Гали авылы мәктәбе укучысы Гүзәл ГОЗӘЕРОВА: «Дәү әниемә багышлап, хөрмәт йөзеннән шигырь яздым»

1 ОКТЯБРЬ — ӨЛКӘННӘР КӨНЕ

фанияМенә әбием — дәү әниемә багышлап, хөрмәт йөзеннән шигырь яздым әле. Ул әтиемнең яраткан әнисе. Фәния әбием безне – үзе­нең оныкларын да, бик ярата, бигрәк тә мине аеруча якын итә.

Әбием-дәү әнием, беркайчан да авырма, картаюны белмә, гел шулай ягымлы, мәрхәмәтле булып кал.

Әбием — дәү әнием

Кулларың җыерчыклар белән тулса да,

Ару-талуны белмиләр беркайчан:

Аш-суга осталар, тегәләр, юалар,

Йомшак кына сыйпап, юатып алалар.

Ак яулык башыңда нур сибә битеңә,

Ягымлы елмаю йөзеңдә бөркелә.

Кулыңда – дисбеләр, догалар укыйсың,

Гел бәхет сорыйсың Ходайдан син безгә.

Күзләрең, әбием, тирән күл шикелле,

Карашың бик назлый, иркәли йөземне.

Мин сине өзелеп яратам, әбием,

Син минем кадерлем, хөрмәтле дәү әнием!

Күмәчнең уңганын, ризыкның тәмлесен,

Бик татлы ашларны, хуш исле чәйләрне

Син безгә әзерләп, өлгертеп торасың,

Әбием, кадерлем, яратам мин сине!

Чиста, пакь күңелең, йөрәгең бик олы,

Сизәм мин һәрвакыт - яратуың бик көчле.

Кайгымны, серемне мин сиңа сөйлимен,

Сердәшчем, кадерлем, әбием син минем.

Яшә бик озак, безне гел сөендер,

Агармасын чәчең, йөзең гел балкысын.

Нурлары сүнмәсен ягымлы күзеңнең,

Син миңа бик кирәк, кадерле әбием,

Кадерлем, хөрмәтлем, минем дәү әнием!

Гүзәл ГОЗӘЕРОВА,

Похвистнево районының

Гали авылы мәктәбе укучысы.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1828

Один комментарий

  1. Бигрәк матур шигырь язган, афарин!