Фильм самарского телеканала «Очарованный странник. Асхат Зиганшин» стал победителем Всероссийский фестиваля-конкурса телевизионных проектов / Әсгать ҖИҺАНШИН тагын җиңүче!

Асхат Зиганшин, Филипп Поплавский,Анатолий Крючковский и Иван Федотов. Фото из архива А.Зиганшина

Асхат Зиганшин, Филипп Поплавский,Анатолий Крючковский и Иван Федотов.

В Самаре завершился Всероссийский фестиваль-конкурс телевизионных проектов, посвященных национальной тематике, «Моя большая страна». Он проходил в столице губернии два дня. 

В ДК железнодорожников им. А.С. Пушкина были названы имена победителей по восьми номинациям. Приз достался и самарскому телеканалу «Губерния»: в номинации «Наша история» победил фильм «Очарованный странник. Асхат Зиганшин». Это рассказ о подвиге четырёх советских солдат, которых в 1960 году штормом унесло в открытый океан и они 49 дней находились на неуправляемой барже без воды и продовольствия. Один из четверых был нашим земляком и соплеменником. 

В 2014 г. в конкурсной части фестиваля приняли участие более 100 региональных телерадиовещателей и производителей тематических программ из 49 субъектов РФ. Всего было подано 258 заявок. В финал вышли 24 номинанта из 18 регионов России.

Больше всего конкурсных заявок на фестиваль поступило от Самарской области — 32. Именно поэтому, по условиям фестиваля, в следующем году он снова пройдет на самарской земле.

Скоро все конкурсные работы можно будет найти на сайте организатора фестиваля. А лучшие работы покажут в эфире федеральных телеканалов. Фестиваль-конкурс «Моя большая страна» проходит по инициативе Федерального агентства по печати и массовым коммуникациям в третий раз. Финалы первых двух фестивалей организовывали Казань и Уфа.

* * *

Самарада “Минем зур илем” дип аталган III регионара телевизион

фестиваль үткәрелде

Фестивальнең беренчесе — Казанда, ә икенчесе Уфада уздырылуы турында да әйтеп үтәргә кирәктер. Быелгы фестивальнең Самарада үт­кәрелү сәбәбе дә бар – безнең регионнан анда катнашу өчен иҗади эшләр бик күп булган.

Әле күптән түгел генә оеш­тырылуына карамастан, хикмәтле һәм зирәк күзле фестиваль үз тирәсенә елдан-ел күбрәк иҗат кешеләрен туплый. Ул матбугат чараларының һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын илебезнең милли-мәдәни төрлелегенә, халык­лар һәм диннәр арасын­дагы мөнәсәбәтләргә, мил­лә­тара дуслыкны саклау мәсьәләләренә юнәлтү нис­бәтеннән уздырыла башлаган иде. Быел фестивальдә катнашырга теләүчеләрдән ике йөз илле гариза килгән. Шуларның 32се — Самара өлкәсеннән.

Быелгы конкурс сигез номинация буенча уздырылды: “Иҗади рәсем”, “Халык күңеле”, “Катлаулы мәсьәлә ту­рында гади сүзләр белән”, “Ке­шеләрнең йөзләрендә мә­дәният чаткылары”, “Безнең тарих”, “Тормыш рәвеше”, “Бер­төрле төрлеләр” һәм “Кечкенә ил”.

“Безнең илне танып белү өчен “Алтын боҗра” буенча сәяхәт итәргә, Кавказ тау­ларына менәргә, иксез-чиксез Тайга урманнары аша очып үтәргә, Байкал кү­ленә кереп чумарга һәм, һич­шиксез, “Минем зур илем” фес­тивалендә катнашырга кирәктер”, — дип сөйләде өлкә администрациясендә җә­­мәгать фикерен өйрәнү де­партаментының милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе Надежда Осипова. Һәм нәкъ үзәгенә басты да. Иң актив туристлар да Россиянең бөтен почмакларында була алмыйлар. Ә менә фестиваль андый мөмкинлекне бирә: авторлар Россия табигатенең ма­турлыгын, кешеләренең ях­шылыгын, милләтләренең төр­­­лелеген ачып күрсәтәләр. Фес­тивальнең үзкыйммәте һәм тиңсезлеге дә шунда инде.

Танылган этнолог, Россия Фәннәр академиясендә этнология һәм антропология институты директоры Валерий Тишковның фестивальнең оештыру комитетын җитәкләве дә очраклы хәл түгел, әлбәттә. «Якутия. День за днём» программасының сәяси күзәтүчесе Владимир Сенюшкин фестивальне: “Бу тере тарих, бүгенге тормышыбызның тере фотохроникасы, киләчәк буыннарга бәһасез мирасыбыз”, — дип бәяләде. Соңгы ва­кытларда журналистлар Рос­сиянең этник төрлелегенә, го­реф-гадәтләрне саклау темаларына ешрак мөрәҗәгать итә башладылар. Төрле милләт халыклары телеэкранда алыштыргысыз хезмәткәрләр, күп­балалы гаилә башлыклары, милли моң-җыр сөючеләр булып калкалар…

Фестивальнең беренче бас­кычында 250 эш арасыннан 24 иң яхшы кинотасманы аерып алуы кыен булса, җиңүчеләрне билгеләве тагын да кыенрак булды. 29 октябрьдә җиңүчеләрне атау һәм бүләкләү алдыннан аларның фильмнарыннан берничә өзек күрсәтеп алдылар. Хәтта шушы кыска гына өзекләрдән генә дә аларның бай эчтәлекле, төзелеше һәм жанры буенча кызыклы эшләр икәнен күрергә була. 

