В Болгаре появится экспозиция под открытым небом, посвященная тюрко-татарской письменности / Болгар цивилизациясе музееның төрки-татар язуларына багышланган яңа экспозициясе булдырыла

shaimievМузей Болгарской цивилизации, расположенный на территории Болгарского музея-заповедника, пополнится новым разделом. Рядом со зданием Речного вокзала, совмещенного с музеем, планируется создать экспозицию тюрко-татарской письменности под открытым небом.

Этот проект и особенности его реализации с учетом требований ЮНЕСКО обсудили сегодня в Казанском Кремле. В обсуждении приняли участие Государственный Советник РТ Минтимер Шаймиев, исполнительный директор Республиканского фонда возрождения памятников истории и культуры РТ Татьяна Ларионова, министр культуры республики Айрат Сибагатуллин и другие.

«Сама задумка хорошая. Думаю, если суметь ее воплотить, это будет огромным вкладом в нашу культуру», — отметил в начале встречи Госсоветник РТ Минтимер Шаймиев.

Проект экспозиции представил директор Института истории имени Ш.Марджани АН РТ Рафаэль Хакимов. Она будет включать шесть разделов, которые будут посвящены древнетюркской письменности, письменности и письменным памятникам периода Волжско-Камской Булгарии и Золотой Орды, письменности и памятникам Казанского, Крымского, Астраханского, Сибирского и Касимовского ханств, а также тюрко-татарской письменности и письменным памятникам XVIII – начала XX веков. При этом, подчеркнул докладчик, все представленные материалы будут сопровождаться описанием на татарском, русском, арабском и английском языках.

«История письменности хорошо изучена, но, несмотря на это, подобного музея пока нет нигде», — сказал Хакимов, отметив уникальность проекта.

В связи с тем, что Болгарский историко-археологический комплекс является объектом Всемирного наследия ЮНЕСКО, данный проект должен быть согласован с Центром Всемирного наследия. Об этом напомнил министр культуры Татарстана Айрат Сибагатуллин.

«Юридически любые работы на территории объекта культурного наследия запрещены, за исключением работ по сохранению памятников культуры. Поэтому экспозиция должна будет вписаться в существующий ландшафт, не меняя его. Кроме чертежей и моделей в проекте надо будет оценить влияние на существующие объекты», — подчеркнул он.

«Сама идея замечательная, яркая. Она имеет право на жизнь, но ее реализация будет очень непростой. Придется провести большие согласовательные работы. С учетом той деятельности, которую проводят археологи, мы могли бы разместить в экспозиции подлинники находок. Экспозиция будет являться продолжением музея», — в свою очередь заметила исполнительный директор Республиканского фонда возрождения памятников истории и культуры Татьяна Ларионова.

Государственный Советник РТ Минтимер Шаймиев же отметил, что предполагаемые работы станут ничем иным, как наполнением и обогащением имеющегося исторического памятника.

«Эта экспозиция или музей визуально никакого влияния на исторические объекты не окажет. Мы концептуально обозначаем это как раздел в составе музея Болгарской цивилизации, его часть, вынесенную на отдельную площадку», — уточнил он.

Участники совещания обсудили эскизный проект, который будет доработан авторами совместно с ГУП «Татинвестгражданпроект» до конца этого года.

* * *

Болгар тарихи-археологик комплексы территориясендә елга вокзалы белән бер бинада урнашкан Болгар цивилизациясе музееның яңа бүлеге барлыкка киләчәк. Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ТР Тарихи һәм мәдәни истәлекләрне торгызу буенча “Яңарыш” Республика фонды Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев катнашында узган киңәшмәдә Болгар цивилизациясе музееның бер өлеше буларак төрки-татар язулары экспозициясен булдыру мәсьәләсе каралды.

Киңәшмәдә катнашучылар, бертавыштан, яңа объектның ЮНЕСКО таләпләрен исәпкә алып барлыкка килергә тиешлегенә басым ясады. Болгар цивилизациясе музееның “Төрки-татар язулары тарихы” бүлеге экпозициясен комплекслы-тематик (ягъни иллюстратив), ансамбльле итү, йола-сәнгать ысулына нигезләү планлаштырыла. Максаты – музей мирасы нигезендә татар халкының борынгы заманнардан алып, бүгенге көнгә кадәр язу мәдәнияте тарихы белән таныштыру.

“Бу ният яхшы, аны уңышлы төстә гамәлгә ашыра алсак, мәдәниятебез үсешенә зур өлеш кертелер иде дип саныйм”, — дип белдерде Минтимер Шәймиев.

