«Яктылык» татар мәктәбенең милли этика һәм технология дәресләре укытучысы Асия Госман кызы СӘЙФЕТДИНОВАга!

IMG_4045Хөрмәтле  Асия ханым!

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне “Россия Федерациясе гомуми белем бирү мәктәпләренең почетлы хезмәткәре” билгесенә ия булуыгыз белән тәбрик итәм.

Сез 38 ел буена көчегезне, белемегезне, сәләтегезне балаларны укыту һәм тәрбия эшенә багышладыгыз. Бик күп еллар дәвамында «Яктылык» мәктәбендә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын да башкардыгыз. Үзегез тыйнак, әдәпле, ислам динебезнең кануннары нигезендә яшисез. Өлкәбезнең атаклы Хөсәен авылында әти-әниегездән алган тәрбиягезне, гүзәл сыйфатларыгызны укучы балаларга җиткерергә тырышасыз. Шөкер, шул эшләрегезне зур җитәкчеләр дә бәяләп торалар, мәктәптә дә, җәмгыятьтә дә Сезнең абруегыз бик зур. 

Сезгә, мөхтәрәм Асия ханым,  сәламәтлек, киләчәктә дә балаларга белем бирүдә дә, рухи тәрбияләүдә дә зур уңышлар телибез.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Просмотров: 869

Комментирование запрещено