Һаваларда оча ике аккош

3

Ринат СИТДЫЙКОВ һәм Венера ЯМАЛЕТ­ДИНОВА.

Новокуйбышевски шәһәренең “Туган тел”  татар милли-мәдәни җәмгыяте оештырылуга 5 ел тулды. Бу язмабыз  оешманың рәисе Ринат Сәлимҗан улы СИТДЫЙКОВ һәм аның урынбасары Венера Миннехатип кызы ЯМА­ЛЕТДИНОВАның мил­ли-­мәдәни дөньябызда ирешелгән уңышлары һәм уңыш­сызлыклары турында.

Татарсызлык… Татар дөнья­сында килеп чыккан бу хәлне ничек аңлатып була икән? Милли йөзеңне җуеп, олы юл чатында аунап ятумы бу? Әллә инде бар булмыш татарлыгыңны югалтып, үлем тигәнәсенә тәгәрәп китүме? Россия киңлекләрендә милләтсез җаннарның исәбен-хисабын кемнәр белеп бетер­гән?

Халыкларның милли-мә­­дә­ни байлыкларын сак­лап калу, үстерү буенча дәү­ләт биеклегендә махсус про­грам­маның, милли сәясәт­нең юк булуы, моңа ачык дәлил түгел­мени?!

Казан ханлыгы бетерелгәч, Мәскәү түрәләре татарларга карата нинди генә пычрак уеннар оештырып җибәрмәгән! Мишәр кенәзе Юсуповны нишләткәннәр? Көч­ләп чукындырганнар! Чукын­­мыйсың икән — бөтен бай­­лыгыңны тартып алабыз, ди­­гәннәр. Бай татарларны чир­кәүгә алып килгәннәр. Урыс­ның котырынган миссионерлары җәбер-золымнарын эшкә җи­геп, татарны шулай эшкәрт­кәннәр ки, мескеннәр бөтенләй милләтсез җаннарга әйләнеп киткәннәр.

Вәт менә ничек иттереп татардан зомби ясап куя торган булганнар. Акылын­нан, күңеленнән мөселманлыгын, татар­лыгын куып чыгартканнар. Дөрес, яңа чу­кындырылганнарның кайбе­рәүләре, яшеренеп булса да, ислам диненә тугры булып кала алганнар, гомерләренең соңгы көннәренәчә намаз укуларын өйләрендә дәвам иткәннәр. Чукындырылганнарның балалары, оныклары исә тулысынча христианлыкка күчеп беткәннәр. Державин, Радищев, Карамзин кебек тарихи шәхесләрнең нәсел-нәсәбәләре шушы кимсе­түләрнең зур тәгәрмәче аша уздырылмаган дисезме?!

Әйе, бу сынаулар — гасырларга сузылган сынаулар… Зур югалтуларга дучар булып та яшәү көчен каян табып аласың, татар?!

Тарих томаннарына сыенган татарның сагыш күлләрен кемнәр генә санап бетерә алыр икән? Илаһи Ходаем, бу дөньяның зур алдашуларын, кавымнарыңа кылынган явызлыкларны тиешенчә бәяләсәң иде.

Татар дөньясын мәң­гелеккә озатып җибәрү турында хыялланып йөрүче җаннар бүген дә әле чыккалап торалар. Жириновский кебегрәк бән­дәләр беткәмени? Татарны татарсыз итү сәясәте күптәннән алып барыла, бүген дә ул тукталмаган. Хәер, татарсызлык тоткынлыгыннан качып котыла алган адәмнәр дә юк түгелләр. Хәвефле үлем баткаклыгыннан ычкынып чыгулары, боларның татар дөньясына яңадан кайтып җитүләре ифрат та авыр булган. Ләкин йөзләре ачык, күңелләре киң. Милли дөньябызга яңадан кайтып аяк басулары ничегрәк була икән? Нәкъ шул та­тарның бүгенгесе, үткәне турында һәм халкыбызга бәйле башка хәлләр хакында Новокуйбышевски шәһәрендә яшәүче милләттәшләрем белән очрашып сүз куерттык.

Арыслан йолдызлыгында туган егет ул

2Новокуйбышевски шәһәре­нең татар милли-мәдәни җәм­гыяте рәисе Ринат Ситдыйков белән сөйләшкәндә уйланылган имеш-­мимешләр, уйдырмалар күңелдән бик тиз таралып китте­ләр.

