«Ике артист»: как поющий Фарид Мухаметшин вдохновил Римзиля Валеева / «Ике артист» тамашасы тулы зал җыйды

 Гульназ Сафарова и Искандер Хайруллин

Гульназ Сафарова и Искандер Хайруллин

Накануне в Казане состоялось музыкальное шоу «Ике артист» («Два артиста»), премьера которого случилась в прошлом году. В этот вечер татарские эстрадные исполнители пели свои песни с медийными личностями из разных сфер деятельности — дилетантами в вокальном деле. Своего рода аналог музыкальной телепередачи «Две звезды», которая выходит на Первом канале. Правда, там исполнители поют вживую, а наши дуэты выступали в основном под фонограмму. 

«НЕЛЬЗЯ РАЗБОГАТЕТЬ, БУДУЧИ ПЕВЦОМ, ЕСЛИ У ТЕБЯ НЕТ БОГАТОГО ПОКРОВИТЕЛЯ»

За полчаса до начала мероприятия на улице и в фойе «УНИКСа» собралось немалое количество людей. Аудитория была довольно разношерстной и по возрасту, и по социальному статусу. Здесь можно было встретить солидных мужчин, теребящих в руках ключи от Mercedes и BMW, девушек в вечерних нарядах, а рядом с ними классических татарских бабушек в белых шалях.

К заявленным 17:00, времени начала шоу, основная масса зрителей уже заняла свои места в зале, который, к слову сказать, был практически полон. Так что концерт стартовал без опоздания, а тех, кто не отличался пункутальностью, бдительные контролеры не пропускали в зал до тех пор, пока не закончится первое выступление от Мунира Рахмаева. Именно этот молодой певец открывал вчерашний музыкальный вечер. Однако несмотря на энергичное выступление, публика отреагировала на него довольно вяло. По всей видимости, заданные в начале концерта энергетические импульсы ведущих еще не дошли до зрителя.

После сольного выступления к Рахмаеву присоединилась телеведущая канала ТНВ Гелюса Исмагилова, которая давно увлекается пением. Вместе они исполнили композицию «Мин бит соям сине генэ» («Я ведь люблю только тебя»). Держалась теледива на сцене несколько неуверенно, то и дело поглядывая на партнера.

 

 

Затем на сцену вышли певица Ильсия Бадретдинова и прима театра им. Камала Люция Хамитова. Пожалуй, это было одно из самых убедительных выступлений вечера. Главная бунтарка татарской музыкальной сцены и народная артистка РТ исполнили проникновенную песню «Нигэ, эни?» («Почему, мама?»). Увы, и на нее зал отреагировал довольно спокойно. После дуэтного выступления Бадретдинова, известная своими смелыми песнями, исполнила одну из самых известных своих композиций «Булмый инде булмагач» («Не будет, раз нет»). Куплет песни «Жырчы гына баеп булмый, зур абзыен булмагач» («Нельзя разбоготеть, будучи певцом, если у тебя нет покровителя») звучал как шпилька. Возможно, эта композиция была подобрана для выступления неслучайно.

Дуэт поп-звезды Айдара Галимова и самой известной татарстанской телеведущей Айгуль Мирзаяновой ждали многие. Вместе они исполнили заменитую композицию певца «Син минен жанымнын яртысы» («Ты моя вторая половинка»). Экс-лицо канала «Эфир», а ныне PR-директор Nefis Group ответственно подошла к своему выступлению. Специально для него она брала уроки вокала, посетила несколько занятий татарского языка и даже продумала свой сценический образ со стилистом, об этом сама Мирзаянова накануне мероприятия рассказала в интервью«БИЗНЕС Online».

 «ЧУДОВИЩЕ И КРАСАВИЦА»

Второе отделение открывал дуэт ведущих этого вечера — теле- и радиоведущей, журналистки Гульназ Сафаровой и актера театра им. Камала Искандера Хайруллина. «Я так волновалась, что у меня тряслись ноги, поэтому я даже туфли не надела», — поделилась впечатлениями после выступления ведущая. В беседе с корреспондентом «БИЗНЕС Oline» она призналась, что пела впервые в жизни. «Понятия не имею, как я на это согласилась, но все это ради дела», — добавила она. Не обошелся этот вечер и без выступления таких мэтров татарской эстрады, как Хамдуна Тимергалиева, которая в прошлом году на «Татар жыры» получила статуэтку «Алтын барс» в номинации «Легенда татарской сцены». Сначала она спела одна и, конечно, же вживую. А потом дуэтом с Рахмаевым. Молодого певца Тимергалиева иногда в шутку представляет как своего новоиспеченного жениха. Их дуэтная песня «Бер яшьлектэ» («В одной молодости») может стать излюбленным номером зрителей.

