Фарид Мухаметшин посетил обновленную студию «ТНВ» в Москве / Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә яңартылган «ТНВ» студиясендә булды

tnvМирное сосуществование разных национальностей – гарант государственной безопасности России. Об этом заявил сегодня в Москве в интервью каналу «ТНВ» Председатель Госсовета Татарстана Фарид Мухаметшин.

Спикер Госсовета РТ в течение двух дней с рабочей поездкой находится в федеральной столице, где провел ряд деловых встреч в Совете Федерации. Также Ф.Мухаметшин посетил новую студию канала «ТНВ» и представительства Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям в Москве.

Напомним, в середине октября первым гостем обновленных помещений медийной структуры стал Президент РТ Рустам Минниханов.

Фарид Мухаметшин поздравил журналистов с новосельем, вручив директору филиала «ТНВ» и представителю «Татмедиа» Дине Газалиевой памятный сувенир.

После осмотра помещений спикер татарстанского парламента отметил важность обеспечения республиканских журналистов хорошими условиями работы и пообещал стать частым гостем студии «ТНВ» в Москве.

Сегодня же Фарид Мухаметшин ответил на вопросы журналистов, связанные со стратегией государственной национальной политики РФ. По мнению спикера Госсовета РТ, опыт Татарстана по мирному сосуществованию разных народов на территории республики очень ценен и нуждается в тиражировании. Также, по мнению Ф.Мухаметшина, должна возрасти роль общественных организаций. В частности, Ассамблеи народов России.

* * *

Төрле милләтләрнең дус яшәве — Россия дәүләт иминлеге нигезе. Бу хакта Мәскәүдә «ТНВ» каналына биргән интервьюда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде.

ТР Дәүләт Советы спикеры ике көн дәвамында эш сәфәре белән федераль башкалада булды, анда Федерация Советында очрашулар үткәрде. Шулай ук Ф.Мөхәммәтшин  «ТНВ» каналының яңартылган студиясендә һәм Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Мәскәүдәге вәкиллегендә дә булды.

Искәртеп узабыз: октябрь уртасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та  «ТНВ» каналының  яңартылган студиясендә булган иде.

Фәрит Мөхәммәтшин  журалистларны өй туе белән котлады, «ТНВ» филиалы директоры һәм «Татмедиа» вәкиле Динә Газалиевага истәлекле бүләк тапшырды. Бина белән танышып чыкканнан соң, Татарстан парламенты спикеры республика журналистларын яхшы эш шартлары белән тәэмин итүнең мөһимлеген ассызыклады һәм Мәскәүдәге «ТНВ» студиясендә кунакта еш булырга ышандырды. Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин журналистларның РФ дәүләт милли сәясәте стратегиясенә бәйле сорауларына да җавап бирде. ТР Дәүләт Советы спикеры фикеренчә, Татарстан Республикасы территориясендә төрле милләтләрнең дус яшәве тәҗрибәсе бик әһәмиятле һәм аны өйрәнергә кирәк. Шулай ук, Ф.Мөхәммәтшин фикеренчә, иҗтимагый оешмаларның роле үсәргә тиеш. Аерым алганда, Россия халыклары ассамблеясының.

Татар-информ

Просмотров: 1211

Комментирование запрещено