Камил акыл һәм камил тормыш / В Железнодорожном районе Самары чествовали ветерана

Бөек Ватан сугышы ветераны Заһидулла Галимуллинга 90 яшь тулу уңаеннан Самараның Железнодорожный (Тимерьюл) районындагы социаль ярдәм күрсәтү идарәсе хезмәткәрләре аны котларга килгәннәр.

Социаль ярдәм күрсәтү ида­рәсе хезмәткәре Эллина Карасик сөйләвенчә, бабай Оренбург өлкәсендәге күп балалы бер гаиләдә туып үскән. Сугыш вакытында Куйбышевның авиация заводында самолет детальләре ясаган, кичен авто­мобиль техникумында укып йөргән, шуннан армия хез­мәтенә алынып, Сахалин якларында хәрби фәнгә төшенә башлаган. Соңрак шактый ук сугыш тәҗрибәсе туплаган егетне Уфаның пехота училищесы җитәкчесе итеп билгелиләр.

Ул анда да белемен арттыру өстендә эшләүне туктатмый, зенит ракеталары хәрби институтына кереп укып чыга. Югары белеме булгач, хәрби хезмәтен Германия Демократик Республикасында урнашкан хәрби частьләрнең берсендә дәвам итә. Ике ел эчендә ул немец телен яхшылап өйрәнә, хәрби-техник  белемен дә арттыра.

Үткән гасырның алтмышынчы еллары башында ул хатыны белән Куйбышевка кайтып төшә. Монда да ул хәрби хезмәттән аерылмый, инженер-сапер батальонында техник рота командиры булып, ә отставкага чыгу алдыннан сигез ел буе шушында ук батальон командиры урынбасары булып эшли һәм майор дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыга.

Бүген дә Заһидулла Идиятулла улы әле бик шәп формада, кызы һәм оныгы белән бергә яшәп ята, ә тормышы һәрьяклап камил, дип яза аның турында  “Самарская газета”. 

Тәгъзимә ӘХМӘДУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

* * *

Участнику Великой Отечественной войны Загидулле Галимуллину исполнилось 90 лет.
 
90-летие Загидулла Идиятуллович отметил в четверг, 25 сентября.  Как сообщила сотрудник Управления социальной поддержки и защиты населения Железнодорожного района Элина Карасик, Загидулла Галимуллин родом из Оренбурга. Рос в простой многодетной семье. 

В годы войны изготавливал детали для истребителей на авиационном заводе и параллельно учился в автомобильном техникуме. Проходил военную службу на  Сахалине. После войны, пройдя курсы повышения квалификации, был назначен на должность начальника пехотного училища в Уфе. 

Имея за плечами уже немалый опыт боевой подготовки, Загидулла Галимуллин был зачислен в  высшее зенитное ракетное училище (военный институт). Получив высшее образование, в течение двух лет служил в ГДР начальником снабжения военной части. Этот этап трудовой деятельности существенно повлиял на профессиональное становление Загидуллы Идиятулловича. За два года он овладел в совершенстве немецким языком, расширил и обогатил военно-технические познания.

В 1962 году вместе с женой переехал в Куйбышев. Здесь служил в инженерно-саперном батальоне командиром инженерно-технической роты. Восемь лет до выхода на заслуженный отдых работал в должности заместителя командира по технике инженерно-саперного батальона. Имеет звание майора.

Сегодня Загидулла Идиятуллович в прекрасной физической форме. Живет с дочерью и внучкой. Еще у него есть правнук и правнучка. Все они окружают его любовью и вниманием. 

«Самарская газета».

 

Просмотров: 1487

Комментирование запрещено