Казанны Британиядә телгә алганнар

казаньКазан – Россиянең иң креатив шәһәре. Мондый шигарь белән Британиянең “The Calvert Journal” басмасы чыккан.

Әлеге инглиз телле интернет басма Россиянең иң инновацион, динамик үсеш кичерә торган һәм тормыш өчен уңайлы булган шәһәрләр исемлеген төзегән. Ул исемлектә башкалабыз беренче урынны били. Иң креатив шәһәрләр исемлегенә шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Екатеринбург, Пермь, Воронеж һәм Владивосток та кергән.

“The Calvert Journal”  редакциясе шәһәрләргә берничә билге буенча бәя бирә. Югары уку йортлары, парклар, шәһәргә килүче туристлар, музей, кинотеатр, концерт заллары саны, тулаем төбәк продукты күләме, шәһәр халкының бөтендөнья пәрәвезенә тоташа алу мөмкинлеге, кешеләрнең уртача гомере исәпкә алынган. Беренчелекне билгеләр өчен хәтта Казанда кояшлы көннәрнең ничә булуын да санарга иренмәгән редакция хезмәткәрләре.

Басма редакциясе Татарстанның Милли музеен, Благовещение соборын, Кол Шәриф мәчете, Социаль көнкүреш музее, Казанның мөселман киносы фестивале, Sunday Up Market дизайнерлар фестивален аерым билгеләп узган.

intertat.ru

Просмотров: 1148

Комментирование запрещено