Ярмәклеләр Корбан ашлары уздырды

ярмэк3Камышлы районы Иске Ярмәк авылы мәчете каршындагы якшәмбе мәктәп-мәдрәсә бинасында өч көн рәттән авыл халкы тарафыннан махсус бирелгән 12 корбан сарыгыннан һәм башка матди ярдәмнәр белән сигез мәҗлес уздырылды. Аларда Похвистнево, Камышлы, Исаклы районнары имамнары, мәктәп балалары, укытучылар, социаль хезмәткәрләр, авыл халкы  - барлыгы 400 якын кеше катнашты, дип хәбәр итә Иске Ярмәк авылы мәчете имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим

Бу табыннарда укылган Коръән сүрәләре, догалар кунакларның күңеленә илһам һәм җаннарына иман ныклыгы өстәгәннәрдер, дип өметләнеп калабыз. Авыл халкының бергә җыелып бәйрәм итүе дә – күркәм күренеш, якташлык тойгыларын көчәйтә торган вакыйга, әлбәттә.

ярмэк ярмэк2

samtatnews.ru

Просмотров: 1867

2 комментариев

  1. Ярмэк авылыннан бездэ киленнэр Рахилэ апа 83 яшь хэм Венера апа 66 яшь. Чирмешэн районы

  2. Безен халык ящясен