Тыштан егет бигрәк тә эшлек­ле булып күренде. Нинди генә темага сүз кузгатсаң да, аның үз фикере, дөньяга карашы бар. Татарчасы мишәрләндерелгән булуга карамастан, эчтәлекле сөйләшүендә тирән фикерләр ята. Юрист  белгечлегенә ия Ринат спорт дөньясына китүне нигәдер кулайрак күргән.

Хәзер ул Самара шәһәренең 15 санлы спорт яшүс­мерләр мәктәбе директоры. Кул астында кырыклап тренер-педагог исәпләнә. Администратор булу белән берьюлы тхеквондо (кореялылар каратэсы), велосипед спорты, спорт буенча көрәш һәм спорт биюләре буенча дәресләр бирә. Хәер, аның яңгыравыклы, музыкаль тавышы, сөйләшү тәртибе, мимикасы, гомумән, бөтен бар булмышы, хәрәкәтләре Рос­сиянең танылган киноактеры Марат Башаровны хәтерләтте миңа. Кино өлкәсеннән тыш, телевидениегә дә кереп оялаган ул. Россия телевидениесен Маратсыз күз алдыңа китерүе кыен. “Звезды на льду”, “Битва экстрасенсов” кебек үтә популяр тапшыруларның төп алып баручысы буларак, бөтен илгә танылып өлгерде Маратыбыз.

Боларның бер-берсенә бул­ган нык охшашлыклары зи­һенемне таратып җибәрә сыман. Берсен икенчесеннән аера алмыйча интегәм. Ринат сөйли, Марат күз каршыма килеп баса шикелле. Әллә саташып китәм, әллә алдану гына?! Егетләрнең икесе дә «Арыслан» йолдызлыгы астына яшеренеп бу дөньяга аваз салганнар. Нәкъ ике бөр­кет, ике лачын, ике арыслан болар. Шуның белән бетте, ди­сез­ме? Юк! Егетләрнең икесе дә мишәрдән. Ринат Самарада туып үссә дә, әти-әнисенең чыгышлары Ульян төбәге Иске Кулаткы районыннан, Марат исә Мәскәүнең таш диварлары арасында дөньяга килә, әтисе дә, әнисе дә — Сергач ягыннан. Боларның икесенә генә хас тагын бер охшаш яклары бар. Татар дөньясына гашыйк булулары!

Кем белгән, бәлки, әле тагын бер охшашлыклары булып китәр. Нигә, мәсәлән, Маратка да, марҗаларын ташлап, Ринат кебек үк татарның гүзәлләрдән-гүзәл, уңганнардан-уңган бер хуҗабикәсен хатынлыкка алып, Мәскәү кадәр Мәскәү биек­легендә бөтен Россиягә татар гаиләсен танытмаска?

Диңгез ташкыныдай халык агылып яшәгән урысның иң зур шәһәрендә туып, татарлык дөньясына Маратның ничек кереп китүе турында төрле имеш-мимешләр йөри. Киносъемкадан арып кайткач, йоклап китә һәм төш күрә икән бу. Төшендә, нәкъ Рәшит Ваһапов кебек, күңел кылларын тибрәндереп, үзенең җырлавын сизеп ала. Мишәрчәләп тә, татарчалап та сөйләшүен башыннан кичерә. Әллә шатлыгыннан, әллә куркуыннан уянып киткәч, әнисеннән Тукай, Дәртмәнд шигырьләрен табып бирүен үтенә башлый. Мәскәүнең биек, таш диварларына сыенып үскән малай татар булуын сизенә, тоемлый… Кинәт кенә татар дөньясы аңа бөтен хозурлыгы белән ачылып китә. Чиләбедә татар гү­зәле конкурсын, Казанда та­тарның иң бөек сәнгать фестивален җырларга күмеп алып баруы тикмәгә генә түгелдер. Мәскәүдә Нижгар мишәрләре оештырып җибәргән җыр ан­самбленең алып баручысы да, солисты да диләр аны.

Әйе, милли дөньябызга һәр­кем үзенчәлекле юллар аша килеп керә. Ә менә Новокуйбышевски татарлары ничегрәк кереп киткәннәр икән? Моннан биш ел элек Новокуйбышевски татар дөньясының иң караңгы шәһәренең берсе иде. Самара, Тольятти, Сызранда милли-мәдәни учакларыбыз күптәннән гөрләп эшләсә дә, Новокуйбышевски өстендә кара болытлар куерганнан-куерды гына.

