Атказанган мөгәллим

5 октябрь – Укытучы көне

учитель

Татарстан­ның атказанган укытучысы Мин­рахман ХӨСӘЕНОВ (гаи­лә ар­хивыннан).

Минрахман Хөсәеновның кече Ватаны — Денис авылы. Аның бабасы умартачы булган, әтисе гомере буе такта ярган, ә менә Минрахман укытучы һөнәрен үз иткән.

Ир-атның үтәгән төп хез­мәтләренең берсе — илне саклау диләр. 1961 елны Хө­сәенов тә армия сафларына алынып, Германия Демократик Респуб­ликасының Советлар Сою­зы гаскәрләре группасында хезмәт итә. Аңа, гаскәри һәм сәяси хезмәттә күрсәткән уңышлары өчен, отличник исеме бирелә.

Минрахман кирәк чакта төрле темаларга картиналар, рәсемнәр дә ясый, бәй­рәм­нәрдә оркестрда уйнарга да вакыт таба.

Аларның частендә офицер балаларын укыта торган мәктәп була. Якташыбыз хезмәттән бушаган чакларында бирегә килеп, югары уку йортына укырга керергә хәзерләнә.

Денис урта мәктәбендә укыган елларда ук Казан Дәүләт педагогия институтына кереп, укытучы һөнәрен алырга хыялланган милләттәшебез, армиядән кайту белән имтиханнарны югары балларга гына биреп, студент булып китә. Ә институтны тәмамлаганнан соң, яшь укытучы туган авылы Денискә кайтып, җиң сызганып эшкә керешә һәм тиздән бөтен Шенталы районына иң яхшы география укытучысы буларак таныла.

Кызганыч ки, Хөсәенов­лар­ның Денистә фатирлары булмый. Алар гаиләләре белән Татарстанның Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылына күчеп китәргә мәҗбүр булалар. Район җитәкчеләре алты почмаклы өй бирә, ә Минрахман җирле урта мәктәптә география һәм биология дә­ресләрен укыта башлый. Би­редә дә ул тиз арада үрнәк булырдай биология кабинеты оештыра, дәресләрдә, класстан тыш чараларда укучыларга төпле белем бирә. Аның укучылары район олимпиадаларында катнашып, призлы урыннар алалар. Минрахман биология укыту буенча методик кулланмалар да иҗат итә.

1979 елда Минрахман Хө­сәенов мәктәп директоры итеп билгеләнә. Тиз арада мәктәптә педагогик хезмәт осталары саны арта, җиде укытучыга мәгариф отличнигы дигән мактаулы исем бирелә.

1980 елда Казанда үткә­релгән Бөтенсоюз фәнни-гамәли конференциясендә Мин­рахман Хөсәенов чыгыш ясап, мәктәптә тупланылган бай тәҗрибә белән уртаклаша. Ә инде дүрт елдан соң, аңа Мәс­кәүдә дә шундый ук фәнни-гамәли конференциядә  чыгыш ясарга насыйп була.

Без үзебезнең күренекле якташыбыз “СССР мәгариф отличнигы”, “Татарстан Респуб­ликасының атказанган укытучысы” Минрахман Хөсәенов белән горурланабыз.

Бүгенге көндә лаеклы ялда булса да, ул Ленино-Кокушкино авылы мәктәбе укытучылары һәм укучылары белән аралашып яши, яшь педагогларга үрнәк булып тора.

Минзакир НУРЕТДИНОВ.

Самара шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1911

4 комментариев

  1. педагог от бога таких теперь мало

  2. Шундук география дэреслэре искэ тешэ …

  3. минем яраткан укытучым

  4. Прекрасный педагог!!!!!!!!!!!!!