Тарих укытучылары яңа политрук булырмы? / В Госдуме просят правительство отменить «ЕГЭ для учителей истории»

iРусия мәгариф министрлыгы тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларына БДИ кертмәкче.

Русия мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларыннан Бердәм Дәүләт Имтиханы бирдерергә җыена. Русия Думасының мәгариф комитеты рәисе урынбасары Владимир Бурматов, бүген болай да укытучылар кәгазь боткасына батканга, үзенең бу имтиханга каршы икәнлеген белдереп вицу-премьер Ольга Голодецка мөрәҗәгать итте. Бурматов сүзләренчә, бу эшне оештыру ниндидер бер хосусый ширкәткә тапшырылырга мөмкин, инде тендор игълан ителгән. БДИның төбендә укытучыларның үз эшенең остасы булу-булмауны ачыклау ятачак, ди Бурматов.

Татарстанның мәгарифне үстерү институтындагы социаль һәм һуманитар фәннәр лабораториясенең өлкән методисты Илсөя Фокеева тарихчыларның инде болай да өч елга бер тапкыр аттестация үтеп торуларын һәм аның җитди сынауга караганда да катлаулырак икәнлеген белдерә. Аның өстенә хәзер тарихи-мәдәни стандартлар кертелгәнгә, укытучыларга әледән әле төрле семинарлар, укулар оештырыла.

«Безнең институтта узган ел Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан түгәрәк өстәл үтте. Анда университет һәм безнең институт галимнәре, укытучылар катнашты. Быел шушы ук темага багышланган семинар үтәчәк. Хәзер тарихны дәүләт стандартлары нигезендә укыта башлыйбыз. Шул уңайдан Мәскәүдән методистлар күп килә. Алар укытучыларга укытуга карата булган бүгенге карашларны җиткерә. Нинди дәреслекләр булачак һәм аларның калганнардан ничек аерылачагы турында да аңлаталар», ди Фокеева.

Русиядә елдан артык бердәм тарих дәреслеге язу өчен эшләр барды. Галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре аның милләтләрне бетерүдә чираттагы адым булачак, анда милли азчылыклар тарихына урын калмаячак, православ динен генә күтәрәчәкләр дип, бу проектка каршы булды. 2014 елның август ахырында әлеге дәреслекнең язылмаячагы, ә аның урынына тарихи-мәдәни стандартлар кертеләчәге игълан ителде.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Фокеева бүгенге көн белән чагыштырганда моннан 10-15 еллар элек тарих укытуны «ренессанс» чоры иде дип бәяли. «90 елларда республикада татары, русы, чуашы булсын, укытучылар туган як тарихы белән нык кызыксынып киткән иде. Татарстан тарихына сәгатьләр бирергә дә мөмкинлек булды. Хәзер исә, аерым сәгатьләр бирү бөтенләй мөмкин түгел», ди ул. Аның фикеренчә, хәзер Русия тарихы гына өстенлектә.

Фокеева хәзер укытканда өстән булган күрсәтмәдән читкә чыкмауларын әйтә. «Безнең караш алдагыча, аның турында укытучылар белән дә сөйләшәбез. Гомум тарих керә, аның сәгатьләре азрак. Ул нигез сыманрак булып тора. Аннары Русия тарихы керә, ә Татарстан тарихы исә, Русия тарихын белүгә нигезләнә. Бездә күрсәтмә шулайрак», ди Фокеева.

Галим Дамир Исхаков, БДИ кертелә калса, Советлар берлеге чорына кире кайту булачак һәм ике төрле фикерне балаларга төрле юллар белән җиткерүгә этәрәчәк, дип белдерә.

«Бу, чынлыкта, яңа әйбер түгел. Советлар чорында моңа ошаган әйберләр, дәрескә әзерләнгәндә төзегән конспектларыңны килеп тикшерүләр, дәрескә кереп тыңлап утырулар бар иде. Минемчә, бу шуның бер дәвамы гына. Бу имтихан кертелсә, тагын Советлар заманындагы кебек ике төрле фикерләүгә китерәчәк. Әгәр укытучыдан имтихан алып, аларның фикерләрен белә башласалар, укытучы моңа яраклашып, кирәк булган әйберне генә сөйләргә мөмкин. Әмма дәрестә башка әйберне дә сөйләргә була бит. Дәрестә булмаса балаларга тәнәфес вакытында сөйләргә мөмкин. Бу имтихан кертелә калса, көтелгән нәтиҗә бирмәячәк дип уйлыйм мин», ди Дамир Исхаков.

Тарихчы галим Фәйзелхак Ислаев та укытудагы бу үзгәрешләрне Сталинның эшен яңача дәвам итү буларак бәяли.

Фәйзелхак Ислаев
Фәйзелхак Ислаев

«Безнең илдә өйрәнгәннәр бит инде, барсы да контроль астында булырга тиеш, шул исәптән тарих дәреслеге дә. Мин боларны Сталинның эшен икенче формада гына дәвам итү дип уйлыйм. Элек КПСС тарихының кыска курсы язылган булса, хәзер менә тарихи-мәдәни стандартлар керә, барсын да бер калыпка салырга уйлыйлар. Моның төбендә чикләүләр һәм Русия тарихында булган иң мөһим вакыйгаларны дәүләт күзлегеннән генә чыгып дөрес итеп комментар бирдерү ята», ди Ислаев.

azatliq.org

* * *

Глава Рособрназдора Сергей Кравцов заявил, что в регионах РФ, где выпускники плохо сдали единый государственный экзамен по истории, проверят школьных учителей истории.

«Мы должны повышать уровень школьного исторического образования в регионах пристального внимания. Чтоб мы понимали ситуацию, нужно провести анализ уровня квалификации учителей истории. Мы планируем до конца этого года такой мониторинг в ряде субъектов РФ провести», — цитирует Сергея Кравцова РИА «Новости».

Руководитель добавил, что этот мониторинг будет неперсонифицированным, чтобы в отношении учителей не принимались административные решения, а для понимания ситуации и выработки плана повышения квалификации учителей и улучшения системы педагогического образования.

Сергей Кравцов также пообещал рассмотреть предложение главы РИО Сергея Нарышкина о введении истории в перечень обязательных предметов для сдачи ЕГЭ выпускниками школ. Сейчас для получения школьного аттестата они должны сдать только математику и русский язык. По словам руководителя надзорного ведомства, технологически эта задача может быть реализована, но необходимо проанализировать, когда такой экзамен может быть введен, будет ли он базового или профильного уровня и другие аспекты.

Однако сомнительный «ЕГЭ для учителей» может и не состояться. Во всяком случае, депутатский запрос вице-премьеру Ольге Голодец с предложением отменить тендер на 6 млн рублей, которые подведомственная Минобрнауки структура планирует потратить на организацию «ЕГЭ для учителей» был направлен первым зампредседателем комитета Госдумы по образованию Владимиром Бурматовым.

Парламентарий выражает недоумение и возмущение тем, что учителя, которые и без того загружены школьной бюрократией, из-за которой не могут качественно готовиться к урокам, должны будут проходить дополнительную процедуру тестирования.

Мало того, что тендер на шесть миллионов планируется отдать частной компании — в условиях конкурса прямо указано, что исполнителем должен быть «субъект малого предпринимательств», так еще и не понятно, какие для этого экзамена есть правовые основания.

Бурматов уверен, что аттестация, которую учителя проходят регулярно, позволяет должным образом оценивать их квалификацию.

Именно поэтому Бурматов считает, что данный сомнительный тендер необходимо отменить и не подвергать учителей этой, мягко говоря, неоднозначной процедуре.

Просмотров: 944

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>