Шулай беркөнне җомга намазы укылгач, Новокуйбышевски мәчете имамы Әхмәткәрим хәзрәт Миникаев болайрак әйтеп куя:

- Яшьләр, әйдәгез, шәһә­ребездә татар милли-мәдәни җәмгыятен оештырып җибә­рик әле.

Шул чакта хәзрәтнең күз-карашы турыдан-туры Ринатка юнәлгән була: “Әйдә, егет, син бит юрист та, директор да, көрәшче дә, оештыручы да. Татарларны уятып җибәр әле”. Ринат Әхмәткәрим хәзрәтнең бу сүзләрен гомере буена оныта алмас, мөгаен.

Олыларны хөрмәт итәргә, аларның акыллы киңәшләренә колак салырга гадәтләнгән Ринат моңа ризалаша. Ләкин нинди авыр йөкне җилкәсенә салганын аңлап җиткерде микән ул? Милли дөньядан читләшкән, адашып-саташып йөргән татарны ничек итеп берләштерәсе дә бер йодрыкка туплыйсы? Балаларны дин юлына бастыру, алар өчен ана теле дәресләре оештыру кебек сораулар да күңеленә тынычлык бирми ин­тектерәләр.

Бөтен нәрсә Сабан туеннан башланып киткән

Һәрхәлдә, милли җәмгыять оештырылгач, шәһәрдә Сабан туе бәй­рәмен үткәрү беренче бурыч булып калка. Шулай милли-мәдәни җәмгыять үзенең булмышын халыкка бел­гертә. Үзенә-үзе реклама ясый, дип әйтик моны. Новокуйбышевскида да хәлләр шулайрак килеп чыккан.

Ринат берүзе, ялгыз гына нишли алыр иде икән, белмим. Сабан туе уздырабыз дип әйтүе генә җиңел ул. Ярый әле, бәхеткә, гуманитар-техник колледж директоры — үтә сөйкемле, тәҗрибәле педагог, оештыручы, алты ел буе шәһәр хакимиятендә яшьләр эшләре буенча бүлек мөдире булып эшләүче татар кызы Венера Ямалетдинова ярдәмгә килә. Сабан туенда батырлар гына сынала дип әйтүе дөреслеккә килеп бетмәс. Сабан туе шушы бәйрәмне оештыручылар өчен дә зур имтихан ул. Әле ниндие! Зурысының иң зурысы! Ринат белән Венера нәкъ һавадагы ике аккош кебек парлашып, бөтен бар булган сәләтләрен эшкә җигеп, Сабан туе бәйрәмен оештыруга нык­лап алыналар.

Көрәшчеләр коры җир өс­тендә аунап ятмаслар ич! Келәмне Ринат үзенең спорт мәктәбеннән алып килә. Иң оста көрәшчегә татар традициясе буенча бүләккә сарык бирү каралган, анысын каян алырга?! Ярый әле сарыкны Красноармейски фермеры, чыгышы белән Ульян төбәгенең Зур Черкели авылы егете Хәмит Хәмзин ышандырып куйган. Ышандыруын ышан­дырган да, сарыкны бит әле машина белән барып аласы да бар.

Әлеге дә баягы коммерсантлар артыннан чабып йө­герүләр… Ансат кына була ди­сезме? Ринат кайчакта: “Минем эш хакым җитәрлек.  Коммерсантлар артыннан малай-шалай кебек чабып йөрүләрем, теләнче хәленә төшеп, ак­ча сорап ялваруларның ни­гә кирәге бар?” — дип уйлап та куйгалый. Үземнең дә Ри­натның шундыйрак сүзләрен ишеткәнем булды. Уйланула­рында дөреслек юк түгел түгелен. Ләкин татар дөньясына иң зур юлны ачып җибәрүләре кемгә генә җиңел икән? Самара, Тольятти шәһәрләрендәге “Туган тел” оешмаларының беренче җитәкчеләре Рәшит Абдулловка, Азат Надировка, Исмәгыйль  Әминовка җиңел булган, дип уйлаучылар бик нык ялгышалар. Милләттәшләрем белән оч­рашып сөйләшкәннән соң, Ринатка альтернатива юк икән­леген аңладым. Шулай булгач нишләргә? Җитәкченең яңасын үстереп җиткермичә, я икенче кеше тапканчы түзәсең, Ринат, түзәсең, дияргә генә кала.

