Исеңдәме әле яшь чаклар?!…

гарифуллины цв

1 ОКТЯБРЬ — ӨЛКӘННӘР КӨНЕ

Табигать сары, матур төс­ләр белән балкып утырган көн­нәрнең берсендә ел саен үткәрелә торган Өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Олы яшьтәге кешене үткән гомер юлына әйләнеп кайтырга, йөрәктә уелып язылган вакый­галарны искә төшерергә ярдәм итә бу бәйрәм. Быел да нәкъ шулай булачак. Похвистнево районының Яңа Мансур авылында яшәүче Насыйх ага белән Мөгаззәмә апа Гарифуллиннарга да яшьлек елларын искә алыр вакыт җиткән. Чөнки бу ел ахырында алар бергә гомер итүләренең 55 еллыгын каршылыйлар, ә нәкъ Өлкәннәр көнендә Мөгаззәмә апа әле үзенең 74 яшьлеген дә билгели.

Гаиләләрендә сигез бала булганга күрә, әти-әнисенә яр­дәм итү теләге белән Мөгаз­зәмә апа сигезъеллык мәктәпне тәмамлагач та, колхоз фермасында сыер савучы булып эшли башлый. Шушында ук терлек караучы булган Насыйх исемле егет белән дүрт ел очрашып йөргәннән соң, өйләнешәләр. Бу эшчән, намуслы кызны каенанасы Минҗиһан апа да хөрмәт итә. Бер-бер артлы яшь гаиләдә өч сабыйике кыз һәм бер малай тугач та, ул киленен өйдә озак утыртмый, оныкларына ике-өч ай тулуга аны эшкә озата, ә үзе балаларны карый. Шуңа да Мөгаззәмә апа 43 ел сыер савучы булып эшли алган да инде.

- Ул чакларда бик рәхәт: күмәк хуҗалыгыбызда тыныч, матур эш атмосферасы хөкем сөрә, авыл халкы зур акча эзләп, читкә китәргә ашкынып тормый, барына да канәгать булып, гади генә итеп яши иде. Каенанам өй эшләрендә ярдәм итеп торгач, мин тынычлап фермага чыгып китә ала идем. Шунысы кызганыч, ул картлык гомеренең рәхәтен күрә ал­мыйча, 62 яшендә дөнья куйды, — дип искә ала хәзер Мөгаззәмә апа үзенең үткән тормыш юлын.

Насыйхы аягын авырттырып, инвалидлыкка чыкса да, уңган ир бер дә иркәләнеп ятмый. Алар бергәләшеп өр-яңа йорт-җир җиткереп керәләр, балаларын үстереп, аякка бас­тыралар. Аннан соң яшьли әтисез ятим калган оныклары Гөлгенә белән Салаватны тәрбияләп үстерәләр әле.
Инде өлкән яшьтә булуларына карамастан, Насыйх ага белән Мөгаззәмә апа Гарифуллиннар бүгенге көндә дә үзләренең шәхси йорт хуҗалыкларында тырышып эшлиләр. Мөгаззәмә апа бәрәңге бакчасын берничә кат утап, күмеп, һәр елдагыча мул уңыш җыеп ала. Суган кисү вакыты җиткәч, Насыйх ага да ярдәмгә чыга. Ә буш көннәрдә Насыйх абзый хөкүмәт биргән җиңел машинага Мөгаззәмә апаны утыртып, кирәк җиренә алып бара, ә үзе мәчеткә намазга кереп чыга.

Бүген урамда әбиләр чуагы. Табигать аллы-гөлле төсләргә күмелгән матур чак. Озакламый кыш та килеп җитәр, аннан аны ямьле яз алыштырыр. Ә яз айлары аларның гаиләсенә генә түгел, башка өлкән яшьтәге авылдашларына да тагын яшәү яме, шатлык-куанычлар алып килер әле, дип ышанасы килә.

Нурзилә ХӘЛИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1594

2 комментариев

  1. исянлек саулык озын гомер