Татар конгрессы Кырым хакимиятләрен кырымтатарлар белән диалогка чакырды /Всемирный конгресс татар призывает руководство Республики Крым решать все вопросы путем диалога с крымскими татарами

ВКТ

Дөнья татар конгрессы бинасы.

Дөнья татар конгрессы Кырымда кырымтатарларның хокуклары бозылуга каршы белдерү белән чыкты.

Бу белдерүдә Кырымда кырымтатарлар һәм аларның иҗтимагый оешмалары белән булган соңгы вакыйгалар киң татар җәмәгатьчелегендә борчылу уятканлыгы әйтелә.

«Кырымтатар Мәҗлесен биналарыннан куып чыгару, кырым-татар җәмәгатьчелеге вәкилләренең өйләрендә тентүләр үткәрү, аларны Кырымнан чыгармау, кешеләрнең югалуы һәм шуның шикелле башка гамәлләр кырымтатар халкы арасында борчу уята, хакимиятләргә ышанычын юкка чыгара һәм болар ярымутрадагы тотрыклыкка файдага түгел. Бу килеп туган киеренкелек кырымтатарларның хокуклары бозылу һәм «яңа депортация» турында төрле белдерүләргә һәм имеш-мимешләргә нигез булып тора», диелә белдерүдә.

Конгресс Кырым җитәкчелеген бөтен мәсьәләләрне дә кырымтатарлар белән диалог аша чишәргә чакыра. «Без ике як та Русия кануннарын, асаба халыклар һәм кеше хокукларының халыкара нормаларын сакларга тиеш дип саныйбыз», ди Конгресс.

azatliq.org

* * *

К ДИАЛОГУ С КРЫМСКИМИ ТАТАРАМИ!

Заявление Всемирного конгресса татар

Последние события в Крыму вокруг представителей крымско-татарского народа и их общественных организаций вызывают тревогу и озабоченность широкой татарской общественности. Выселение Меджлиса крымско-татарского народа из занимаемого здания, обыск в домах представителей крымско-татарской общественности, воспрепятствование выезду из Крыма, исчезновение людей и другие подобные акты создают тревожную обстановку среди крымско-татарского населения, вызывают недоверие к органам власти и отнюдь не способствуют миру и стабильности на полуострове. Создавшееся  напряжение становится почвой для всякого рода заявлений и слухов по вопросам  нарушения прав крымско-татарского народа и «новой депортации», ведет к взаимному отчуждению различных групп населения.

Между тем, как мы знаем, крымские татары совсем не настроены на конфронтацию. Народ с трагической судьбой, переживший сталинскую депортацию и репрессии, нуждается в спокойной, мирной жизни, возможности обустройства на исторической родине.

Исполком Всемирного конгресса татар призывает руководство Республики Крым решать все вопросы путем диалога с крымско-татарской общиной. Мы считаем, что все стороны должны строго соблюдать Российское законодательство, международные акты о правах коренных народов и правах человека, вести свою деятельность на основе принципов ненасилия, мира и стремления к  сохранению межнационального и межконфессионального согласия в Крыму.

В единстве и сплоченности крымского общества — залог продвижения вперед, единственно правильный путь обеспечения стабильного социально-экономического развития Республики Крым и благополучия его населения.

Всемирный конгресс татар

Казань

03.10.2014

tatar-congress.org

Просмотров: 1277

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>