Аксенов: кырымтатарларын күпләп урлау очраклары юк, югалганнарның берсе Сүриядә үлгән / Случаи похищения крымских татар есть, но не массовые – Аксенов

аксеновКырымның үзбилгеләнгән премьер-министры Сергей Аксенов ярымутрауда күпләп кырымтатарларын урлау юк дип саный. Моннан тыш ул элек югалган кырымтатарының берсе Сүриядә һәлак булган дип әйтә. Бу хакта ул “Российская газета”га белдерде.

“Беренчедән, күпләп татарларны урлау очраклары булганы юк. Дүрт кеше югалган санала. Бер егет Сүриядә сугышып анда һәлак булган, икенче югалганы шулай ук Сүриядә сугышкан. Мин аларның ата-аналары, кырымтатар вәкилләре белән очраштым. Тикшерү комитеты әлеге эшне контрольгә алды, эшче төркем оештырылган. Әлеге кешеләр үзләре матбугат очрашуы уздырып күпләп югалу турындагы гайбәтләргә нокта куярга әзер”, диде Аксенов.

Моннан тыш ул Русия президенты Владимир Путинга күпләп кырымтатарлары югалуы турында белдергән Николай Сванидзены Кырымга чакырды.

“Аңа ата-аналар һәм иҗтимагый оешма вәкилләре белән очрашулар оештырырга әзермен”, диде ул.

“Премьер-министр” сүзләренчә, “кырымтатарлары һәм барлык мөселманнар үзләрен имин хис итсен өчен хакимият барысын да эшли”.

♦♦♦

Глава Крыма Сергей Аксенов признал факт исчезновения на полуострове нескольких местных жителей из числа крымских татар, отметив, что массового характера это явление не носит.

Как рассказал Аксенов в интервью РГ, пропавшими без вести на сегодняшний день числятся четверо крымских татар.

По его словам, один молодой человек погиб во время боев в Сирии, второй пропавший также участвовал в боях на территории этой арабской страны.

«Я встречался с их родителями, с представителями крымских татар. Следственный комитет взял дело под контроль, создана рабочая группа. Эти люди сами готовы дать пресс-конференцию, чтобы опровергнуть слухи о массовых пропажах», – заверил крымский руководитель.

При этом Аксенов пригласил историка Николая Сванидзе, задавшего вопрос президенту страны о похищениях крымских татар, посетить полуостров, чтобы ответить на все его вопросы по данной теме.

«Готов организовать ему встречу с родителями, с представителями общественных организаций. Власть делает все возможное, чтобы крымские татары, все мусульмане чувствовали себя безопасно, комфортно», – добавил глава Крыма.

islamnews.ru

Просмотров: 1136

Комментирование запрещено