Индива и Габдрахим

Вообще второй акт концерта оказался динамичнее первого. И это подтвердило не только зажигательное выступление дуэта Рахмаев — Тимергалиева, но и выступление молодой певицы под псевдонимом Индива и ведущего радио «Курай» Габдрахима. Они поразили своим выступлением всех присутствующих. Сначала девушка вышла на сцену одна и вызвала неподдельный интерес к себе. Руки некоторых мужчин инстинктивно потянулись к телефонам, дабы сфотографировать барышню. Одетая в довольно короткое платье с пышной розовой юбкой, поющая голосом мультипликационных героев аниме — японских мультиков, у большинства присутствующих она вызвала недоумение и удивление. Старшее поколение наблюдало за выступлением Индивы весьма холодно, у кого-то во взгляде читалось негодование, а молодежь хихикала и перешептывалась между собой, глядя на певицу, жеманно двигавшуюся на сцене. Закончив петь, Индива сняла туфли и отставила их в сторону.

Ведущие шоу описали ее как специфичную певицу и добавили, что они долго думали, кого же предложить ей в дуэт. После долгих раздумий решение было найдено — ведущий радиостанции «Курай» Габдрахим. После того, как публика услышала его имя, зал разразился аплодисментами. Радиоведущий не заставил себя долго ждать и вышел на сцену. Его партнерша Индива то ли от неожиданности, то ли от радости некоторое время продолжала выступление босиком на цыпочках, с туфлями в руках. Кстати, сценический образ ведущего был не менее эпатажен — кожаные штаны, толстовка с натянутым на голову капюшоном, темные очки. Все это придавало их дуэту чудаковатый вид. А танцевальные движения, которые они демонстрировали во время выступления, окончательно придали номеру статус клоунады. Под конец номера радиоведущий, закинув певицу на плечо, унес ее со сцены. Но как бы то ни было, выйдя на поклон, Габдрахим собрал самое большое количество букетов за весь вечер, публика была к нему явно неравнодушна. «Красавица и чудовище», — окрестил их дуэт ведущий вечера Хайруллин, возможно, вспомнив и свою роль короля Ричарда в недавней премьере Камаловского театра по Шекспиру. «Чудовище и красавица», — поправил его Габдрахим.

В этот вечер свое амплуа сменил и известный журналист, публицист и популярный блогер нашей газеты Римзиль Валеев. Он выступил в дуэте с певицей Эльмирой Сулеймановой.

 

Перед началом концерта Валеев поведал корреспонденту «БИЗНЕС Online», что одна из причин, по которой он согласился на участие в концерте, — это пение председателя Госсовета РТ Фарида Мухаметшина. «Я вспомнил, как Фарид Мухаметшин однажды спел песню с Айгуль Бареевой, и подумал, а почему бы не согласиться, — рассказал Валеев. — Затем Гульназ Сафарова предложила мне дуэт с Эльмирой Сулеймановой, а вот песню я выбрал сам. Она очень грустная. Тема расставаний, разводов, смерти, любви». По словам Валеева, он два месяца в машине слушал репертуар певицы и пел сам. Специально для этого Валеев снял социальный клип, который показывали на экране во время выступления дуэта.

В общем, шоу вновь собрало большое количество зрителей. Сами участники развлеклись на славу, хотя над самим целеполаганием этого воскресного мероприятия организаторам еще работать и работать…

«БИЗНЕС Online»

* * *

26 октябрь Казанда «Ике артист» шоу-проекты узды. Кемнәрдер бу тамашага сәнгать ягыннан карап тәнкыйтьләргә ашыкса, икенчеләре аның шоу, мәзәк өчен генә уздырылуын белә иде.

Бүген концерт-тамашаларның уңышлы үтү күрсәткече ул — концерт залында буш урыннар булмау. Барс Медиа ширкәте соңгы елларда «Солянка», «Зур концерт»ларына меңләгән халыкны җәлеп итә алды, Уникс залында икенче тапкыр оештырылган «Ике артист» тамашасында да 800ләп тамашачы иде.

Ике ай алдан татар музыкаль каналлары аша танылган җырчыларның театр артистлары, дизайнер, композитор, журналистлар белән җыр башкарачагы игълан ителде. Кайвакыт рекламнардагы вәгъдәләр үтәлмичә, яки артистлары килми калган вакытлар да булгалады. Бу юлы «Ике артист»та катнашырга тиешле барлык кешеләр килде дип әйтер идек, әмма афишада язылган Камал театры артисты Айрат Арсланов булмады. Ул Хәмдүнә Тимергалиева белән җырларга тиеш иде.

