Бездә бәйрәм бүген

5 октябрь – Укытучы көне

Рузалия ФаткуллинаПохвистнево районы Яңа Мансур авылының унберьеллык мәктәбендә Рузалия Мөҗәһит кызы Фәткуллина менә инде утыз ел рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Соңгы ун елда ул әле мәктәп җитәкчесе урынбасары вазифаларын да башкара. Без аның белән очрашып әңгәмә кордык.

- Мәктәбебездә бүгенге көндә 70 укучы белем ала, шулар арасында күрше Сос¬новка авылыннан килеп укучылар да бар. Балалар бакчасында 20дән артык сабый тәрбияләнә. Мәктәбебезгә капиталь ремонт ясалды. Биредә хәзер балаларга белем алу өчен бөтен шартлар да тудырылган, — дип сүзен башлады Рузалия Мөҗәһит кызы. — Хезмәтем югары бәяләнеп, миңа “Мәгариф өлкәсендә Мактаулы хезмәткәр”, дигән исем бирелде. Тормышымны шушы хезмәтемнән башка хәзер күз алдына да китерә алмыйм.
Соңгы вакытларда мәгълүмати технологияләр белән кызыксына башладым. Интернет челтәрендә үз блогым, үз сайтым бар. Төрле конкурсларда катнашып, призлы урыннар алгаладым. Хәзер инде укучыларымны да интернетта эшләргә өйрәтәм. Ел саен Бердәм Дәүләт имтиханнарын, Бердәм Дәүләт аттестацияләрен тапшырганда алар 60 – 65әр балл җыялар.
Боларның барысы да коллегам, рус теле укытучысы Зөмфирә Шәрәфетдинова белән минем хезмәт җимеләрем, дияр идем. Регина кызым белән Рамил улым да бүгенге көндә югары уку йортларында белем алалар.
Укучыларым арасында укытучылык һөнәрен сайлаучылар да бар. Мәсәлән, Гөлгенә Фәткуллина Самара педагогия университетының филология бүлеген тәмамлады.
Мәктәбебезнең уңышларында директорыбыз Тәнзилә Әхмәтбарый кызы Вәлиеваның тырышлыгы да бик зур. Аны һәм барлык укытучыларыбызны да һөнәри бәйрәмебез – Укытучылар көне белән котлыйм.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1910

2 комментариев

  1. Моя любимая учительница!!!