Ришат Төхвәтуллинның концерты өзелә язган

92548d3708d709806ab2fc89a5374efb_MПопуляр җырчы Ришат Төхвәтуллинның Казандагы сольный концерты чак кына өзелми калды. 17-18 октябрь көннәрендә узган 1000 урынлык залга билетлар тулаем алынып беткән иде. Концертның булу-булмавы бер сәгать кала гына хәл ителде.
Беренче көнне концерт башланырга берничә сәгать кала, аппаратуралары янып чыккан. Ярый әле “УНИСК”ның үзенең аппаратурасы булган. Ришатның төркеме аларның аппаратурасы белән эшләгән. Әмма икенче көнгә табылган аппаратураның да бер өлешенә зыян килүе ачыкланган. Шул сәбәпле, концертны өзәргә теләгәннәр.

- Иң тәнкыйтьли торган һәм яраткан тамашачым – Казанда. Бөтен татар артистлары монда яши. Кайсы җырчының ничек җырлавын да Казан тамашачы бик яхшы аера белә. Менә быел да алдан ук аппаратураларыбызны тикшереп килгән идек. Концерт башланыр алдыннан аппаратурабызның микшер пульты янып чыкты. Икенче аппаратурада эшләдек. Хәтта беренче көнне репетиция дә ясый алмадык. Казанда узган һәр концертымда нинди дә булса бер каршылык килеп чыга. Мондый хәлнең беркая да күзәтелгәне булмады. Нишләптер гел Казанда… Беренче сольный концертымны куйганда да аппаратурабыз бөтен синтезаторлары белән килеп төшкән иде. Икенче бер концертымда микрофоным сүнеп, кире кабынмады. Үземнең микрофоным белән йөрим мин. Башка микрофон белән җырлаганда, үземне башкача тота башлыйм. Инде тавыш та дөрес яңгырамый. Үземнеке сүнгәч, бөтенләй икенче төрле микрофон тотып җырларга туры килде, — диде Ришат Төхвәтуллин.
Ришатның әти-әнисе продюсеры Рифат Фәттахов белән

Ришатның әти-әнисе продюсеры Рифат Фәттахов белән

cqj20B1BDTI

Микрофон дигәннән, Ришат аны Америкадан заказ белән кайтарткан икән. Бик кыйммәтле, сыйфатлы ак микрофоны 160 мең сумга төшкән. Әлеге микрофон тавышны чиста итеп чыгаргач, анда җырлавы тагын да авыррак, ди. Очсыз микрофонга ничек кенә акырып җырласаң да, тембр дигәне теләгәнчә чыкмавын да ассызыклады. Шулай ук гигиена ягыннан да, Ришат чит микрофонга җырлаудан баш тартуын әйтте.
Ришатның 17-18 октябрь көннәрендә узган концертларында  аңлашылмаучанлыклар килеп чыкса да, җырчы үзенең концертын югары дәрәҗәдә куйды. Тамашачы концертның булмый калуын уена да китерә алмаган хәтта. Ришат та югалып кала торган җырчылардан түгел. Рәтле репетиция ясый алмаса да, бар җырын тере тавышка җырлап чыкты. Залга баянчы Рәзил Камалов белән җырларга төшүе дә тамашачыда ихтирам хисе уятты. Тамашачының бер өзлексез кул чабуы да ни тора иде?! Ә җырчы кешегә шуннан да зур бүләк юк бит. Быел җырчы тамашачысын яшьлеккә сәяхәткә алып кайтты. Быелгы сезон концертларында шул рухтагы җырлар һәм, әлбәттә, җырчының өр-яңа җырлары да урын алды.
Концертның чак кына өзелми калуын, бер сәгать кала хәл итүен җырчының продюсеры Рифат Фәттахов та әйтеп узды. Аның каравы, һәр ситуациядән чыгу юллары бар, ди ул. Андый гына киртәләрне җиңеп чыгарга өйрәндек инде, дип тә өстәде. Ришатның бик тә эзләнүчән җырчы икәнлеге турында да әйтеп узды. Ни дисәң дә, шоу-бизнеста яңалык булмаса, төшеп калуың барлыгын да алар бик яхшы белә.
– Татар шоу-бизнесында шундый бер күренеш бар. Инде олы яшьтәге, үз урыны булган җырчыларыбыз яшьләргә юл бирәселәре килми. Аларга юл бирмичә, яшьләрне бер-берсенә каршы куялар. Аларга акыллы киңәш бирәсе урынга, киресенчә, матур булмаган киңәшләр бирәләр. Шулай ук гайбәт тарату да күзәтелә. Ришатка карата да булып тора, —  диде Рифат Фәттахов.
Ришат инде ничә елдан бирле шушы ук продюсерда матур гына эшләп килә. Продюсерыннан уңуын, аннан сәхнәнең эчке ягын, шоу-бизнесның эчке ягын күрергә өйрәнүен дә әйтте.
КОНТЕКСТ:

Һәрвакыт җырлачы, сандугачыбыз!

1-DSC_0740

РИШАТ ТӨХВӘТУЛЛИН САМАРЛЫЛАРГА ҮЗЕНЕҢ 3-НЧЕ КОНЦЕРТ СЕЗОНЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕ (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Хәзер татар эстрадасында җырчылар бихисап, ләкин тамашачы күңеленә юл тапканнары сирәктер. Шундыйларның берсе – күптән түгел генә эстрадага килгән, әмма  тиз арада үз урынын, үз тамашачысын тапкан җырчы, Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестиваленең  яшь башкаручылар конкурсы лауреаты  Ришат Төхвәтуллин дияр идем. Гастрольләр белән төрле шәһәрләр буйлап сәяхәткә чыккан әлеге артистның Самарда булып узган концертында моның шулай икәнлегенә тагын бер кат инандым мин.

УКЫРГА

 

Просмотров: 1289

Один комментарий

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>