Быел Корбан гаете ял-шимбә көненә туры килде. Шуңа да шәһәр һәм авылларыбызда мәчетләр иртәдән үк халык белән тулган иде. Самараның өч катлы дүрт мең кешегә исәпләнгән Җәмигъ мәчетенә генә сыймыйча, гаеткә килүчеләр аның алдындагы киң мәйданны да тутырдылар.
Сәгать алтыда бергәләшеп иртәнге намаз укылды. Гадәттә гает көнендә намазларны өлкә мөфтие Талип хәзрәт Яруллин үзе үткәрә иде. Бу юлы, аның Мәккәгә хаҗга китүе сәбәпле, бу вазифа Җәмигъ мәчетенең баш имамы Иршат хәзрәт Сафин һәм мәзин Илнур хәзрәт Сабировка тапшырылган иде.
Мәчет бинасы эчендә һәм урамдагы мәйданда намазлыкка бер юлы 5 — 6 меңләп, бәлки артыграктыр да, кеше баскандыр, мөгаен. Мәчет бинасындагы хәлләр динамиклар аша урамга да ишеттерелеп торды.
Иртәнге намаздан соң Иршат хәзрәт Сафин бер сәгать дәвамында татар һәм рус телләрендә Корбан бәйрәменең мәгънәсен, кагыйдәләрен аңлатып, вәгазь сөйләде, мәчеткә гает намазына килүчеләрдән үзе белән бергә тәкбирләр әйттерде.
Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфтие Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннан, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиннан, күрше төбәкләрнең дин әһелләреннән, Самара өлкәсе губернаторы Николай Меркушкиннан килгән тәбрикләүләрне, котлауларны халыкка җиткергәннән соң, иртәнге 7 сәгать 30 минутта гает намазы укылды.
Самараның Иске, Тарихи, Болгар Мирасы, Кряж, Мехзавод һәм татарлар күпләп яшәгән шәһәрләр һәм авыллар мәчетләрендә дә гает намазлары үткәрелде.
Безнең хәбәрчеләребез дә бу иртәне өлкәбезнең төрле урыннарында — мәчетләрдә булдылар.
“Бердәмлек”нең штаттан тыш фотохәбәрчесе Әнәс Мингалиев, мәсәлән, гадәттәгечә үзенең туган Тупли авылында Яңавыл мәчетендә булып, аннан безгә үзенең фоторәсемнәрен җибәрде. “Камышлы хәбәрләре” журналистлары да Камышлының иң борынгы мәчетләренең берсеннән безгә хәбәр юлладылар.
Гает намазлары тәмамлангач, һәр мәхәлләдә корбаннар чалынды. Бу изге гамәл өч көн дәвам итте.
Гаетнең икенче көнендә мин үзем дә, Самараның Җәмигъ мәчетенә барып, Корбанга сарык чалдырдым.
Биредә моның өчен махсус җиһазланган ябык бина булдырылган. Бөтен эшләр дә ислам кануннары буенча башкарыла. Бөтен җирдә пөхтәлек, чисталык хөкем сөрә. Конвейерга хезмәт күрсәтүче яшь мөселман егетләренең барысы да кыска вакыт эчендә корбан итен яхшы итеп кискәләп, бүлгәләп, аның хуҗасына тапшыралар.
Биредә җаваплы кешеләрнең берсе булган дин әһеле Мөдәррис әфәнде Шәяхмәтов гаетнең беренче көнендә — 60, ә икенче көнне 40 сарык чалынуы турында хәбәр итте. Өченче көндә дә утыздан ким булмаячак икән.
Шунысы куандыра: корбан чалучыларның байтагы итнең яртысын, йә чиреген булса да, ярлы-ябагайларга, картларга тарату өчен мәчеткә тапшыра. Менә бу Корбан бәйрәменең нәкъ чын асылын, мәрхәмәтлеген, шәфкатьлеген күрсәтә дә бит инде. Шулай итеп, бу көнне тагын да Аллаһыбызга якыная төшәбез.
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.
Просмотров: 1650