«Яңа гасыр» каналында хәбәрләп алып баручы Гөлүсә Исмәгыйлова Мөнир Рахмаев белән җырлады. Мөнир әле Хәмдүнә Тимергалиева белән дә сәхнәгә чыкты, Хәмдүнә ханым Мөнирне башка кеше белән алыштырырга теләмәдем дип әйтте. Күрәсең, алдагы концертлардан ук бер-берсенә ияләшкәннәр яки Айрат Арсланов килмәгәч килеп туган хәлдән шулай чыгарга булганнар.

Әлеге проектның авторы Гөлназ Сәфәрова җырчылар өчен парларны үзебез сайладык дисә дә, катнашучыларга җырчыны, җырны сайлау мөмкинлеге калдырылуын белдек. «Яңа гасыр» каналында «Манзара» тапшыруын алып баручы Илдар Кыямов мәсәлән Раяз Фасыйхов белән җырласам гына бу проектта катнашам дигән.

«Ике артист»ның калган катнашучыларын карасак, Айдар Галимов белән «Нәфис» ширкәтенең PR директоры Айгөл Мирзаянова җырлады. Тавышы компьютердан ясалган булуы ишетелеп торды, халыкка ул һәм «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова, журналист Римзил Вәлиев беренче тапкыр җырлаучылар буларак тәкъдим ителде. Гөлнара җырчы ИлСаф белән үзе язган җырны башкарды, ә Римзил Вәлиев Эльмира Сөйләйманова белән җырлаячак җырга үзе кечерәк клип та төшереп күрсәтергә өлгерде.

«Ике артист»ка чакырылган барлык кунаклар сәхнәдә җырчы белән җыр башкарудан тәм, ләззәт алырга тырышты. Шул ук «Курай» радиосы ди-джее, журналист Габдерәхим һәрвакыттагыча үзен сәер йөз-кыяфәте, хәрәкәтләре, үзенә генә хас шаярту сүзләре белән халыкны көлдерә алды. Аның чыгышын карарга килгән дуслары Габдерәхимне чәчәкләргә күмде.

Калган катнашучылардан Люция Хәмитова Илсөя Бәдретдинова белән, танылган телевидение алып баручысы Илфат Абрахманов Зәйнәп Фәрхетдинова белән, Фирдүс Тямаев дизайнер Надежда Әюпова белән җыр башкарды, аларның чыгышлары ничек бар, шулай күренде, көлкеле, шаян яки бик тетрәндергеч булып аерылып тормады.

Концерттагыларның күбесе үз тавышы белән җырламады, оештыручылар тамашаны видеога төшергәнгә шулай эшлибез, дип белдерде. Мондый проектларны тере тавыш белән яздыру зур чыгымнар сорый иде. Бу концерт икенче тапкыр үткәрелде һәм зал тутырып тамашачы җыярга сәләтле булуын күрсәтте. Барс Медиа ширкәте бу «Ике артист»ның мөмкинлекләрен кулланып, шоу-тамашадан хайран гына табыш алгандыр мөгаен. Чөнки билетларның бәясе уртача 600-700 сум иде, Уникс залы 800ләп кешене сыйдырса, әйбәт кенә сумма килеп чыга.

Әлеге концерттан соң Энҗе исемле тамашачы «Ике артист»ның беренчесе әйбәтрәк иде, анда күбрәк Камал артистлары катнашты һәм алар җырларны яхшырак башкарды, диде. Ул үзенең кем икәнлеген танытасы килмәде, шуңа да фикерләрен генә җиткерәбез. Бу юлы алар 750 сумнан билет алып унөч кеше килгәннәр, 26 октябрьдә үткән концертта Индиваның бик кыска итәгенә, Габдерәхимнең гадәти көнне киеп йөри торган киеме белән сәхнәгә менүенә, Гөлүсә Исмәгыйлованың сәхнәдә булып тамашачы белән элемтә тота алмавына бәйле фикерләрен җиткерделәр. Әлеге тамашачылар сәхнәгә чыгачак кешеләрнең киемнәрен, үз-үзен тотышларын беркем дә карап чыгармый микән дип тә гаҗәпләнде.

Моңа охшаш тамашаларда да даими чыгыш ясаучы халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева «Ике артист» проектын уңай бәйләвен әйтте.

«Профессионал җырчы-артистлар белән кунакларның бергә җырлавы халык өчен кызык. Мондый проектлар эшли алганнарына афәрин диясе килә. Кызыклы бит, әйтик Римзил Вәлиевны журналист буларак белә идем, монда ул сәхнәдә җырлый. Халык бит, карале, бу җырлый да икән бит, дип гаҗәпләнеп-сокланып карап тора. Гомумән, миңа яшьләр белән эшләве күңелле, картаясы килми әле», диде Хәмдүнә Тимергалиева.

Просмотров: 1570

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>