Миләшләрдәй матур тормыш еллары

Камил ага Халимов яраткан тормыш иптэше Изилэ апа белэн.Яңа Усман авылында “Камышлы районының Мактаулы кешесе” Камил Газизнур улы Хәлимов яши.

Кешенең гомере кылган эш-гамәлләре белән үлчәнә, диләр. Камил аганың эш-гамәлләрен бер үлчәүгә салсаң, икенчесенә Кызыл Байрак ордены, күпсанлы медальләрен куеп үлчәүне тигезләргә була.

Әйе, бу кеше үзенең тормыш юлы белән мактана ала. Аның хезмәт юлы авыл кырларында башланып китә. Ар­мия сафларына алынгач, ра­дист-телеграфист һө­нә­рен үз­­ләштергән сержант Хәли­мовка бандерачылар белән кө­рәшергә туры килә. Радио­стан­ция җитәкчесе һөнәренә ия булган якташыбызны ип­тәшләре белән бергә Карпат урманнарына илтеп ташлыйлар.

- Анда көтү көтүчеләр дә гади кешеләр түгел иде: безнең килүебезне сизеп алсалар, йә җырлап җибәрәләр, йә сыерларны куган булып кыланалар. Сыер муенына тагылган кыңгыраулар шалтыравы һәм җыр сигнал булып хезмәт итүен белгәнлектән, безгә “көтүчене” кулга алудан башка чара калмый иде, — дип исенә төшерә сугыш ветераны. — Урманда йөргәндә дә очлы таяк белән җирне капшап йөри идек. Әгәр тимергә килеп төртелсәк, эчке эшләр бүлегенә хәбәр итәбез. Дөрес, ярдәм тиз килеп җитә һәм җир астында нәрсә барын тикшерә иде. Күп очракта ул тимер бандерачыларның бункеры булып чыга. Безне ишетеп бункердан атылып чыккан бандерачылар белән сугышкан чаклар күп булды. Сугыш — сугыш инде ул. Кайда үлем сагалап торганын белмисең,  — дип сүзен тәмамлады ул.

Яшь солдат, дүрт ел хезмәт иткәннән соң, туган авылы Яңа Усманга кайтып, сөйгән яры Изиләгә өйләнә һәм хатынын алып, Үзбәкстан якларына китеп бара. Авыл тормышына ияләшкән кешеләр шәһәр тормышына күнә алмыйча интегәләр. Аптырагач, Камил белән Изилә: “Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил” дип, туган авылларына кайтып китәләр. Бу кайту бик вакытлы булып чыга. Шушы тирәдә нефть чыганаклары ачылганлыктан, Хә­лимовларның икесенә дә эш табыла. Алар гомер буе нефть чыгару өлкәсендә эшләп, лаек­лы ялга чыгалар. Аларның кызлары Венера, Фәния һәм Гөлшат та — мактауга лаеклы тормыш юллары үткән балалар.

Камил ага авылдашлары арасында бик оста гармунчы, спорт сөюче һәм фотога төшерүче буларак та танылган. Аның архивында онытылмаслык хатирәләргә бай фотоальбомнар саклана.

Олы яшьтәге сугыш ветераны әле дә яшьләрдән калышмаска тырышып яши.  Әнә, компьютер серләренә төшенгән дә туганнары белән интернет аша гына аралашып тора. Өен дә үзе салган, өй җиһазларын да үз куллары белән ясаган. Ир кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр бит. Камил ага агач белән генә түгел, тимер-томыр белән дә эш итә белә.  Йорт эшләрендә куллану өчен машина һәм аэрочана җыйган. Ә җәй көне умартачылык белән шөгыльләнергә,  Изилә апа белән урманнарда, болыннарда йөрергә ярата.

- Яшел елан белән дуслашкан кешеләрне яратмыйм мин. Гомер сизелми, үтә дә китә. Ә исән чагыбызда матур итеп яшәргә, үзебездән соң якты эз калдырырга тырышырга кирәк, — ди хезмәт һәм сугыш ветераны Камил ага Хәлимов.

…Без аның белән җа­ваплылыгы чикләнгән “Байтекс” нефть компаниясенең 60 еллык юбилеена багышлап чыгарылган шигырьләр җыентыгын карап утырабыз. Озак еллар шушы оешмада эшләгән Камил Газизнур улының шигырьләре дә биредә урын алган икән. Шушы тезмә юллар аша миләш тәлгәшләредәй матур тормыш еллары күренә.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1464

Один комментарий

  1. Бик тә дөрес язылган, Нурсинә ханымга кушылабыз. Аларга озын гөмер телибез