Иминлек өчен борчылып…

иминлекШотландиядә референдум үтте. Ләкин халык күпчелек тавыш белән үзләренең Бөекбритания белән бергә булырга теләкләрен белдерде. Планетада тагын бер ил булмый калды. Моны ни өчен язам: без һаман дошман күрергә тырышкан Көнбатышта демократия бар һәм ул принципларны беркайчан да бозмыйлар. Англия Шотландияне сепаратизмда гаепләп гаскәр белән дә куркытмады, гаскәриләрен киемнәрен алыштырып, йә булмаса, алар отпуск алып сугыша, дип хәйләләргә җирлек тудырмады… Тыныч имин фикер белдерелде һәм илнең киләчәге халкының үзе тарафыннан ачыкланды.

Мондый референдум Кырымда да үтте. Әмма ул кораллы көчләр күзәтүе астында үтте. Һәм без чиксез бәхеткә тиендек: «Крымнаш» хәзер. Тик хәзер Кырымдагы татар туганнарыбыз гына нинди көндә яши? Монысы аптырата.

Мондый референдум Татарстанда да үтте, халыкның күпчелеге Татарстанны суверен дәүләт, дип күрергә теләвен әйтте. Аңа кадәр халык Союз яклы булуын да белдергән иде. Тик бездә мондый нәтиҗәләргә, халык фикеренә төкерәләр. Бүген Татарстанга суверен дигән термин тагылырга тиеш түгел, хәтта президент атамасы да, Мәскәү фикеренчә, аңа харам. Ә СССР тарихта гына калды. Ә кануннарны иҗат итүчеләрне болар түгел, башка нәрсә борчый.

Казаннан Мәскәүгә зур түрә булып киткән Николай Никифоров журналистиканы катлаулы, катгый темаларга алынудан өркетә торган канун проекты тәкъдим итә. Ул җитәкләгән Элемтә министрлыгы масса-күләм мәгълүмат чараларында экстремистик язмалар өчен редакцияләрне 400 меңнән алып 1 миллионга кадәр штраф белән «бүләкләмәкче». Русия кануннарында экстремизм ни ул дигән сорауга тәгаен җавап табып булмый. Җинаять кодексының 282нче матдәсе нигезендә «Дошманлык һәм нәфрәт тудыру, шулай ук кешелек дәрәҗәсен түбәнсетү» буенча гаепләнүчеләр автомат рәвештә экстремист санала. Шулай ук аерым судлар тарафыннан тыелучы хезмәтләрне тарату да, экстремизмга керә. Ә бу тыелганнар Минюст исемлегенә көн саен өстәлә тора, аны барлап бетерү җиңел түгел. Әйтик, кайсыдыр Оренбург район суды тарафыннан тыелган китап та шул исемлеккә керә.

Әлбәттә, милләтара низаглар, кемнәрнедер мыскыллау булырга тиеш түгел. Әмма өстә әйткәнемчә, кем ул экстремизмны пропагандалаучы дип сораганда, анык җавап биреп булмый. Әйтик, хокук саклау органнарының гаепләнүчеләрне җәберләүләре, исбатланмаган эшләр буенча хөкем итүләр турында журналист яза алачакмы? Юк, әлеге канун буенча бу журналист экстремизмны яклаучы дип бәяләнергә мөмкин. Бу канун хокук саклаучыларның кулларын чишә, сүз ирегенә тагын бер богау кидерә. Хәзер журналистларга нахак гаепләүләрне фаш итү кыенлаша. Коррупция белән бәйле эшләргә, түрәләрнең башбаштаклыгы буенча журналист тикшерүе үткәрүчеләрне дә, нәкъ менә кешелек дәрәҗәсен түбәнсетүчеләр дип табып хөкем итәргә мөмкиннәр…

Хәер, сүз иреген томалау буенча соңгы елларда Русия бик зур уңышлар казанып килә. Менә бит хәзер чит ил гражданнары, алар гына түгел, Русия паспортларына ия булу белән беррәттән башка ил ватандашы булганнар Русиядә мәгълүмат чарасын гамәлгә куя алмый.

