Фәрештә канаты 

крыльяБалачак – иң якты истәлекләр чыганагы. Әти-әнисе, әби-бабасы белән тулы гаиләдә үскән кешенең хәтере аеруча бай. Кичләрен бабамның керосин лампасы яктысында тетелеп беткән, гарәп хәрефләре белән язылган иске китаплар укуы хәтеремдә әле дә яхшы саклана. Анда нинди генә маҗаралар, кызыклы вакыйгалар язылмаган иде! Шайтаннарның, җен-пәриләрнең кешеләрне тормыш юлында адаштырулары, аларны төрле явызлыкларга алып барулары турында куркыныч хәлләр дә бар иде. Шулай ук фәрештәләрнең кешеләргә тормышта туры юл күрсәтүләре, ялгышлардан саклавы турында да язылган иде. Менә шул чакта инде нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнен күңелеңә сеңдерә барасың. Бу бит борынгыдан килгән рухи тәрбиянең беренче баскычы.

Минем гомерем буена матур бер вакыйга истә саклана. Безнең Иске Ярмәк авылы очындагы биек урында зират урнашкан. Шул зират тавы башында чокырлар бар иде (Ул гражданнар сугышы вакытындагы окопларның эзләре). Безнең шунда уйнау гадәте бар иде. Кайтканда шул таудан шаулашып, сикергәләнеп, мәтәлчек атып йөгереп төшә идек.

Шул чакта безнең әби-бабаларыбыз зират янында шаулашырга, сугышырга, ачуланышырга ярамавы турында сөйлиләр иде. Алар: “Монда безнең әби-бабаларыбыз күмелгән. Шаулашсагыз – җаннарының тынычлыгын бозасыз,” — дип безне шелтәлиләр иде. Шулай ук: “Зират тавыннан төшкәндә сак кыланыгыз, сикергәләгәндә җилкәгездәге фәрештәләрнең канаты сынмасын,” — дип кисәтәләр иде.

Балачакта таудан төшкәндә үзеннән-үзе йөгертә. Ниндидер тыелгысыз ашкыну уяна. Шулай да, әби-бабаларыбыз сүзен истә тотып, кулларны күтәреп, җилкәгә куябыз. Имеш, фәрештә канатын сынудан саклыйбыз.

Нинди көчле булган рухи тәрбия элгәре заманнарда! Ул кызыклы да, үтемле дә, истә дә калырлык. Ул тәрбия үз эченә бәетләрне, риваятьләрне, әкиятләрне, төрле әйтемнәрне алган һәм хәдисләр белән ныгытылган.

Гореф-гадәтләрдә кеше тәрбияләүнең күп серләре, җәмәгатьчелекнең тәрбия көче һәм кагыйдәләре тупланган.

“Гореф-гадәтләр - искелек калдыклары. Аларның нәрсәгә кирәге бар?! Безнең мөселман халкы шәригать кануннары буенча яши бит,” — дигән сорау туарга мөмкин.

Ислам дине татарларга моннан бер мең ярым ел элек керә башлаган. Ә татар тарихына биш мең ел бар дип фаразлана. Моны галимнәребез исбатлады. Исламга кадәр татарлар гореф-гадәтләр һәм әдәп кануннары буенча яшәгәннәр. (Кавказ халкы әле унсигезенче гасырда да әдәп законнары буенча яшәгәннәр. Ул аларда әле хәзер дә нык саклана).

Юриспруденциядә: “Естественное право (от Аллаха), писаное право (законы), адатное (неписаное право),” — дигән төшенчәләр бар. Өченчесе – гореф-гадәтләр.

Нәрсә соң гадәт һәм әдәп?

Гадәт – әдәп кысаларында тәрбияләнә.

Әдәп – кешелек сыйфатларын формалаштыручы, булдыручы тәрбия чарасы.

Гореф-гадәтләр һәм шәригать кануннары арасында каршылыклар булмаган өчен татарларга Ислам дине көчләүсез, табигый рәвештә кергән. Ул яшәү нигезенә әверелгән.

Кызганыч ки, хәзер татарларның күбесе гореф-гадәтләребезне генә түгел, аларның нәрсә икәнен дә белмиләр. Олы буын кешеләрендә әдәп кагыйдәләре әле ничектер сакланалар. Күпләрнең күңелләрендәге бушлыкка оятсызлык оялый бара, кешелек сыйфатларының үзкыйммәте кими. Татарлардагы ярдәмчеллек, уңганлык, чисталык, кунакчыллык кебек күркәм сыйфатларыбызны гореф-гадәтләребез һәм шәригать кануннары тәрбияләгәннәр. Гореф-гадәтләребез – алар безнең милли горурлыгыбыз. Болар турында уйлаганда күптән язган бер шигырь искә төште.

Фәрештә канаты

Йөгереп төшкәндә таулардан,

Күтәреп җилкәгә кулларны,

Фәрештә канатын саклаган

Вакытлар билиләр уйларны.

Ул чаклар тарихка тагылып,

Елларга күмелеп калдылар,

Шулай да күңелем түренең

Иң якты урынын алдылар.

Җилкәдә фәрештә канатын

Тормышта һәрвакыт тоябыз,

Егылсак борынны канатып,

Шуңарга таянып торабыз.

Юата күңелсез чакларда,

Өметсез хисләргә бирелсәң,

Яктырта караңгы йөзләрне,

Күңелгә болытлар сарылса.

Кайчакта җилкәдән фәрештә

Ашкына торгандыр качарга,

Килешсез хисләргә бирелсәм,

Яхшыны юрасам начарга.

Елларым фәрештә аклыгын

Чәчемә сибәләр аз-азлап,

Уйларым, гамәлләр хаклыгы

Торалар фәрештә сагында.

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

«Сәлам».

 

Просмотров: 1923

Комментирование запрещено