Әйтергә кирәк, Россиянең күп кенә халыкларыннан аермалы буларак, татарлар бай дәүләтчелек тәҗрибәсенә ия. Атаклы хуннар державасы (безнең эрага кадәр III  – безнең эраның V гасырлары), Төрки каганат (552-742 еллар), Бөек Болгар (630-660 нчы еллар), Хазар каганаты (VII гасыр уртасы – X гасыр азагы), Идел буе Болгары (IX – X гасырлар чиге – 1236 ел), Жучи олысы/ Алтын Урда (XIII гасырның икенче яртысы – XV гасыр башы), Казан ханлыгы (1438-1445-1552 еллар) – татарларның борынгы бабалары яшәгән дәүләтләрнең төп исемлеге менә шушы. Бөтендөнья тарихында беренче булып, чөй язулы текстлар барлыкка килгән. Безнең эрага кадәр I меңьеллык ахырыннан чөй язуын алфавит язуы кысрыклап чыгарган.

Экспозиция проекты белән ТР Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры, ТР ФА вице-президенты Рафаил Хәкимов таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, экспозицияләр ачык һавада урнаштырылачак. Экспозицияләрне төрки каганаттан башлау ниятләнә. Ул вакытта VI гасырда ук инде рун язуы булган. Экспонатларны алты бүлеккә бүлү ниятләнә: аларда рун, уйгур, гарәп язуы, латин графикасы нигезендәге язу, кириллица нигезендә татар алфавиты язуы үрнәкләре күрсәтеләчәк, борынгы төрки язуы, Идел-Кама Болгары һәм Жучи олысы, Казан, Кырым, Әстерхан, Себер, Касыйм ханлыкларының язма ядькәрләре, XVIII гасыр-XX гасыр башында төрки-татар язулары һәм язма истәлекләр урын алачак. Барлык экспонатлар турында татар, рус, гарәп, инглиз телләрендә мәгълүмат урнаштырылачак. “Язулар тарихы яхшы өйрәнелгән булса да, әлегә беркайда да мондый музей юк”, — дип белдерде Рафаил Хәкимов.

ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин ассызыклаганча, әлеге проект Бөтендөнья мирас үзәге белән килештерелергә тиеш. Бу эшне ЮНЕСКО экспертлары белән киңәшләшмичә генә майтарсаң, Бөтендөнья мирас һәйкәлләре исемлегеннән төшеп калуың да бар, дип искәртте министр. “Мәдәни мирас объекты территориясендә теләсә нинди юридик эшләр тыелган, мәдәният һәйкәлләрен саклап калу буенча эшләр генә искәрмә булып тора. Шуңа күрә экспозициянең гамәлдәге ландшафтны үзгәртмәве мөһим. Аның гамәлдәге объектларга йогынтысы да булмавы зарур”, — дип басым ясады Айрат Сибагатуллин

Минтимер Шәймиев бу мәсьәләдә елга вокзалы янында урын алачак язулар тарихы музее гамәлдәге тарихи һәйкәлләрнең тышкы кыяфәтенә йогынты ясамаячак, табигый ландшафтка берничек тә тәэсир итмәячәк, дип саный. Дәүләт Киңәшчесе яңа объектны Болгар цивилизациясе музееның дәвамы буларак барлыкка китерүне кулай күрә. Минтимер Шәймиев аның урыны да бик шәп сайланганын билгеләп узды.

ТР Тарихи һәм мәдәни истәлекләрне торгызу буенча “Яңарыш” Республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова идеянең искиткеч яхшы булуын, әмма аны тормышка ашыру җиңел булмаячагын шәрехләп үтте. “ЮНЕСКО комитетының соңгы утырышында кабул ителгән документта нәкъ менә безнең һәйкәл буенча яңа проектларны гамәлгә ашырудан, туристик инфраструктура үсешеннән тыелып торырга дигән пункт бар. Шуңа күрә, ни дисәң дә, безне ЮНЕСКО белән килештерү эшләре көтә”, — дип белдерде Т. Ларионова.

Киңәшмәдә музей бүлегенең мәйданы турында да сүз кузгатылды. Аның диаметры якынча 100 метр булачак.

Киңәшмәдә катнашучылар эскиз проекты буенча фикер алышты. Ул авторлар тарафыннан агымдагы ел азагына кадәр “Татинвестгражданпроект” ДУП белән берлектә эшләнеп бетәчәк.

«Татар-информ»

Просмотров: 1305

Комментирование запрещено