Автобус йөртүче дә кәефне күтәрә ала

водитель26 октябрь – Автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне

Шәһәр иртә уяна: картлар намаз укырга җыенып йөргән арада балалары эшкә, ә оныклары мәктәпкә җыена. Җылы өйдән чыгып, автобус тукталышына килеп баскан кеше әледән-әле сәгатенә күз сала: аның автобусы графиктан чыкмаган микән? Эшенә соңгармас микән? Юк, чыкмаган, әнә 37нче маршрут автобусы салмак кына тукталыш янына килеп басты. Кабинадан күптәнге танышым Исламнур Гайфулла улы ХАММАТШИН баш кагып исәнләшә.  Чиста тәрәзәләре аша көр елмаючы авылдашым белән горурланам мин. Аның үз эшен чын күңеленнән яратуын да, пассажирларыннан иртәрәк уянып эшкә китүен дә, икенче сменада эшләгәндә төн уртасында гына кайтып керүен дә яхшы беләм.

- Мин иртәнге сәгать дүрт­тә уянам, — дип сөйли Исламнур абый. — Машинамның майланган, җайланган булуын тикшереп карамыйча, юлга чыкмыйм. Тормозлары нык тотсын, ишекләре ачылып-ябылулы булсын, салон пассажирларны чисталык белән каршы алсын өчен, үзеңә барысын да тикшереп, шөрепләрен ныгытып, ялтырамаган җирен сөртеп торырга кирәк. Миңа да, гаражыбызның медицина хезмәткәре тикшермичә, рейс­ка чыгарга рөхсәт ит­миләр.  Машинам төзек, үзем исән-имин булуыбыз ачык­лангач кына, диспетчер юл кәгазе тоттыра…

Исламнур абый 45 ел инде руль артында. Башта ул йөк машинасында төзү материаллары ташыган, аннары автобус паркына эшкә килгән. Ул биредә 18 ел инде автобус йөртүче булып эшли. Читтән карап торган кешегә бу эш җиңел булып күренсә дә, ул бик җаваплы. Һәр көнне йөзләгән кеше гомерен үз өстеңә алып юлга чыгу, маршрутта очраган бәла-казаларны үтеп, һәр тукталышка вакытында төгәл килеп туктау, үзеңә тапшырылган автобусның төзеклеген кайгыртып тору үтә дә кыен эш. Россия Федерациясенең икенче һәм өченче дәрәҗә “За безаварийную работу” күкрәк билгеләре, күпсанлы Мактау кәгазьләре белән бү­ләкләнгән Исламнур Хамматшинны күпләргә үрнәк итеп күрсәтәләр.

- Үз эшемне яратам мин. Кешеләр белән аралашып яшәү, аларга файдалы булу миңа канәгатьлек хисе өсти — дип сөйли Исламнур Гайфулла улы. Аның шушы эш сөючәнлеге улы Илнурга да күчкән. Ул да Самараның Үзәк автовокзалында автобус йөртүче булып эшли, ерак рейсларга йөри. Ә менә кызлары Лилия белән Гөлия әниләре Илһамия апага охшаганнар. Аның кебек үк хуҗалыклы, ачык йөзлеләр. Хамматшиннарның өч баласы да инде күптән үз гаиләләре белән яши, ләкин әти-әниләрен онытмыйлар, һәр­даим хәлләрен белешеп, кунакка йөрешеп  торалар.

Исламнур абый Хамматшин үзе дә — бик аралашучан, ярдәмчел кеше. Аны туган авылы Камышлы районының Яңа Ярмәктә дә көтеп алалар. “Исламнур туган җанлы кеше ул. Олыны — олы, кечене кече итә белә. Кайткан саен туганнарының гына түгел, күрше-күләннең да хәлен белеп чыга, кирәк булса, ярдәм итәргә алына”, — диләр авылдашлары.

Авыл җирендә үскәнгә­дерме, Исламнур абый туган як табигатенә, татар моңына гашыйк. Җәйге матур кичләрдә ул гармунын алып урамга чыкса, авыл моңга күмелә. Шунысы кызык, аның автобусының салонында да еш кына татар җырлары яңгырый.

- Безнең көйләр бик моңлы, бик матур бит. Тыңласыннар әйдә! — дип, елмая Исламнур абый. Ә пассажирлар каршы түгел. Магнитофоннан агылган ягымлы татар җырлары,  берничә тукталышка гына булса да, аларны шау-шулы шәһәр урамнарыннан хыял дөньясына алып китә. Димәк, автобус йөр­түче дә пассажирларга яхшы кәеф бүләк итә ала.

- Тәҗрибәле машина йөр­түче буларак юл хәрәкә­тендә катнашучыларга нинди теләк теләр идегез? — дигән сорауга ул бик җитди җавап бирде:

- Дикъкатьле булырга киңәш итәр идем. Ма­ши­на йөртүчеләр генә түгел, җәяүлеләр дә юл кагый­дәләренә буйсынмыйлар, шуңа да еш кына  бәхетсезлекләр булып тора. Мин нәни бала җитәкләгән ата-аналарның ярамаган урында юл чыгуларына көн саен шаһитмын. Балаларына нинди үрнәк күр­сәтәләр алар? Бу бала үсә төшкәч: “Әни белән һәрвакыт шуннан йөри идек”, — дип, ике дә уйламыйча куркыныч юлга аяк басачак бит!

Пассажирлар, җәяүлеләр, автомобиль йөртүчеләр — барыбыз да юл хәрәкәтендә катнашучылар бит без һәм иминлегебез — үз кулыбызда. Юл хаталарны кичерми, шул турыда онытмасак иде, — ди Исламнур Хамматшин.

“Бердәмлек” газетасы аша Исламнур абыйны да, өлкә­безнең бөтен машина йөр­түчеләрен дә профессиональ бәйрәмнәре белән котлап, корычтай исәнлек, шома юллар һәм гел кояшлы һава шартлары теләп калабыз.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1214

Комментирование запрещено