Сөмбеләгә рәхим итегез! / Добро пожаловать на праздник урожая!

1

Быелгы Сөмбелә бәй­рәменең концерт программасында ТРның «Риваять» татар фольклор ансамбле катнашачак.

25 октябрьдә 11.00 сәгатьтә Самарның Киров мәйданында урнашкан Мәдәният сараенда халкыбызның милли бәйрәме — Сөмбелә үткәреләчәк! Аны оештыруны быел өлкә һәм шәһәр татар милли-мәдәни автономияләре үз өсләренә алдылар.

Сөмбелә көн белән төннең тигезләшкән чорында – 23 мартта уздырылучы Нәүрүз бәйрәменең капма-каршы парын тәшкил иткән. Нәүрүз аграр хуҗалык елын, ягъни игенчелек циклын ачып-башлап җибәрсә, Сөмбелә аны тәмамлап-йомгаклап куйган. Шуңа да бәйрәмдә Самара өлкәсенең авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләренең булуы, матур сүзләр әйтеп татар авылларыннан килгән игенчеләрне котлаулары, алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә өлкә хөкү­мә­те бүләкләрен тапшырулары көтелә.

Чакырылган кунаклар арасында ТРның “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова да бар.

Быелгы бәй­рәменең концерт программасында Казаннан «Риваять» татар фольклор ансамбле, Самар шәһәре “Яктылык” мәктәбенең “Йолдыз” бию төркеме,  шә­һәребезнең танылган “Идел” ан­самбле җитәкчесе Мидхәт Әминев, өлкәбезнең татар авылларыннан килгән үзешчән артистлар катнашачак, дип белдерә оештыручылар. 

Сөмбеләгә рәхим итегез, милләттәшләребез!  Керү ирекле!

Afisha A3 Rivayt copy (1)

* * *

В субботу, 25 октября, в ДК на площади им. Кирова  пройдет ежегодный областной татарский праздник урожая «Сэмбелэ». Возрождение традиции его празднования в нашей губернии началось в 2000 году, и с тех пор он традиционно отмечается каждый год в октябре по окончании сельскохозяйственных работ. Организаторы мероприятия - Татарская национально-культурная автономия Самарской области и Татарская национально-культурная автономия г.Самара.

В его программе — выступления Казанского фольклорного ансамбля «Риваять»; театра танца «Йолдыз», созданного при  школе «Яктылык» г.Самара; руководителя Самарского ансамбля «Идель» Мидхата Аминева; артистов художественной самодеятельности из татарских сел Самарской области.

В числе приглашенных на праздник — руководитель женской общественной организации «Ак калфак» Идрисова Кадрия Раисовна (г. Казань).

Сэмбелэ — татарский народный праздник труда. Он связан с окончанием сельскохозяйственных работ. На празднике в образной форме отображаются труд сельчан, связь народа с родной землей, любовь к Родине, труду, связь старшего и младшего поколений, любовь к родной культуре. В рамках празднований проходит чествование передовиков сельского хозяйства.

Добро пожаловать на праздник урожая! Вход свободный!

samtatnews.ru.

Просмотров: 2067

Комментирование запрещено