Сабан туе — дөньяның иң зур, татарның исә иң якты бәйрәме бит ул. Сабан туеннан кемнәр бүләксез киткәне бар? Сабан туе чишмәсе суларын эчеп, та­тарсызлык чиреннән качып котыла алган бәндәләрне бел­мибезмени? Сабан туе турыдан-туры татарга хезмәт күрсәтә. Тик нигә соң зур кесәле абзый­ларыбыз халкыбызның олы бәйрәменә матди ярдәм күр­­сәтергә ашыкмыйлар?! Ки­ре­сенчә, аңардан читләшүне якын­рак күрәләр. Ярдәм кирәк сү­зен ишеткәч, кайберәүләре борылып китә башлыйлар. Әллә ишет­мә­мешкә салышып, әллә шыр тилегә әйләнеп, башларын борып та куялар. “Чуртымамыни ул сабантуйлар?” — дип әйтеп җибәрүчеләре дә юк тү­гел. Бишәр-алтышар ино­мар­калары, җиңел һәм йөк машиналары булып та, зурдан-зур, биектән-би­ек, яктыдан-якты таш йортларында яшәп ятып та, Сабан туе өчен бер тиен акча бирмичә, өй­ләреннән чыгарып җи­бәрүче бәндәләр юкмыни?!

Татарның гомердән-го­мергә меценатлары бул­ган. Онытылмас шә­­­хесләр алар. Та­рих тү­ренә менеп утырган Дибердиевлар, Ак­чуриннар, Апанаевлар милләтнең ки­рәк-ярагына акчаны җәл­­ләмәгәннәр, күп­ме кирәгенчә бүлеп би­рә алганнар. Әллә инде зур кесәле абзыйларыбыз татарның шундый матур традицияләрен онытып җибәргәннәрме?!

Кылган гамәлләребез өчен Ходай алдында да зур җавап тотасылары бар бит әле. Яхшылык адәмнәрнең үзләренә шушы яхшылыклары белән үк кайтып киләчәген онытып җибәрмәсәләр иде.

Әйе, җырсыз-моңсыз Сабан туен күз алдына китерүе кыен. Ринатның Татарстан куль­тура министрлыгына бертуктаусыз шалтыратулары…, “Моң­лы­ларның моңлы сандугачын Новокуйбышевскига җи­бәрә алмассызмы икән?” кебек үте­нечләре бушка китмәгән. Нәфкать Нигъ­мәтуллин үзенең канатлы Акбүз атында Казаннан Новокуйбышевскига килеп төшмәсенме?! Шулчакта шәһәр өстендәге куе кара болытлар күз ачып йомганчы таралып беткәннәр. Нәфкатьнең сихри моңна­ры әнә нишләткән ул болытларны!

Ринатның беренче ярдәмчесе

Гуманитар-техник колледж директоры Венера Миннехатип кызы Ямалетдинова белән очрашу күңелдә җылы хисләр генә уятты. 13 ел буе шәһәр хакимиятендә яшьләр эшләре бүлегендә эшләгән ул. Моннан биш ел элек киңәшкә чакырып алалар аны. “Венера, әйдә татарның милли җәмгыятен оештырып җибәрик”, — дип сүз каталар. Ә Венера ханым: “Рәтле генә татарча сөйләшә белмәсәм дә, милләтем өчен барысын да эшләргә әзермен”, -  дип ризалашкан. Әтисе, әнисе шушы татардан булгач, ни хәл итсен?! Новокуйбышевскиның Үзәк ял паркы Венера эшләгән колледжка терәлеп тора. Биредә дүрт ел рәттән татарның Сабан туе бәйрәмнәре, башкалардан аермалы буларак, үзенчәлекле иттереп оештырыла. Биредәге чисталыкка, матурлыкка карап таң каласың. Юкка гына Сабан туен үткәрү өчен бу урын сайлап алынмаган.

- Һәр Сабан туена менә дигән матур табыннар әзер­ләп куябыз, — дип сөйли Венера ханым. — Беренче табыныбыз — спонсорлар өчен, икенчесе — олы яшьтәге абзыйларыбыз хөрмәтенә, өченчесе исә — апа-абыстайларыбызның күңел­лә­рен күрү өчен әзерләнә.

