В этом году Парад памяти был посвящён дружбе народов (ФОТОРЕПОРТАЖ) / 1941 ел парады истәлегенә

На площади Куйбышева в Самаре прошел четвертый Парад памяти, посвященный легендарному военному параду, состоявшемуся в Куйбышеве 7 ноября 1941 года.
73 года назад Куйбышев стал одним из трёх городов Советского Союза, где проводились военные парады. Тогда их участники сразу после торжественной части отправлялись на фронт.

7 ноября 2014 года в память о событиях Великой Отечественной Войны на главной площади Самары снова прошли строем отряды, боевая техника и состоялась реконструкция битвы за Москву, где была задействована копия немецкого танка «Тигр».
Парад памяти проводится в нашем городе уже четвёртый раз. В этом году он был посвящён дружбе народов.
В столицу губернии приехали делегации из 12 регионов Приволжского федерального округа, Воронежской области, Москвы. Всего же в прохождении по площади Куйбышева участвовали 83 парадных расчёта, а это около пяти тысяч человек.
1-DSC_3664
1-DSC_3671
1-DSC_36741-DSC_3681 1-DSC_3693
«Мы гордимся тем, что парад в Куйбышеве, запасной столице Советского Союза, вошёл в историю Великой Отечественной войны как яркий пример единения нашего народа перед лицом суровых испытаний, — отметил Губернатор Николай Меркушкин в своём приветственном слове к участникам и гостям парада. — Он даёт возможность каждому из нас почувствовать сопричастность подвигу старшего поколения, испытать чувство гордости за наш народ, за нашу страну».
1-DSC_3699 1-DSC_37041-DSC_3711 1-DSC_3717 1-DSC_3803
Завершилась основная часть мероприятия залпами салюта, после которых на площади Куйбышева начался военно-патриотический концерт с участием национальных творческих коллективов.
1-DSC_4099 1-DSC_4128
1-DSC_4142
Фотографии Хамзи МУРТАЗИНА.
* * *

 7 ноябрьдә Самараның Куйбышев мәйданында дүртенче тапкыр Хәтер парады уздырылды

1941 елда Куйбышевта уз­дырылган парад истәлегенә багышланган чаралар һәрвакыт төрле темаларны күтәрә. Быелгысы, мәсәлән, милләтләр дуслыгына багышланып, округ дәрәҗәсендә үткәрелде. Кунак­лар Идел буеның унике регионыннан, вакытында шундый ук парадлар үткәрелгән Мәскәү һәм Воронеж шәһәрләреннән дә килгәннәр. Шуларның берсе – Воронежда яшәүче Россия Герое Юрий Анохин. Ул мәйдан аша үткән 83 расчетның һәр­берсен честь биреп каршы алды һәм озатып калды.

Күрше Татарстаннан да зур гына вәкиллек бар иде. Араларында олы яшьтәге хатын-кыз — Рәхилә ханым Абдуллинаның булуы гаҗәпләндерде. Ул фин сугышы вакытында әсирлеккә эләгә, “Таабатти” концлагеренда тоткынлыкта интегә һәм күпмедер вакыттан соң аны һәм иптәшләрен фин татарлары азат итәләр. Финляндиядә яшәүче канкардәшләребезне ул әле дә хөрмәт сүзләре белән искә ала.

Губернаның Үзәк мәйданы аша бу көнне биш меңләп кеше узды, ә парадны трибуналардан карарга меңләгән кеше килгән иде. Мөхтәрәм кунак­лар, сугыш, тыл һәм хезмәт ветераннары трибуналарга менеп баскач, өлкә губернаторы Николай Меркушкин тантананы башлап: “Куйбышевта уздырылган Хәтер парадының 73 еллыгы белән тәбрик итәм! 1941 елда шундый парадлар Мәскәүдә һәм Воронежда да уздырылган. Мондый чаралар халкыбызның корычтай рухы һәм ихтыяр көче символы булып хезмәт итәләр. Россиядә яшәүче төрле милләт халык­лары каты сынаулар чорында берләшә, дәррәү көч булып дош­манга каршы күтәрелә белә. Куйбышев мәйданыннан турыга сугышка киткән 3нче армия солдатлары Берлинга кадәр барып җиткәннәр, шушы армия составындагы гаскәр әләме Рейхстаг өстендә күтәрелгән”, — дип сөйләде.

Губернаторның рәхмәт сүз­ләре күбесенчә ветеран­нарга багышланган иде, әлбәттә. Аларның күпчелеге хәзер юк инде, ә исәннәре бик олы яшьтә, мондый көзге суык көннәрдә парадларга йөри алмыйлар. Ә менә тыл ветераннары әле дә сафта. Шулар арасында Самараның Җәмигъ мәчетенә йөрүче татар бабайлары да байтак иде. Аларның зур төркеме бу көнне аерым бер эскәмияне тутырып утырды. Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин аларны бәйрәм белән котлап, барсына да исәнлек-саулык, озын гомер теләде.

Менә парад та башланды. Быел мәйдан аша гадәти парад расчетларыннан соң Халыклар дуслыгы йортында эшләүче милли-мәдәни оешмалар вә­килләре дә узды. Һәр оешма үз милләтенең әләмен күтәреп чыккан иде. Әйе, һәр милләт Бөек Ватан сугышына үз батырларын биргән, күп югалтулар кичергән.

Татарлар исеменнән парадта Са­мараның “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы вәкилләре мәйдан аша узды. Ә ахырда төбәгебезнең атак­лы “Ялкынлы яшьлек” ансамб­ле үзенең ялкынлы биюләре, моңлы җырлары белән бәйрәм концертына татар бизәкләрен дә өстәде.

 

Хәмзә МОРТАЗИН.

Автор фотосурәтләре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1670

Комментирование запрещено