МӘККӘГӘ хаҗ кылырга

Хадж 1

РӘСЕМДӘ: хаҗ сәфәренә киткән бертөркем Самара өлкәсе мөселманнары.

Иртәгә, 4 октябрьдә, Корбан бәйрәме. Бу көннәрдә Сәгүд Гарәбстанының Мәккә шәһәренә бөтен дөньяда яшәүче миллионлаган мөсел­ман халкы җыелды. 26 сентябрь төнендә Самараның Җәмигъ мәчетеннән дә 91 кеше автобусларга утырып, хаҗга бару өчен, Казанга китте. Аларны догалар укып, үзенең хәер-фатихаларын биреп, Россия мөселманнарының үзәк Диния нәзарәте казые, мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин озатып калды.

Булачак хаҗилар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте юлламалары буенча икенче көннең төш вакытларында Казан аэропортыннан Сәгүд Гарәбстанына очканнар. Барсының да исән-имин барып җитүләре турында төркем җитәкчесе Наил хәзрәт Сөләйманов Диния нәзарәтенә хәбәр биргән. Ә бүген алар Мәккәдә хаҗ кылу гамәлләре белән мәшгуль.

Быел Самара өлкәсеннән хаҗга инде берничә тапкыр баручылар да бар. Мәсәлән, Кошки районының Яңа Фәйзулла авылыннан Нурислам ага Минегалиев бу гамәлне бишенчеме, әллә алтынчымы мәртәбә, ә Похвистнево районының Гали авылыннан Фидаил Нураев икенче мәртәбә кылачак. Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да үзенең хәләл җефете Рушания абыстай белән шулай ук хаҗилар арасында.

Самараның Җәмигъ мә­чете имамы Габделәхәт хәз­рәт Мин­гачев хатыны Сания абыс­тай белән күп еллар Сә­гүд Гарәбстанында яшәп, юга­ры дини белем алып кайткан имамнарыбызның берсе. Ул күп мәртәбә хаҗиларның җитәкчесе дә булган кеше. Бүген алар да Сания абыс­тай белән шулай ук хаҗилар исемлегендә. Ә исемлектәге 91 хаҗи арасында барлыгы 46 ир-ат һәм 45 хатын-кыз.

Самара Диния нәзарәте аша хаҗга баручылар Саратов, Свердловск, Оренбург һәм башка өлкәләрдән дә бар. Ә менә татарларыбыз саны азая бара. Быел ха­җи­ларның яртысыннан артыгын милләттәшләребез түгел, ә без­нең якларга күчеп килгән үзбәк, таҗик һәм башка милләт вәкилләре тәшкил итә.

Бөтен хаҗиларыбызга исән-имин булып, изге гамәлләрен кылып, туган якларга әйләнеп кайтуларын телик.

Рәфыйк НАРИМАНОВ.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1362

Комментирование запрещено