Ә спонсорларсыз мондый зур табыннар әзерләү бөтенләй мөмкин түгел. Аларны эзләп табуы, табып алгач, беркемне дә югалтасы килми. Боларның йөрәкләренә яңадан-яңа күпер­ләр салып җибәрәсе дә, күңел­ләренә якын юлларны эзләп табасы. Юлларны эзлисе дә, эзлисе генә әле. Эз­ләп маташмасаң да ярап куяр иде дә бит. Киләсе Сабан туе бәйрәмнәре кычкырып дә­шәләр шул.

Табын артында киңәшү.

Табын артында киңәшү.

Биредә спонсорлар белән эшләүнең тагын бер ысулын уйлап тапканнар. Сабан туе үтү белән спонсорларга персональ рәвештә мондыйрак эчтәлекле электрон хатлар җибәрелә: “Аллаһының бәхетле колы, мәрхәмәтлеләрнең-мәр­хә­мәт­лесе, әфәнделәрнең-әфән­де­се, я булмаса, гүзәл­ләрнең-гүзәле, сезнең фәлән кадәр акчагыз, фәлән җиргә тотылды”, — дип тулы мәгълүмат бирелүе ке­шеләр белән эшлә­гәндә отыш­лы ысул түгелмени?!

Алданулар, алдаулар чорында аларның күңелендә кечкенә генә булса да ышаныч уятасы килә. Чөнки халык белән эшлисе дә эшлисе әле!

Мәчетләребездә дә бу тәҗ­рибәне өйрәнеп, эшкә җигеп җибәрсәләр иде. Венераның бу фикере белән тулысынча килешәм. Нигә килешмәскә? Мәсәлән, Самараның Җәмигъ мәчете төзелүенә биш былтыр вакыт үтеп китсә дә, бу зур төзелешкә бирелгән акчаларның кая тотылганы турында әледән-әле төрле имеш-ми­меш­ләр чыгып тора. Новокуйбышевскида да шундыйрак хәл килеп чыккан, диләр. Мәчет төзелешенә китеп барган акчаларның яңа­дан ревизия астына куеп, тикшерүләр үткәрү тәкъдиме белән бер төркем дин тотучылар чыкмасынмы?! Авылларда яшәп яткан әби-бабайларның кулларына ноутбук кайчан керер бит әле. Шулай булгач, килгән керемнәрнең кая китеп барулары турында мәгълүматны мәчет коймасына, йә бинасы диварына  нигә язып куймаска?

Мәҗлесләр, табыннар үткәрү — күптәнге йола ул

Әби-бабаларыбызның хөр­мә­­тенә оештырылган табын­нар халкыбызның матур тради­­цияләрен дәвам иттерү түгел­мени? Табыннарга йөрү — элек-электән килгән йола ул. Шәһәр җирлегендә табыннар теләсә кемгә эләкми. Таралып, таркалып яшәгәч, татарга анда эләгүләре ифрат та авыр. Бәлки, шуны истә тотып, “Туган тел” татар оешмасы Сабан туенда зур мәҗлес, бәйрәм табыны оештыра торгандыр да.

Быел Казан халыкара сер­вис институтында җирле кол­леджның бер төркем пешекче-педагоглары татар ашларын пешерү- әзерләү буенча махсус курслар үткәннәр. Димәк, киләсе Сабан туе табыннары тагын да матуррак, ризыклары тәмлерәк булуына өметләнергә урын бар.

Новокуйбышевскиның “Туган тел” оешмасына нибары биш яшь. Сабый бала яше бит бу. Шуңа да карамастан, абруе зурдан аның. Юкка гына Венера ханым “Туган тел” җәмгыяте исеменнән Новокуйбышевски шәһәре Думасына үзен депутатлыкка кандидат итеп күрсәтмәгәндер шул. Һәм, ниһаять, җиңү! Сайлаучыларның якынча җитмеш проценты аны яклап тавыш биргән. Мин зур җиңүе белән аны чын күңелдән котладым. Уңышларның иң зурысын теләп калдым аңа.

Ялгышмасам, Новокуйбы­шевски шәһәрендә, гомумән, бөтен өлкәбез тарихында, татар җәм­гыяте исеменнән депутатлыкка теркәлеп, җиңү яулау беренче тапкырдыр бу. Татарлар хакимияттән читләшеп яшәргә тиешмени? Әлбәттә, юк! Венера ханымның кечкенә генә татар оешмасыннан шәһәр Думасына үрмәләп менүе шатлыклы хәбәрләремнең иң шатлыклысы дияр идем мин. Башкаларга да әйтәсе килә: “Венераның уңы­шын күрегез, өйрәнегез”, — дип.

