Илдар Гыйльметдинов: Яшь буынның күпчелеге татар телен аңламый / Фарид Мухаметшин: «Гармонизация межэтнических отношений – это не только песни и пляски»

cf5c8fdb3bdd1b0f92403c5f197f98ce_MКазанда Россия төбәкләрендә милләтара мөнәсәбәтләрне җайга салуда милли-мәдәни мохтариятләрнең роле һәм тоткан урыны турында сөйләшәләр. Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан оештырылган өч көнлек конференциянең максаты – Россия төбәкләрендәге милли-мәдәни мохтариятләрнең эшчәнлеген камилләштерү һәм нәтиҗәлелеген арттыру.

27-29 октябрь көннәрендә уза торган форумда төбәкләрдәге җирле татар милли-мәдәни мохтариятләрнең җитәкчеләре, яшьләр активы, Дуслык йортлары һәм Татар мәдәни үзәкләре директорлары, фәнни җәмәгатьчелек, Россия төбәкләрендә һәм Татарстанда милли-мәдәни мохтариятләр эшчәнлеген күзәтүче дәүләт органнары вәкилләре катнаша.

Җыенның программасы вакыйгаларга бай. Казан кунакларына тарихи башкала буенча экскурсиягә чыгарга, мәдәни һәм спорт чараларын тамаша кылырга да мөмкинлек тудырылган. Конференциянең бүген, 28 октябрьдә Халыклар дуслыгы йортында үтәчәк пленар утырышында ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин да чыгыш ясар дип көтелә. Бу көнне секция утырышларында күпмилләтле Россия халкының рухи-әхлакый ихтыяҗларын канәгатьләндерүдә милли-мәдәни мохтариятләрнең роле, милли-мәдәни мохтариятләрнең эчке төзелеш структурасы, хакимият белән мөнәсәбәтләре, тарихи Ватаннан читтә гомер кичергән милләттәшләргә ярдәм итү юллары, Россия буенча сибелеп яшәүче татарлар арасында туган телне һәм милли мәдәниятне саклауда килеп туган проблемалар турында сөйләшәчәкләр.

Россиянең Дәүләт Думасы депутаты, Россия Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр Советы әгъзасы, Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә, 4 ноябрь – Россиядә халыклар бердәмлеге көне алдыннан уздырылган әлеге конференциягә әзерлек ел дәвамында алып барылган.

– Күпмилләтле Россиядә халыклар үзара дус-тату яшәсен өчен аларның һәркайсының мәнфәгатен бер дәрәҗәдә кайгыртырга кирәк. Милли-мәдәни мохтариятләр милләтнең традицияләрен, ана телен саклауга зур өлеш кертә. Бүгенге көндә Россиядә иң зур һәм колачлы федераль милли-мәдәни мохтарият – татарларда. Без, иҗтимагый оешма буларак, турыдан-туры дәүләттән финансланмасак та, милли тормышны җанландыру һәм милли-мәдәни проектларыбызны тормышка ашыру өчен химаячеләрне генә җәлеп итәргә түгел, ә дәүләт белән мөнәсәбәтләр корырга да өйрәндек. Ничек кенә булмасын, әмма без дәүләт ярдәменнән башка эшчәнлек алып бара алмас идек. Дәүләт иҗтимагый оешмаларга үз проектларын тормышка ашыру өчен төрле грантлардан файдаланырга мөмкинлек бирә. Алар күп, мәсәлән, Татарстанның Мәдәният министрлыгы икенче ел рәттән милли-мәдәни җәмгыятьләргә 5 миллион сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтә. Узган ел шулай 30 оешма үз проектларын финанслады. Быел да шул кадәр. Киләсе елга бу грантларны төбәкләрдә татар телен саклауга юнәлдерелгән проектларга юлларга исәп бар, чөнки хәзерге вакытта иң кискен мәсьәлә – телне өйрәнү. Кызганычка, яшь буынның күпчелеге татар телендә сөйләшү генә түгел, хәтта аны аңламый да. Менә шушы һәм башка тәҗрибәләрне без башка милләтләрнең милли-мәдәни мохтариятләре белән уртаклашырга телибез. Конференциядә Россиянең әзербәйҗан, яһүд, немец һәм башка милли мохтариятләре вәкилләре катнаша. Моннан тыш, Россиянең төрле төбәкләрендә милли-мәдәни мәсьәләләр буенча җаваплы түрәләрне дә чакырдык. Милләтара низагларның асылына төшсәң, алар теге яки бу милләт бер-берсен сөймәгәннән барлыкка килми. Асылда, мондый аңлашылмаучанлыклар һәр милләтнең көнүзәк мәсьәләләрен чишүгә бертигез дәрәҗәдә игътибар бирергә тиешле җирле үзидарә җитәкчеләренең эшләрен җиренә җиткереп башкармавыннан, ягъни законнарны үтәмәүдән барлыкка килә. Без, гомумән, җирле үзидарә вәкилләре өчен милләтара мөнәсәбәтләр буенча укыту оештырылырга тиеш дигән фикердә торабыз. Һәм бу дәүләт программасы рәвешендә тормышка ашырылырга тиеш, – дип сөйли Илдар Гыйльметдинов.

