Кешеләрдәге матур сыйфатлар тәрбиядән килә

ВАЛИТОВЫ

Самар губерна Думасы депутаты Гомәр Зөфәр улы ВӘЛИТОВка — 60 яшь!

Һәркемнең тормышка уңай яраклашуы аның нәсел тамырларына һәм гаиләдәге уңай тәрбиягә бәйләнгән. Тәрбияле гаиләдә үскән балалар үз гомерләренә ата-аналарына рәхмәтле булып яшиләр.

Тормыштагы уңышлар тик ятып кына торганда килмиләр. Аларны тир түгеп, көрәшеп яуларга кирәк. Бу турыда уйлаганда Зөфәр абзый һәм Рәшидә апа Вәлитовларның балаларын мисалга китерәсе килә. Минсылу, Гомәр, Мөхтәр һәм Хәйдәр үскән йорт һәрвакыт умарта оясын хәтерләтте. Анда һәркем эш белән мәшгуль булды. Алар тереләр, җитезләр, уңганнар, эш сөючәннәр. Эш тәртибен яшьтән өйрәнеп үскәнгә, гомерләренә хезмәттән ямь табып яшиләр.

Вәлитовлар: “Әти моны шулай эшли иде”, — дип, яисә “Әни бу турыда болай сөйли иде”, – дип,аларны һәрвакыт горурланып телгә алалар. Ата-ананың тырышлыгын күрә һәм таный белү — ул һәркемгә үзенең тормыш юлын табарга ярдәм итә. Бу сүзләрнең хаклыгы Вәлитовларда ачык күренә.

Үз туганнары белән читләшеп, даулашып яшәүчеләр саны артканда Вәлитовларның туганлык хисләрен саклавы – сокланырлык күренеш.

Иске Ярмәк халкында үзләреннән кечеләргә “иркәм”, дип дәшү гадәте яши. Вәлитовлар үзара аралашканда ул сүзне еш кулланалар. Алар үз әңгәмәдәшен күңел биреп тыңлый беләләр. Алар — туры сүзле, кыю фикерле, батыр йөрәкле, эчкерсез һәм киң күңелле шәхесләр.

Авырлыкларны яшьтән күреп, аларны җиңәргә өйрәнеп үскәнгә, алар уңышлы гомер кичерәләр.

Зөфәр улы Гомәр Вәлитов – Самара губерна Думасы депутаты. Андагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек җитештерү буенча комитет рәисенең урынбасары.

Ул җәмгыятебездә әхлакый нормалар тапталмасын өчен күп көчен куя, хакыйкать өчен көрәшә.

Гомәр Вәлитов- ике югары белем иясе. Ул Куйбышев политехник институтын һәм Югары партия мәктәбен тәмамлаган.Үз белемен камилләштерү өлкәсендә туктаусыз эш алып бара. Шуңа күрә нинди генә сораулар бирсәң идә, аның җавабы һәрвакыт әзер. Ул оста әңгәмәче, оратор. Һәр сүзен уйлап, чын күңеленнән сөйли.

Камышлы район үзәгендә зур автохуҗалыкның (РМТП) директоры булып эшләгәндә дә, ул үзен чын хуҗа, оста белгеч итеп таныта.

Үзенең туган ягына, халкына карата булган олы хөрмәте һәм ватанпәрвәрлеге – аның тагын бер матур сыйфаты.

Гомәр әфәнде Вәлитовның хезмәт биографиясе Тольятти шәһәрендәге автомобиль заводында башлана.

Мондагы зур мөмкинлекләрне, цех начальнигы эшен калдырып,ул элек таркатылган Камышлы районын торгызу максаты белән авылга кайта. Инициатив төркем белән алар Мәскәүгә баралар. Зур тырышлык аркасында Камышлы районы яңадан торгызыла, һәм ул анда партия райкомының беренче секретаре булып эшли.

