«Кырымда җанисәптә руслар саны артачак» / Крымские татары не станут бойкотировать перепись населения

i (2)Кырымда 14-25 октябрь көннәрендә җанисәп оештырыла. Халыкка 2010 елда Русия ватандашларына тәкъдим ителгән сораулар биреләчәк.

Кырым статистика идарәсе хәбәр итүенчә, җанисәпне уздыру өчен 500дән артык урын әзерләнгән, аны башкарып чыгарга тугыз меңләп кеше җәлеп ителәчәк. Аларның күбесе студентлар һәм вакытлыча эшләмәүчеләр. Аларны өйләренә кертергә теләмәүчеләр җанисәп урыннарына үзләре килеп сорауларга җавап бирә алачак.

Мәҗлес рәисе урынбасары Нариман Җәләл җанисәптә катнашудан баш тарткан кырымтатарлар булмас, дип саный.

«Нәтиҗәләр игълан ителгәндә кырымтатарлар саны киметелеп күрсәтелмәве мөһим, җанисәп сәяси чарага әйләнмәсен, дип телибез», диде Җәләл «Коммерсант» басмасына.

Мәҗлес исәпләвенчә кырымтатарлар Кырым халкыны якынча 12% тәшкил итә, аларның саны 300 меңләп.

Сәясәт белгече Сергей Киселев бу җанисәптә руслар саны украиннар хисабына артачак, дип саный. 2001 елдагы Украина җанисәбе вакытында Кырымда 60% руслар, 25% украиннар, дип игълан ителгән иде.

azatliq.org

♦♦♦

Среди крымско-татарского населения Крыма не проводится никакой агитации о бойкоте всекрымской переписи населения. Об этом в ходе круглого стола “Перепись населения в Крымском федеральном округе: цели и задачи” заявил заместитель муфтия мусульман Крыма Руслан Баиров.

По его словам, крымские татары и, в частности, представители мусульманских общин Крыма, понимают важность переписи и готовы принять в ней активное участие. “Всем нам интересно узнать, каковы будут результаты переписи и как изменяется демографическая ситуация в Крыму, которая, в частности, связана и с крымско-татарским населением”, – цитирует Баирова Крым-информ.

Просмотров: 1256

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>