Күңел картаймый шул ул

шамсенур вакказова, саярова и низамова

РӘСЕМДӘ: (сулдан уңга) Шәмсенур апа ВАККАЗОВА, Гәүһәр апа СӘЯРОВА, Нәбирә апа НИЗАМОВА.

1 ОКТЯБРЬ — ӨЛКӘННӘР КӨНЕ

Гомер акканын, тәрәзәгә кагылып үткән җил кебек, сизми дә калабыз. Тик яшең сиксәндә булса да, күңел бер дә картаймый икән шул. Баштан узган төрле маҗараларны искә тө­шергәндә кабат-кабат шул ва­кытка кайткандай буласың. Ә дус-ишләр белән җыелып, яшьлек хатирәләренә бирелү — үзе бер рәхәт бит ул. Менә ян күршем Шәмсенур апа Вакказова да 68 ел элек мәктәпне тәмамлаган сыйныфташлары Нәбирә апа Низамова, Гәүһәр апа Сәярова белән еш кына очрашып, үткәннәрне искә ала.

Алар 1946 елда 7нче сыйныфны тәмамлыйлар. 12 яшьтән үк өлкәннәр белән бер­рәттән колхозда эшләп, авыр­лыклар күреп, ач-ялангач үссәләр дә, күңелләре катмаган. Әле бүген дә истәлек тарт­маларыннан кызыклы хәлләр турында хатирәләр тартып чыгарып, бергә көлешәләр. Нәбирә апа шундый бер очрак турында миңа да сөйләде.

7нче сыйныфны тәмамлаган Хәтимә (аларның тагын бер сыйныфташлары), Нәбирә һәм Гәүһәр туу турында таныклык алырга дип Похвистнево район үзәгенә юлга чыгып, бер зур, өсте япкан йөк машинасына менеп утыралар. Әрҗәгә тагын берничә кеше төялгән. Менә Похвистневога ике чакрымлап калгач, машина йөртүче машинасын туктатып болардан акча җыя башлый. Кызларның акчалары 5әр сум гына булганга, өчесен дә машинадан төшерә. Тик Нәбирә белән Гәүһәр югалып калмыйча, юлга ашарга дип алган көлчәләрен һәм белешмәләрен авызларына кабалар да машинаның арттан чыгып торган ике тимеренә асылыналар. Шул килеш кызлар Похвистнево күперенә кадәр барып җиткәч, төшеп калалар. Тиздән аларны җәяү киткән Хәтимә дә басып җитә.

- Ә теге 5 сум акчаларыбыз ярап куйды, тәмнәшкәләр алып сыйландык. Таныклык­ларны да тәки алып кайттык бит, — дип сөйләгәндә Нәбирә апаның күзләре яшүсмер кызларныкыдай ялтырый иде. - Әй, ул вакыттагыларны искә төшерсәң! Барыбыз да диярлек ишле гаиләдә үскәнгә, кофта, итәк, туфлиләрне алмашып кия идек.

Шәмсенур апаның әтисе сугышта һәлак була, әнисе дүрт бала белән утырып кала. Кыз аңа кулыннан килгән кадәр ярдәм итәргә тырыша, энесе-сеңелләрен карый. Сыер савучы булып та, чөгендер кырында да, ялланып читтә дә эшләргә туры килә аларга.

Бүгенге көндә Нәбирә апа Мәчәләйдән Гали авылына кайтып, балалары ярдәмендә төп йортта заманча өй җиткерде. Малае вакытсыз бакыйлыкка киткән Шәмсенур апа ялгыз яшәп, оныгы, кызы һәм ике оныкчыгына ярдәм итеп тора. Гәүһәр апаның биш баласы булып, бүгенге көндә ул кече улы белән килене тәрбиясендә матур гына яшәп ята. Кызганыч ки, аның да бер баласы яшьли вафат булды.

Ә буш вакытларында апалар менә шулай бергә җыелып, исәнлекләренә шөкрана итеп, мәрхүм дус-ишләренә дога кылалар, дөньяга иминлек, балаларына изге теләкләр теләп, гыйбадәттә утыралар.

Мин бу апаларны да, калган апа-абыйларны, әби-ба­бай­ларны да Өлкәннәр көне бе­лән тәбриклим. Күңелләрегез һәр­­вакыт яшь булып, Аллаһы Тә­галә исәнлегегезне арттырсын!

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1629

Один комментарий

  1. татар эбилери бик матурлар, исеннек, саулык сезгэ