Һәрвакыт җырлачы, сандугачыбыз!

1-DSC_0740

ҮТКӘН ҖОМГА КИЧЕНДӘ РИШАТ ТӨХВӘТУЛЛИН САМАРЛЫЛАРГА ҮЗЕНЕҢ 3-НЧЕ КОНЦЕРТ СЕЗОНЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕ (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Хәзер татар эстрадасында җырчылар бихисап, ләкин тамашачы күңеленә юл тапканнары сирәктер. Шундыйларның берсе – күптән түгел генә эстрадага килгән, әмма  тиз арада үз урынын, үз тамашачысын тапкан җырчы, Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең  яшь башкаручылар конкурсы лауреаты  Ришат Төхвәтуллин дияр идем. Гастрольләр белән төрле шәһәрләр буйлап сәяхәткә чыккан әлеге артистның Самарда булып узган концертында моның шулай икәнлегенә тагын бер кат инандым мин.

Бу көнне Киров мәйданында урнашкан Мәдәният сараеның тамашачылар залы шыгрым тулы иде. Самарлылар һәрвакыттыгыча Ришатның һәр чыгышын җылы, дәррәү кубып, көчле алкышлар белән каршыладылар, үзен чәчәк бәйләмнәренә, Самар кәнфитләренә күмделәр.

1-DSC_07401-DSC_07371-DSC_06751-DSC_0683 1-DSC_0684 1-DSC_06861-DSC_06871-DSC_06881-DSC_0719

Яңа концерт программасы авылда үткән балачак һәм яшьлек темасына багышланып, сәхнә тыйнак итеп бизәлгән, пәрдәләрдә табигать күренешләре урын алган иде. Һәр җырның эчтәлегенә туры килерлек күренешләр экранда да яктыртылып торды. Без җырчының туган җире – Башкортстандагы Туймазы якларының матур табигатен карап утырдык.

Ике сәгать ярым барган концертта Ришатның  әниләр кулыдай йомшак, гашыйклар кочагыдай җылы, Агыйделдәй бормалы, Урал таулары һавасыдай киң тынлы, тирән моңлы тавышын ишетеп, җаннарыбыз иркәләнеп һәм сафланып утырды, күңелләребез рухланды, йокымсырап яткан тойгыларыбыз уянды, хәтта кайчак, Тукай әйтмешли, “аркабыздан каннар йөгерде”. Зәвык белән киенгән, зифа буй-сынлы, мөлаем һәм чибәр җырчы егет – Ришат Төхвәтуллин моңлы тавышы белән генә түгел, үз-үзен тотышы, тыйнаклыгы, көләч йөзе белән дә әсир итте.

Әйе, бүген нәкъ менә шундый тамашага сусаган икән халык. Югыйсә, бер көнлек җырларны көннәр буе радио-телевидение аша колакка дыңгычлап тору – кешенең, аеруча рухи каркасы ныгып бетмәгән яшьләрнең зәвыгын тупасландыра шул.

1-DSC_06721-DSC_0677

Нәфис сүз осталары Сөмбелә Вәлиәхмәтова һәм Рөстәм Гатауллин Ришатның тормыш юлы һәм иҗаты турында шактый мәгълүматлар биреп бардылар. Алып баручылар тозсыз мәзәкләр түгел, ә сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, бу кичәне тагын да баета төште, әлбәттә.

Самар тамашачысы яшь җырчы Фәридә Газзалованы да, “Сәйдәш” бию төркеме солистларының үзенчәлекле биюләрен дә, сәхнә тутырып төрле музыка коралларында уйнаучы музыкантларны да бик яратып кабул итте.

1-DSC_0710

1-DSC_06821-DSC_0698 1-DSC_07011-DSC_0707

Концертта Ришатның моңа кадәр ишетелгән җырлары белән беррәттән яңалары да яңгырады. Мәсәлән, артист тамашачыларны “Сыерчыгым”,  “Күзләреңә”, “Бүген ярат мине” кебек өр-яңа композицияләре белән дә сөендерде.

Ришат бөек остазлары Рәшит Ваһапов, Фәридә Кудашева, Хәйдәр Бигичев, Әлфия Авзалова, Илһам Шакировларның җырларын  да башкарып үтте, әлеге шәхесләргә үзенең җылы мөнәсәбәтен белдерде. Аның башкаруында бу классик әсәрләр бик тә үзенчәлекле яңгырады. Искиткеч нәфис тенорда җырлаган Ришатның үз башкару ысулы бар диясе килә, ул тамашачыларны рәхәт дәръясына чумган кебек итте.

