Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримнең ислам диненә хезмәт итүенә — 20 ел!

Габдулла МухэммэдКэримШушы көннәрдә Камышлы, Кләүле һәм Исаклы районнарының имам мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы мәчете имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримнең ислам диненә хезмәт итүенә 20 ел тула. Юбилее уңаеннан хәзрәткә Үзәк һәм Региональ Диния нәзарәте вәкилләре, Камышлы районы, Иске Ярмәк  авылы җирлеге администрацияләре, хезмәттәшләре, авылдашлары, дуслары һәм туганнары үзләренең җылы һәм ихлас котлауларын җиткерәләр. 

«Яшьли динебез юлына басып, аннан тайпылмыйча, Камышлы районы халкына, авылдашларыгызга ярдәмчел булып яшисез. Сез динебезгә, халкыбызга армый-талмый хезмәтегезне багышлыйсыз, балалар тәрбияләүдә күп көч сарыф итәсез. Изге эшләрегез белән күпләргә үрнәк, таяныч, киңәшче булып озак еллар яшәргә насыйп булсын. Сезгә озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез», — диелгән Камышлы районы администрациясе башлыгы Рафаэль Баһаветдинов тәбрикләвендә.

Габдулла хәзрәт, әлеге матур теләкләргә “Самар татарлары” сайты да кушыла.  Киләчәктә дә Аллаһы Тәгалә үзегезгә изге гамәлләр башкарып яшәргә насыйп итсен. Без исә үз чиратыбызда бу эшләрдә даими ярдәмчегез, таянычыгыз булырга тырышырбыз. 

samtatnews.ru

КОНТЕКСТ:

Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримовның эш тәҗрибәсе

* * *

Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМ: «Авылыбызның мәчет картлары тәбигать кочагында ял итте»

* * *

Серле Юкәле тау өстенә һәйкал куелды

* * *

Тәүфыйклы булып үссеннәр

 

Просмотров: 1822

Один комментарий

  1. Бу көннэрдэ хэзрэтнен гаилэсендэ тагын бер бала да туды. КОТЛЫЙБЫЗ!