Сездән дә изгерәкләр бармы?

хат килдеМенә тагын Өлкәннәр көне үтеп китте. Бу бәйрәм аларга шатлык-куанычлар гына алып килгәндер, дип ышанабыз.

Өлкәннәр авыр заманнарда яшәсәләр дә, күңел ма­тур­лыклары артканнан-арта гына бара. Вакыт кына алар­ның чәчләренә ак карлар яудыра, иңнәренә авыр йөк өя. Менә бу фотосурәт төше­релгәнгә дә егерме ике елдан артык икән инде. Әбисе һәм бабасы кулында утырган кызым Зөһрә хәзер үзе әни, ире Ринат  белән балалары Алсуны үстерәләр.

Әткәебез генә безне калдырып, ахирәткә китеп барды. Аңа сигез ел буе армиядә хезмәт итеп, Ватанга изге бурычын үтәргә, йортларында янгын чыгып, бернәрсәсез калырга, биш ба­ланы үстереп, бөтенесенә  дә югары белем бирергә җиңел булмагандыр.

Әнкәебез, Ходайга шөкер, әле дә безне шатландырып яши. Безгә, җырдагыча,  аның биш шатлыгы да, кайчак­та биш кайгысы да булырга туры килә әле. Әткәй исән чакта шушы изге кешегә багышлап язган шигыремне газетабызның укучыларына да тәкъдим итәргә булдым.

Әткәм-әнкәм исән-имин

                                     минем,

Шатлыгым һич сыймый

                                     эчемә.

Сугыш еллары да

                         сындырмаган,

Исем китә алар көченә!

Алтмыш бер ел бергә гомер

                                       итеп,

Биш баланы бабай иттеләр.

Оныклары әти-әни хәзер,

Аларныкы үсеп җиттеләр.

Яшәгез сез безгә үрнәк

                                     булып,

Әбдекинең данын

                            арттырып.

Туган йортта ишек ачык әле,

Без кайтабыз сезне

                                 сагынып.

Олы хөрмәт белән баш

                                      иябез,

Озын гомер сезгә телибез.

Җылы кочакларда

                             үстергәнгә

Бүген бик зур рәхмәт

                                 әйтәбез.

Рөстәм НУРЕТДИНОВ.

Татар Әбдекие авылы,

Шенталы районы.

РӘСЕМДӘ: әнкәебез Тән­зилә, әткәебез Әнәс, минем кызым — аларның оныклары Зөһрә (гаилә архивыннан).

«Бердәмлек».

Просмотров: 1176

Комментирование запрещено