Түбән Новгород,  Сыктывкар, Чиләбе, Киров, Уфа, Махачкала, Ижау, Грозный, Тамбов, Черкесск, Екатеринбург, Иркутск, Владимир, Ханты-Мансийск, Белгород, Симферополь, Пермь, Самара, Тольяттидан өченче фестивальгә килгән режиссерлар бу юлы дусларча очраштылар. Чөнки элеккеге ике фестиваль барышында алар танышып, дуслашып киткәннәр. Шуңа күрә сөйләшергә — сүзләре, уртак­лашырга планнары күп булуы күренеп тора.

Бүләкләү тантанасын­да Россия һәм региональ теле­­ви­дениеләр хезмәт­кәр­ләре, ре­жиссерлар һәм продю­серлар, фән һәм мәдәният эшлеклеләре, шәһәр администрациясе вәкилләре һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәрчеләре катнашты.

Самара өлкәсе губернаторы урынбасары Дмитрий Овчинников губернатор Николай Меркушкинның сәлам хатын укыды. Анда: “Гу­бернаның күпмилләтле булуы ул зур байлык кына тү­гел, зур җаваплылык та, хө­күмәттәге төрле дәрәҗә җитәкчеләренең иҗтимагый оешмалар, матбугат чаралары белән эш итү рәвеше.  Мондый фестивальләр Россия халыкларын берләштерү көченә ия”, — диелгән.

Ә Дәүләт Думасы депутаты Гаджимет Сәфәргалиевның котлавында федераль һәм региональ массакүләм матбугат чараларының милли сәясәтне яктыртудагы роленә зур бәя бирелгән иде.

Фестивальнең оештыру ко­­­митеты һәм жюри составына кергән «Радио России» директорының җәмәгатьчелек белән элемтә тоту буенча киңәшчесе Маргарита Лянге, Милләтара журналистика гильдиясе җитәкчесе Анд­рей Хорошев, Дагыстан Рес­публикасының матбугат һәм мәгълүмат эшләре министры Азнаур Аджиев кебек укымышлы һәм иҗат җанлы кешеләр җиңүчеләрнең исем­нәре язылган конвертларны ачу, журналистлар, режиссерлар, операторларга котлау һәм мактау сүзләре әйтү өчен сәхнәгә кат-кат күтәрелделәр. Аларның һәркайсы, һичшиксез, яхшы сүзгә лаек. Ләкин Самара дәүләт теле-радиокомпаниясе хезмәткәре Михаил Перепелкин исеме аталгач, зал дәррәү кул чапты. Якташыбыз, 49 көн буе океан белән көрәшкән Әсгать Җиһаншин турында ул төшергән фильмның “Безнең тарих” номинациясендә җиңүе барыбызга да бик зур шатлык булды.

IMG_7634

Валерий ТИШКОВ (уртада) Самараның Халыклар дуслыгы йортында кунакта.

1960 елда ватык суднода ремонт эшләре белән шө­гыльләнгән дүрт матросны штормның океанга алып китүе, алар­ның сусыз һәм ашамлыксыз 49 көн буе очсыз-кырыйсыз океанда чайкалулары, очрак­лы рәвештә генә чит ил корабы аларны коткаруы турында бүгенге яшьләр, бәлки, белмиләрдер дә әле. Ә бу батырлар турында бит Владимир Высоцкий беренче җырын язган, ә язучы Эрнест Хемингуэй, шәхсән Әсгать Җиһаншинга хат язып, соклануын белдергән. “Җи­һаншинның безнең якташ икәнлеген белгәч, фильм тө­шерү кирәклегенә ныклап инандым һәм эшкә алындым”, — дип сөйләде сәхнәгә бүләк алырга чыккан Михаил Перепелкин.

“Бертөрле төрлеләр” номи­нациясендә җиңгән “Дагыстан” телекомпаниясенең “Суык иҗат­ның өч кыры”, “Иҗади рәсем” номинациясендә җиңгән “Ижау” телекомпаниясенең “Кем без? Икенче яр төшләре”, “Тормыш рәвеше” номинациясендә җиңү яулаган Иркутскиның „АИСТ“ телекомпаниясенең „Горизонт сызыгы“ фильмнары да тамашачы игьтибарына лаек.

Гомумән, фестивальдә кат­нашучы кинотасмаларны кү­рергә насыйп булган кеше залдан битараф кына чыгып китә алмый. Ул иле­безнең даһилыгына һәм әле өйрәнелмәгәнлегенә, мил­ләтләр, диннәр һәм мә­дә­ниятләрнең төрлелегенә, төр­ле милләт халыкларының га­сырлар буе бергәләшеп, яр­дәмләшеп, кунакка йөрешеп яшәвенә гаҗәпләнә. Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән бу байлыкны һәм бәхетне сак­лап, без киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш.

Фестивальдә катнашкин кинотасмаларны әлегә интернет челтәрендә, төшерүчеләрнең сайтларында гына карарга була.

Сәлимә ИБРАҺИМОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1622

Один комментарий

  1. Помню как он приезжал и как его встречали в Шентале после своего подвига.