Әмир Җаппаров: «Азанны үз мәкамебез белән әйтсәк иде»

азан«Нур» мәдрәсәсенә 10 ел тулу уңае белән җыелган фәнни конференциядә мәчетләребездә азан әйтү тәртипләре, мәдрәсәләрдә азан мәкамнәре өйрәтү турында, үземнең һәм олы яшьтәге замандашларымның тәкъдимнәрен әйтергә уйлаган идем. Ләкин вакыт тар булу сәбәпле, алдан язылган делегатлар да чыгыш ясый алмадылар. Шуңа күрә бу турыдагы фикерләремне сезнең игътибарыгызга җиткерергә булдым. 

Минем туган авылымда өч мәчет бар иде. Өч манарадан өч төрле азан яңгырады. Берсе Ырынбур, икенчесе Кизләү, өченчесе Өфе мәкамнәре белән. Күрәсең мәэзиннәр шунда укып кайткан булганнардыр. Түбән оч мәчетенә моңлы азан тыңларга күрше авыллардан да киләләр иде. Ул вакытта азанны аулак җирләрдә, аланнарда, урман кырыйларында ишетергә була иде. Үсмер егетләр азан әйтергә күнегүләр ясыйлар иде. «Матур итеп әйтелгән азан яхшы вәгазьгә тиң», диләр иде.

Гасыр башында Казанда азан әйтүчеләр бәйгесе уздырдылар. Азан мәкамнәре уннан да артык икән!

Идел-Урал тирәләрендә мең еллар буе җыелган, сайланган, кешеләрнең кайгылары, шатлыклары белән сугарылган, халкыбызның безгә калдырган иң кыйммәт мирасы ул. Без аны сакларга тиешбез.

Хәзер гарәп, төрки мәкамнәре яңгырый. Азанны төрле мәкамнәр белән өйтергә ярый диләр. Шулай да үзебезнекенә өстенлек бирелсен иде. Үз халкыбызның гасырлар буена тупланган бай рухи тәҗрибәсен югалтмаска иде.

Җәмигъ мәсҗидендә азан әйтүчеләр конкурсы уздырып, матур моңлы мәкамнәрне сайлап алып, мәдрәсәләребездә шәкертләргә өйрәтергә кирәктер.

 

Әмир Җаппаров.

«Сәлам».

 

Просмотров: 1507

Комментирование запрещено