Эшләгәнең — кешегә, өйрәнгәнең – үзеңә / Убрался у себя — предложи соседям

субботник

Радик ГАЗИЗОВ, Вадим КОРОБОВ һәм Линар САБИРОВ .

Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә шимбә өмәләре елына ике тапкыр – язын һәм көзен үткәрелә. Үткән шимбәдә анда чираттагы көзге өмә уздырылды

Иртәнге сәгать тугызларда мәктәп тирәсе гөр килә иде инде. Башлангыч сыйныф укучыларының ата-аналары, өлкән сыйныф укучылары һәм мәчет волонтерлары, көрәк-тырмалар белән коралланып, мәктәп йорты, якындагы балалар бакчасы һәм йортлар тирәләрен яфраклардан һәм чүп-чардан чистартуга керешкәннәр.

Әнә дүртенче сыйныф укучысы Үмәр Кочикаевның әтисе Салават зур-зур яфрак өемнәре ясап куйган. Аңардан ерак та түгел Шамил Әбдерәхимов, Илдар Дубин, читтәрәк Гөлнара Макарова һәм Лилия Хөсәенова эшлиләр. “Егетләр, сез шимбә өмәләренә еш йөрисезме, әллә бу беренче тапкыр гына килүегезме?” — дигән соравым урынсыз яңгырады кебек.

- Балаларыбыз “Яктылык”та укый башлаганнан бирле өмәгә килмичә калганыбыз юк, — диештеләр.

- Нишләп соң әле үзегез генә тырмалыйсыз, ник бу йортта яшәүчеләр өмәгә чыкмаган?

- Иртәдер әле, йоклыйлар! — дип көлешеп алдылар өмәчеләр һәм кабат тырмаларына ябыштылар.  Ә мин эзлекле рәвештә һәр төркем янында туктап, шушы йортта яшәүче өмәчеләрне эзләдем. Озак эзләргә туры килде. Аптырагач, узып баручы олы яшьтәге бер ападан сораша башладым:

- Апа, сезнең йортны кем ел саен тәртипкә китереп тора, беләсезме?

- Белмим. Махсус кешеләр килеп эшлидер!

- Юк, бу бит яныгыздагы мәктәп балалары һәм аларның ата-аналары йортыгызны тәр¬типкә китереп тора.

- Алай икән, белми идем әле.

- Ә үзегез өмәгә чыкканыгыз бармы соң?

- Нишләп йөрим мин анда, әнә, миннән башка да җитәрлек бит, — дип, апа битараф кыяфәт белән китеп барды.

Шулай да, биредә яшәүчеләр арасында да актив позициядә торучылар бар икән әле. Әнә, мәктәпкә арты белән баскан өйнең беренче катында яшәүче Ольга Стрельникова шимбә өмәләрен көтеп тә тормый, даими рәвештә үз тәрәзәләре каршындагы газонны чистарта, чәчәкләр утырта, куакларны кисеп тора. Аның олырак яшьтәге күршесе дә шундый ук тырыш, әмма бик тыйнак хатын булып чыкты (фотога төшәргә дә, исемен әйтергә дә теләмәде). Алар мәктәп балаларының йортны җыештырып торуларына канәгатьлек белдерсәләр, мәктәпкә янкорма өстәп салганда асфальт юлның җимерелүенә ризасызлык белдерделәр.

Субботник 007

Гөлнара МАКАРОВА һәм Лилия ХӨСӘЕНОВА.

Эш беткәч, өмәчеләр  Дилшат Охунов һәм Ибраһим Аслан пешергән пылауны ашап, гәпләшә-гәпләшә чәй эчтеләр. Күмәк эш халыкны дуслаштыра, туганнарыңа һәм күршеләреңә ярдәмле булырга өйрәтә, балаларга үрнәк булып тора. Эшләгәнең кешегә булса, өйрәнгәнең — үзеңә бит.

 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Автор фотосурәтләре.

«Бердәмлек».

* * *

В минувшие выходные в самарской школе «Яктылык» состоялся традиционный осенний субботник. Уборки такого масштаба — не только своего двора, но и территории близлежащих домов — здесь проводят весной и осенью уже много лет.

Активное участие в субботнике приняли не только учащиеся, учителя и родители школы «Як­тылык», но и выпускники, во­лонтеры Духовного управления мусульман Самарской области, депутаты Самарской городской думы Минахмет Халиуллов и Вячеслав Гришин, предста­вители администрации Советс­кого района.

Школьный двор всегда чист и ухожен, но на субботнике всем было чем заняться: перекопали газоны перед зимой, собрали опавшие листья, распилили вы­корчеванные старые деревья.

«Убрался у себя — предложи по­мощь соседям!» — с таким лозун­гом ребята и взрослые пошли в соседние дворы. Жители сосед­них домов уже знают учащихся школы хорошо и с благодарнос­тью приняли помощь в облаго­раживании своих дворов.

В школе уверены, что благо­даря таким субботникам воз­рождаются добрые традиции общения соседей, поддержива­ется представление о соседнем дворе как о продолжении свое­го. Старшие на своем примере учат детей уважать место, в котором они учатся и живут, знать и интересоваться не толь­ко собой, но и жизнью соседей. «Если каждый житель Самары будет знать, что в том числе его трудом двор, улица, город уби­рается, то он будет больше его ценить. И, как минимум, не со­рить», — уверены в школе.

После трудового дня все вновь собрались на школьном дворе поесть ароматный плов, приго­товленный в большом казане. Потрудившись на славу, можно и отдохнуть, пообщаться за чаш­кой чая из огромного школьного медного самовара.

 

Просмотров: 1185

Комментирование запрещено