“Ак яулыклы әбиләр” җырын Ришатка махсус язып биргәннәр икән. Ни өчен дигәндә, аны олы яшьтәге ханымнар аеруча ярата бит. Сәхнәгә бер-бер артлы нәкъ менә ак яулыклы әбиләр менде, чәчәк букетлары белән бергә рәхмәт сүзләрен, соклану хисләрен җиткерделәр алар. Зал да бу сүзләргә бертавыштан “кул куеп” торды.

1-DSC_07181-DSC_07331-DSC_0679

Ришат халык күңеленә “Тыңлачы, сандугач” җыры аша кереп урнашты. Бу җыр үзенә генә хас мелизмы, шармы булган, сандугачтай моңлы тавышлы артист тарафыннан башкарылып, уникаль әсәргә әверелде. Әлегә минем бер генә концертта да бер җырны ике тапкыр башкарганнарын ишеткәнем булмады. Ә Ришат “Тыңлачы, сандугач” җырын татар телендә дә, башкорт телендә дә башкарды һәм ул шундый табигый килеп чыкты, талчыктырмады да.

Әйе, Башкортостан җиренең Карамалы Гөбәй авылында туып-үскән егет өчен башкорт теле дә якындыр шул. Башкортлар татарлар өчен күрше генә түгел, ә тугандаш халык та бит әле. Гәрчә, сәясәт өлкәсенә килгәндә, боларның нәкъ киресе күзәтелсә дә, мәдәни багланышлар өлкәсендә исә бернинди сәяси кувалда безнең  арага  чөй кагып кертә алмаячак.

1-DSC_0728

1-DSC_07301-DSC_0750

Инде концерт ахырына якынлашканда, “Карамалы Гөбәй” җырын башкармыймы икән әллә?” – дип пышылдаша башлаган идек, Ришат әлеге җыры белән сәхнәгә килеп чыкты. Тамашачылар, аягүрә басып, җырга кушылдылар, ахыргача бергәләп җырлап-биеп тордылар. Җырчыны сәхнәдән һич җибәрәсе килмичә, самарлылар тагын берничә минут алкышлап тордылар әле. Шулай итеп Ришатка кабат хитка әверелгән җырын башкарырга туры килде…

1-DSC_0752

Менә шундый якты, матур хисләр уятты яраткан җыр­чы­бызның Самар тамашачысына бүләк иткән концерт программасы. Тамашадан соң, чыгу юлына түгел, ә артистлар бүлмәсенә юл тоткан бер төркем мөкиббән китүчеләр үзе үк күп нәрсә турында сөйләде, әлбәттә.

Залдан чыкканда таныш-белешләремнән “Концерт ничек?”, – дип сораштырмый булдыра алмадым. Һәрберсе “Искеткеч шәп булды. Ришатны тыңлап туеп булмый. Шундый рухи күтәрелеш белән кайтабыз!” – дип җавап бирделәр.

Ришат Төхвәтуллинның искиткеч нәфис тенорлы, көчле, моңлы, тигез тавышы безнең колакларда әле дә яңгырап тора. Сәхнәдә ике тапкыр башкарылган “Тыңлачы, сандугач!” җырындагы сандугачка тиңләп, яшь җырчыга зурдан-зур уңышлар, иҗат чишмәсенең саекмавын теләп, “Һәрвакыт җырлачы, сандугачыбыз!” дип әйтәсе генә кала.

Римма НУРЕТДИНОВА.

Автор фотосурәтләре.

samtatnews.ru

Просмотров: 2514

5 комментариев

  1. Да,да,была там)))концерт был чудесный)

  2. Миңа да Ришатнын жырлары ошый иде. Эмма дэ лэкин авыл кешесе очен билетлар кыйбат булгач, Камышлыда концерт бирмәскә булган. Аны башка эртистлэр сыман очсызрак итеп булмыймы? Бу узенчэ борын чоюме?

  3. Мина бигрэк тэ «Гомерем буе коттем бу союне»дигэн жыры ошый.

    • Нинди таланлы безнен миллет. Ришатка тин юк. Выдавить бы нашу рабскую психологию.

  4. Болай булгач эйбэт булган билет алуым мэйтэм. Барам иртэгэ Тольяттидагысына.