Болар барысы да Русиянең иминлеген тәэмин итү өчен эшләнә, дип аңлатыла. Шул иминлек өчен дип тыю артыннан тыю кабул ителә. Нәрсә, чит ил гражданы газета иясе булып, редакторга Русиягә каршы язма бастырырга мәҗбүр итәме? Бездә үзгә позиция, Кремльдән үзгә караш бастырырга җөрьәт иткән мәгълүмат чаралары бихисапмы? Моңа кадәр хокук яклау оешмаларын, фондларны чит ил агентлары дип тиңләделәр. Юк, минем уемча, бу берничек тә Русия иминлеген кайгыртып кабул ителгән кануннар түгел. Бу сүз иреген юкка чыгару өчен эшләнә, сайлауларда расланган алдан билгеләнгән депутатларыбыз да, сәясәтчеләребез дә, Русиядә сүз иреген буу, журналистиканы тезләндерү өчен тагын ни эшләп була дип баш вата. Чөнки нәкъ менә сүз иреге түрәләр тынычлыгын ала. Журналистика тешсез, мескен хәлдә булырга тиеш. Шул чагында гына кулларында власть булганнар типтереп үзе өчен генә яши ала.

Мәкаләмнең башында телгә алынган канун кабул ителсә, мин инде мондый мәкаләләр яза алмам. Мине хакимият дигән катламга нәфрәт уятуда гаепләячәкләр. Һәм 1 миллионга кадәр штраф белән янаячаклар. Ләкин бу илебезнең чираттагы ахмак кануны булачак. Андый кануннар җитәрлек бит инде. Әнә телепрограммадагы +ле саннарын тикшереп утырырга тиешбез. Газеталардагы шул саннарның дөреслеген тикшереп утыручы тулы бер ведомство бар. Бала иминлеген шул рәвешле саклыйлар. Әйтик, төрмәләрдә җәберләүләрне бетерүне, кеше хокукларын яклауны таләп иткән Америкага үч итеп, ятимнәрне чит ил гаиләләренә бирүне тыю кануны да Русиянең иминлеген күздә тотып кабул ителдеме? Безнең череп байган депутатларыбыз бу канун өчен әле һаман да оялырга уйламый. Илебез авыру балаларны чит илгә алып барып дәвалау өчен акча җыючы теләнчеләр белән тулган. Адым саен плакатлар, белдерүләр. Редакциябезгә дә андый бәлагә таручылар аз мөрәҗәгать итми. Баланы дәваларга куллар сузып акча җыябыз, ә менә спорт командаларына спортчылар сатып алу өчен акчабыз бар. 2–3 спорт командасы бюджеты шушы балаларны дәваларга, чит илләр безгә дәваланырга килерлек медицина үзәкләре корырга, вундеркиндлар әзерли торган мәктәпләр булдырырга җитәр иде, минемчә. Әмма бүген мәктәпләргә, больницаларга акча җитми, аларны оптимальләштерәбез. Мин әле боларны яза алам, әмма соңрак, зарланып илебезнең иминлеген какшатам, аны тәнкыйтьлим, дияргә мөмкиннәр. Озакламый журналист диктант язучы гына булып калачак. Журналистика үләчәк.

Әлегә без эшлибез. Аяк чалулар адым саен очраса да. Укучыларыбызга искәртәм, бары 4нче октябрьгә кадәр генә «Безнең гәҗит»кә арзан хакка язылып калып була. Бу хәбәрне таныш белешләрегезгә дә җиткерегез! Башка мондый форсат булмаячак. Ташламалы яздыру Татарстанның барлык почта бүлекчәләрендә дә кабул ителергә тиеш. Кыенлыклар тудырсалар, үзәк почтага, анда да ишетмәсәләр – безгә шалтыратыгыз.

Барыбызга да күңел тынычлыгы, иминлек теләп, мөхәррирИлфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

«Безнең гәҗит».

Просмотров: 1520

Один комментарий

  1. Шотландия референдумның сорау иде азат булырга мы яки Бөекбританияның өчендә мы. Кырымда бүтән сорау иде, Украинада яки Русияда булырга, азатлык сорау куелмады хәттә. Җитмәсә, Кырым референдум мылтык астында ясалган өчен, хаклы түгел, минемчә