Казань благоустроят по примеру Копенгагена / Копенгаген мохите Татарстан шәһәрләренә күчереләчәк

казань
Казань будут благоустраивать по примеру столицы Дании Копенгагена, об этом стало известно на брифинге в кабинете министров Татарстана. 

В частности, власти города возьмут курс на переориентацию городского пространства на пешеходов и велосипедистов. До конца года в Казани создадут экспертное сообщество по созданию комфортного городского пространства, в которое войдут российские и мировые эксперты, руководство города пообещало больше прислушиваться к мнению горожан, передает «РБК».

Казань, как и Копенгаген, планирует получать отклик от населения с помощью соцопросов, рассказала помощник президента Татарстана Олеся Балтусова.

- У них (датчан) были такие же вопросы, такой же скептицизм. Тем не менее, спустя 50 лет 40% жителей Копенгагена ездят на велосипеде, 25% — на общественном транспорте и самая маленькая часть передвигается на машина, — рассказала главный архитектор Казани Татьяна Прокофьева.

За полвека команда архитекторов, дизайнеров, социологов и психологов превратила заполненный машинами и асфальтовыми дорогами, тонущий в пробках центр города в пешеходное пространство с большими возможностями для времяпрепровождения, говорит она.

- Надеемся, что работы по благоустройству Казани удастся реализовать быстрее, — подчеркнула Прокофьева.

prokazan.ru

* * *

Универсиадага әзерлек кысаларында Казанның транспорт инфраструктурасы зур үзгәрешләр кичерде. Әмма шәһәр мохите тулысынча уңайлы, кешеләр ихтыяҗларына һәм теләкләренә яраклаштырылган дияргә иртәрәк. Алга таба башкалабызны Даниянең Копенгаген шәһәре тәҗрибәсен үрнәккә алып яңартырга ниятлиләр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация узган атнада Дания Корольлегендә булып кайтты. Республикабыз инде күптәннән бу төбәк белән хезмәттәшлек итә — “Данфосс”, “Хальдор Топсе”, “Грундфос” компанияләре белән ныклы элемтәләр урнаштырылган. 5 миллиард сум күләмендә инвестицияләрне җәлеп итү хисабына “Алабуга” махсус икътисади зонасында тормышка ашырылган зур проект та уңышлы эшләп килә.

- Татарстанга инвестицияләр җәлеп итү безнең республика җитәкчелегенең позициясе. Татарстан делегациясенең көньяк-көнчыгыш регионына һәм Европа илләренә сәфәрләре традициягә әверелде. Әмма Даниягә эш визитыбыз элемтәләр җайланган компанияләр белән хезмәттәшлегебезне дәвам итү генә түгел иде. Төп максатыбыз Ян Гейлның архитектур компаниясе вәкилләре белән очрашу булды. Без шәһәр мохитен үзгәртү мәсьәләсе буенча сөйләшүләр алып бардык, — дип хәбәр итте Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин.

Татарстан делегациясе Дания Корольлеге башкаласы Копенгагенның инфраструктурасына мөкиббән булып кайткан. “Шәһәрнең тарихи үзәгенең үз йөзе бар, яңа районнары да һәркайсы аерым характерга ия, шул ук вакытта алар үзәк белән төрлечә бәйләнгән”, — дип хис-фикерләре белән уртаклашты Татарстан Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова.

- Копенгагенда шәһәр тирәлеген тәртипкә китерү буенча башкарылган тәҗрибә Казан, гомумән, республика күләмендә кулланылырга һәм тормышка ашырылырга тиеш. Билгеле, бу тиз арада башкарыла торган эш түгел. Беренче чиратта, белгечләр җилкәсенә зур эш йөкләнә, — ди Олеся Балтусова.

Беренче чиратта, делегатлар Копенгаген шәһәрендә җәяүлеләр, велосипед һәм автомобиль хәрәкәте оештырылу үрнәге белән танышканнар. Биредә бу агымнар кушылмый, урам челтәрләре һәркайсы өчен уңайлы итеп оештырылган. Өстенлек тә күпчелек зур шәһәрләрдәге кебек машина йөртүчеләргә түгел, ә җәяүлеләргә бирелә.

Республикабызда мондый транспорт челтәре булдыру мөмкин түгел эш буларак күзаллана. Әмма Даниядә дә мондый нәтиҗәләргә ирешү җиңел бирелмәгән. Иң башта шулай ук шик белдерүчеләр, әлеге планнарны тормышка ашыру мөмкинлегенә ышанмаучылар күп булган.

- Бүгенге Копенгагенда гамәлдә булган хәрәкәт челтәрен оештыру буенча беренче адымнар ясалганда, аларда да бездәге кебек сораулар туган. Беренче чиратта, салкын, карлы кыш бу планнарны тормышка ашырырга комачаулар дигән фикерләр яңгыраган. Шәһәрдә җәяүлеләр урамнары булдыру нәтиҗәсендә бизнес вәкилләре чыгымнар кичерер дигән куркулар да булган. Аннары Дания халкы беркайчан да велосипедларга утырмас кебек тоелган. Әмма инде 50 елдан соң биредә яшәүчеләрнең 40 проценты велосипедта хәрәкәт итә, 20-30 проценты җәмәгать транспортында, калган өлеше генә машиналарда йөри, — дип сөйләде журналистларга Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева.

1960нчы елларда башланган бу эш бүген башка шәһәрләр тарафыннан үрнәккә алына ала. Шулай ук делегация вәкилләре шәһәрдәге парк һәм скверларны уңай күренеш дип билгеләгән. Яшел зоналар шәһәрдәге социаль климатны яхшыртуда зур роль уйный икән дип билгели алар.

Гомумән, республикабыз инфраструктурасын үзгәртү эшчәнлеге нәрсәдән башланачагы билгеле түгел. Бәлки Копенгаген үрнәген, беренче чиратта, Казанда түгел, ә Чаллыда кертү җиңелрәк булыр, ди Олеся Балтусова. Бу башлангыч буенча үз фикерләрен җәмәгатьчелек, аерым алганда, велосипедта йөрүчеләр әйтергә тиеш, дип саный ул.

intertat.ru

Просмотров: 1492

Комментирование запрещено