские центры Праги. Вчера прошла встреча с президентом Милошем Земаном.

Просмотров: 1273

Комментирование запрещено