Чорлар алышыну нәтиҗәсендә аңа катлаулы тормыш юлы үтәргә туры килә. Башкалар кебек шикле агымнарга иярмәгән, үз кыйбласын алмаштырмаган өчен дә ул зур сынаулар аша үтә. Туры сүзле, көрәшче рухлы кешенең дошманнары күп, ә ышанычлы чын дуслары аз була шул.

Аның холкы кырыс, әйткән сүзендә нык тора. Ул бар көчен куеп, җәмгыятебездә уңай законнар булдыру өчен тырыша. Гомәр әфәнде - үз идеалларына тугрылыклы шәхес. Аның юлында хисапсыз киртәләр, сикәлтәләр корылган булсалар да, алардан курыкмыйча, авырлыкларны җиңеп яши. Кызганыч ки, ул яклап көрәшкән гуманизм идеялары хәзер хурланып таптала.

Зөфәр углы Гомәр Вәлитовны телгә алганда, Фәүзия Бәйрәмованың сүзләре искә төшәләр: “…Милләттәшләрем мине күп мәртәбә суеп, күп мәртәбә терелсәм дә, мин пычак астында тагын да “халкым минем, дип әрнешеп, татарларны кайгыртам”, — диде. Бу сүзләр Гомәр Вәлитов турында әйтелгән диярсең. Бернигә дә карамастан, ул үз эшчәнлеген актив рәвештә дәвам итә. Үз халкын, милләтен хөрмәт итеп яши.

Зөфәр улы Хәйдәр Вәлитов. Аның исемен ишетүгә ягымлы һәм ачык йөзле, төз, таза гәүдәле, җитез хәрәкәтле татар ире күз алдына килеп баса.

Хәйдәр әфәнде яшьтән авыл тормышының авырлыкларын күреп,эштә чыныгып үскән. Алар үскән гаиләнең төп максаты – белемле, тәрбияле, кешегә ихтирамлы һәм үзләренә бирелгән мөмкинлекләрне тормышта куллана белә торган балалар үстерүгә юнәлгән.

Шәхси хуҗалыгында мал-туар, кош-корт асрау – яшьтән аның канына сеңгән гадәт. Юклык чорында ул көтү көтеп, төрле авырлыкларны җиңәргә өйрәнеп үскән егет. Ул тырыш.Үз максатларына ирешү өчен бар көчен куя белә. Бүгенге көндә ул авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор. Үз йортында ул һәрвакыт ат тотты. Бу хакта сүз чыкканда: “Эшкә киткәндә ат янына барып ялын сыйпап китсәм, яшәү көчем арта, күңелем сафлана. Эштән кайткач, янында кайнашсам, арыганнарым, күңелсез уйларым юкка чыга,” — дип сөйли.  Канында чын татарлык шаулап торган кеше генә атны шулай ярата белә.

Ул дүртенче сыйныфта укыганда ук ат чабышында катнашкан. Оста көрәшче. Студент вакытында ул көрәш белән шөгелләнә, ярышпарында катнаша, еш кына сабан туйларының батыры була. Аның балалары да саф татарча сөйләшәләр, чөнки алар гаиләсендә чын татарлык рухы яши.

Хәйдәр әфәнде Ислам диненең хаклыгын, Коръән авазларының кодрәтен җаны-тәне белән тоеп, динне зурлый, хөрмәт итә. Ул үзе яшәгән “Черновский” совхозында мөселман мәхәлләсе оештырды, аны законлаштырды һәм намаз уку өчен бина булдыруга күп көч куйды. Аның белән очрашып сөйләшү дә күңелле, җанга рәхәт. Һәр сүзе төпле, акыллы. Аралашкан саен аңа ихтирам һәм хөрмәт арта бара. Тормышта галим исеме йөртүчеләр күп, ләкин Хәйдәр кебекләре сирәк. Ә Хәйдәр әфәнде олы җанлы, чын татар ире. Аның кебек киң күңелле кешегә: “Йөрәгенә җигүле ат та сыя”, — дип сөйлиләр. Ул — һәркемгә төрле яктан үрнәк булырлык шәхес.