Җәмгыятькә яңа көчләр, булышчылар кирәк

Новокуйбышевскида татар хәрәкәтенең иң актив эшлеклесе кем икән, дип сорасагыз — Маһирә Харис кызы Әбдрәхимова ул. Мәчет ачылу белән ислам дине нигезләрен өйрәнә башлаган. Коръән-Кәримне дөрес уку буенча Ринат Ситдыйковтан дәресләр ала, намазга баса. Олы яшьтә Коръән сүрәләрен яттан өйрәнү кыен, әлбәттә. Ләкин Аллаһы Тәгалә мондыйларга ярдәмне биреп кенә тора. Тик шунысы күңелен борчый — Мәликә исемле оныкчыгы дин дәресләренә йөрүдән мәхрүм калган. Хәзер бигрәк тә күңелсез аңа. Мәчеттә укуларны дәвам иттерәсе килә. Балаларга ислам дине нигезләрен өйрәткән Наил хәзрәт, көтмәгәндә, Самарага китеп бара. Хәзер исә Новокуйбышевскида мәктәп яшен­дәге балалар белән беркем дә шөгыльләнми. “Наил хәзрәтнең татарчалап та, русчалап та ачык, аңлаешлы иттереп би­релгән дәресләре балаларның күңеленә бигрәк тә хуш килгән иде”, — дип сөйли Маһирә апа.

Самара өлкәсе Диния нә­зарәтенә мөрәҗәгать итәсем килә: “Талип хәзрәт, Новокуйбышевскида балаларга дин нигезләрен өйрәтү буенча оештыру эшләрен рәткә салып җибәрә алмассызмы икән?”

Балаларны дин юлына бас­тыру мәсьәләсе мәчет мәзине Мирсәед Әхмәт улы Мингалиевны да борчуга салган. “Мәчетебез матур, җылы, чис­та, тик менә татарны эзләп табуы кыен биредә. Мәктәп яшендәге балаларны якын-тирәдән җыеп, нигә, мәсәлән, дин дәресләре оештырып җи­бәр­мәскә? Әх­мәткәрим хәзрәт Миникаев зур мәчет төзеп бирде халыкка, тик бинаның көннәр, айлар, еллар буе буш торуы йөрәкне әрнетә”, — дип сөйли Мирсәед бабай.

…Моннан биш ел элек Новокуйбышевскида кеч­кенә генә “Туган тел” исемле йолдыз калкып чыккан иде. Йол­дызчыкның шифалы нурлары бар дөньяны үзгәртте дә куйды. Күпме кеше, татарсызлык чиреннән чыгып котыла алды, боларның кү­ңелләрендә яп-якты киләчәккә ышаныч уты кабынып китте.

“Туган тел”нең эшчәнле­гендә, әлбәттә, барсы да ал да гөл түгел. Моңа сәбәпләр дә бардыр. Мәсәлән, балаларга татар теле, дин дәресләрен яңа­дан торгызу мәсьәләсе хәл ителмәгән. Туктатылган дә­рес­ләрне яңадан оештырып җи­бәрәсе иде.

Шулай да Новокуйбышевски шәһәренең “Туган тел” татар милли-мәдәни җәмгыяте халык арасында җирле хакимият ха­кында зур эшләрне башкарып чыгарырга сәләтле булуын күр­­сәтә алды. “Туган тел”нең дөньяга яктылык сибүче ике аккошы бар. Беренчесе — Ринат Ситдыйков булса, икенчесе — Венера Ямалетдинова. Боларның абруйлары зурдан, димәк, “Туган тел” йолдызының тагын да яктырак янып китүенә ышаныч бар.

Новокуйбышевскидан чыгып киткәндә бу ике аккошның эшләре турында уйланып бардым. Таралып, таркалып яшәгән газиз балаларын, татарларын эзләп очулары бу! Алар безгә җим алып киләләр бит… Җим… Гади генә түгел ул! Татарны яшәтүче, бөтен бәлалардан сак­лап кала алучы сихри көчле җим бу!

Исхак АПАНАЕВ.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 2206

Один комментарий

  1. БЛЮДА (НА ФОТО) ОТОБРАЖАЮТСУШНОСТЬ ТАТАРСКОЙ КУЛЬТУРЫ