Мәдрәсәдә корбан ашы

галиГали авылы мәдрәсәсендә Өлкәннәр көненә багышлап инде икенче ел Корбан ашлары уздырыла. Быел  әлеге мәҗлесне авылдашыбыз Зәйтүнә Гыйльфанова, аның кызы Лилия һәм кияве Илфат Гарифуллиннар үткәрделәр. Мәдрәсәдән дә бер корбан өстәлеп, 3 корбан табынын бергә үткәрергә насыйп булды.

Мәҗлесне Урта мәчет имамы Наил хәзрәт Курмаев Коръән сурәләре белән башлап җибәрде һәм изге теләкләрен теләп дога кылды. Ул укыган эчтәлекле вәгазьләрне дә кунак¬лар бик кызыксынып тыңлады. Наил хәзрәт мәдрәсәдә укулар башлануын искә төшереп, дин белеме алырга чакырды. Шулай ук читтән килеп укыган  шәкертләргә бирелгән садакалар өчен имамыбыз авыл халкына рәхмәтләрен белдерде.

Район вәкиле Николай Львов һәм Похвистнево районы башлыгы Юрий Рябов та котлау сүзләрен әйтеп, галилеләрнең уңганлыкларына соклануларын белдерделәр.

Гали авылы мәктәбе укытучысы Кәүсәр Шәйхетдинова балаларны туган телләрен онытмаска, һәр җир¬дә ана телендә сөйләшергә өндәде. Балалар урамда да, мәктәптә дә үзара рус телендә аралашалар, ә кайбер ата-аналар балаларын укырга күрше чуваш Рысай авылы мәктәбенә бирәләр икән. “Бу бик күңелсез. Балаларыбызны тәрбияләүгә нинди өлеш кертәбез, уйлап карагыз”, — диде Кәүсәр ханым.

Фәһимә Зарипова: “Бакчаларны, йорт-җирләрне тәртиптә тотыйк, авылыбызны чәчәккә күмик”, — дип, матур йортларны мисалга китерде һәм аларның хуҗаларын район күләмендә уздырылып килә торган “У нас во дворе” конкурсында катнашырга чакырды.

Табын узгач, Хәтимә әби бу мәҗлесне уздыручыларга, социаль хезмәткәрләргә, пешекчеләргә атап дога кылды. Без дә аларга  Аллаһы Тәгаләнең иң олы рәхмәтләренә ирешүләрен, чалган корбаннары кабул булып, ике дөньяның рәхәте насыйп булуын теләдек.

Саимә МОРЗАҺАНОВА.

Гали авылы, Похвистнево районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1485

Комментирование запрещено