Зөфәр улы Мөхтәр Вәлитов. Вәлитовларның тырышлыгына, булдыклылыгына һәм эш сөючәнлекләренә искитәрлек. Алар тотынган һәр эшне җиренә җиткереп эшли торган халык. Алар мәктәптә укуның да тәмен тоеп, рәхәтен табып укыганнар. Гади авыл гаиләсендә үссәләр дә, өйләренә фәнни журналлар яздырып, андагы катлаулы мәсәләләрне чишәргә яратканнар. Мөхтәр әфәнде “Математика в школе” журналындагы йолдызчык белән билгеләнгән мәсәләләрне мавыгып чишкән. Шуңа күрә эшендәге катлаулы мәсәләләрне хәл итәргә дә ул яшьтән күнегеп үскән.

Иске Ярмәк авылы урта мәктәбен уңышлы тәмамлагач, 1979 елда ул Куйбышев политехника институтына укырга керә. Аны “отлично” билгесенә тәмамлап инженер-механик таныклыгы ала.

1984-1986 елларда Волгоград шәһәрендә тагын бер институтның патентоведение факультетын тәмамлый. Патентовед ВОИР квалификациясе ала.

1987-1988. Волгоград политехника институның: “Система автомотизированного проектирования” исемле махсус курсын тәмамлый.

1988-1991 Волгоград политехника институтында аспирантурада укый.

1992 Кандидатлык диссертациясен яклый.

2008-2012. ЗАО “ВМЗ”Красный Октябрь”. Баш инженерның урынбасары.

2009-2012. ООО “АСКОН-ЮГ”. Коммерция буенча Генеральный директорның урынбасары.

2012-2013. ООО “Волгоградский завод буровой техники”. Инновация технологияләре буенча баш
конструкторның урынбасары.

2013 Апрель ООО “Камышинский завод бурового инструмента.” Баш инженер.

Мөхтәр әфәнде сәләтле уйлап табучы, инженер-конструктор. Нефть өлкәсендә уйлап табу буенча 65 эшнең авторы. Шуларның 6 сын ул производствода куллануга керткән.

Аның 25 фәнни хезмәте бар. Ул бер монография авторы. Нефть бораулау механизмаларын өйрәнү буенча күп китапларның һәм дәреслекләрнең соавторы.

Мөхтәр әфәнде хәзерге көндә Волгоград өлкәсенең Камышин шәһәрендә завод директоры булып эшли. Ул җитәкләгән “Завод бурового оборудования” эшләп чыгарган продукцияне илебезнең торле почмаларында көтеп алалар.

Бүгенге көндә милләттәшләребез: ”Татар теле нигә кирәк?”- дип саф-сафа саталар. Вәлитовлар гаиләсендә барсыда зур укымышлы кешеләр.Алар татар телен камил белеп, аннан яшәү көче алып һәм татар теленең зиһен дәръясына алып бару көче барлыгын исбатлап яшиләр.

Фәрид ШИРИЯЗДАНОВ.

«Самар татарлары» журналы (№8)

 

Просмотров: 1752

4 комментариев

  1. Присоединяюсь к поздравлениям.

  2. С Днем Рождения!!! Желаю счастья, удачи и всего самого доброго, светлого и прекрасного! Мне кажется список детей надо было начать именем самой старшей сестры Валитовых — Гадиля.

  3. عبدالله Рамиль محمدكريمКаримов в пишет:

    Ихластан бездә хөрмәтле авылдашыбызны Туган көне-Юбилее белән тәбрик итәбез , эшендә уңышлар , озын гомерләр һ,б. изге теләкләребезне юллыйбыз!!!!

  4. С началом нового витка в нашей жизни!!! Здоровья тебе и удачи!