Конференциянең нәтиҗәсе буларак, Россиянең барлык дәүләт структураларына җиткереләчәк резолюция кабул ителәчәк. Илдар Гыйльметдинов ул резолюциядә теркәләчәк кайбер проблемаларны билгели:

– 4 ноябрь – дәүләт бәйрәме көне буларак игълан ителсә дә, аның мәгънәви ягы һаман да бик сай. Аны Россиядә милләтләр бердәмлеген чагылдырган көн буларак бәйрәм итү кирәк. Конференция утырышларында катнашучылар әзерләгән резолюциядә шул хакта да тәкъдимнәр булачак, – дип хәбәр итә ул.

Россия күләмендә күтәрергә ниятләнгән икенче мөһим мәсьәлә федераль телеканалларга кагыла. Илдар Гыйльметдинов бу тема тиздән Россия Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр Советы утырышында да каралачагын искәртә.

– Заманында ОРТ федераль телеканалы оештырылганда, аның Россия төбәкләрендә яшәүче халыкларның милли-мәдәни тормышын чагылдыру максатын күздә тотып эшләячәге турында әйтелгән иде. Әмма чынлыкта төбәкләр мәгълүмат кырыннан читтә калды. Бүген федераль каналларда төрле милләтләргә кагылышлы тапшырулар күбрәк ниндидер туристик темаларга гына кайтып кала. Вәзгыятьне үзгәртергә вакыт, без, ниһаять, проблеманы Россия Президенты алдында күтәрергә җыенабыз. Чөнки бүген бөтен мәгълүмат телеэкраннардан агылганда, безнең яшьләребез үз милләтенең традицияләрен дә, башка милләтләрнең гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турында да бернәрсә белми кала,  – дип ассызыклый Илдар Гыйльметдинов.

intertat.ru

* * *

Вопросы гармонизации межэтнических отношений – это не только организация культурно-массовых мероприятий. Это очень глубокие процессы, которые требуют взвешенной и детальной государственной политики на всей территории России. Об этом сегодня в Доме дружбы народов РТ заявил председатель Госсовета РТ Фарид Мухаметшин.

«Желание многих противоборствующих с нами стран вбить клин в мир и согласие между народами, противопоставить один народ другому – эти вопросы заслуживают того, чтобы на федеральном уровне ими занимались более четко и персонифицировано», – сказал Мухаметшин, отметив, что гармонизации межэтнических отношений стали уделять должное внимание на федеральном уровне.

Работу по гармонизации межэтнических отношений осложняют «потеря времени, кадровая чехарда, опять поиск финансирования и кадров, специализирующихся на этих проблемах», считает Мухаметшин.

«Но уверен, что в министерстве культуры заинтересованно будут заниматься этими вопросами. Это не только песни и пляски, это не только театральная деятельность. Это очень глубокие процессы, которые требуют специалистов, которые могли бы проводить эту государственную политику на всей территории нашей страны», – сказал глава Госсовета РТ.

С 27 по 29 октября в Доме дружбы народов Татарстана проходит конференция на тему «Роль и место национально-культурной автономии в гармонизации межэтнических отношений в регионах России». В ней принимают участие около 150 человек – руководители федеральных национально-культурных автономий (НКА) народов России, руководители региональных татарских НКА, молодежный актив НКА, директора домов дружбы народов и др. Сегодня на конференции также выступил министр культуры РТ Айрат Сибагатуллин.

business-gazeta.ru

Просмотров: 1197

Комментирование запрещено