Президент РТ: «Мы ценим поддержку наших земляков в Москве» / Рөстәм Миңнеханов: “Без Мәскәүдәге ватандашларыбыз ярдәмен югары бәялибез”

081114Рустам Минниханов принял участие в учредительном заседании российской общественной организации «Землячество Татарстана» в Москве.

Руководство Татарстана очень высоко ценит всю ту поддержку, которую оказывают республике ее московские земляки. Об этом заявил сегодня Президент РТ Рустам Минниханов в ходе состоявшегося в столице России учредительного заседания российской общественной организации «Землячество Татарстана».

На заседание были приглашены общественные, политические деятели, специалисты различных отраслей, деятели науки и искусства, которые исторически связаны с Татарстаном, но ныне живут в Москве. Открыл заседание вице-премьер – Полномочный представитель Татарстана в Российской Федерации Равиль Ахметшин, он сообщил, что татарстанское землячество стало 84-м по счету в Москве, после чего с приветственным словом к собравшимся обратился Президент Татарстана Рустам Минниханов.

«Уважаемые москвичи, наши земляки, сторонники Татарстана, мы искренне рады видеть вас, – сказал Президент РТ. – Потенциал республики огромный, но столица России – это Москва. И я считаю, мы должны использовать ваш потенциал во благо нашей республики».

Рустам Минниханов сообщил, что по многим показателям социально-экономического развития Татарстан находится среди лидеров. «В то же время Москва – один из ведущих наших торговых партнеров, мы активно работаем с органами федеральной власти. И нам важно сохранить взаимодействие с Москвой, улучшить его», – заявил Президент РТ.

«Каждый из вас вносит значительный вклад в развитие страны, и ваша поддержка для нас очень ценна, – обратился Рустам Минниханов к участникам собрания. – Руководство республики готово с вами активно сотрудничать, работать по всем направлениям».

Он вручил награды республики ряду московских земляков Татарстана.

Вице-мэр Москвы Марат Хуснуллин – сам уроженец Татарстана – от имени мэра Москвы приветствовал собравшихся, передал слова благодарности и также вручил награды. «Представители Татарстана активно проявляют себя в столице, и я уверен, что мы и дальше будем прославлять своей работой нашу республику», – заявил М.Хуснуллин.

В ходе официальной части собрания был избран Совет общественной организации. В состав Совета вошли, в частности, министр связи и массовых коммуникаций РФ Николай Никифоров, вице-мэр Москвы Марат Хуснуллин, народный артист России Сергей Шакуров, выдающийся хирург Ренат Акчурин и другие яркие представители республики. Председателем РОО «Землячество Татарстана» стала вице-президент Российской академии наук Талия Хабриева.

После собрания для гостей состоялся концерт, организованный силами московских земляков Татарстана, сообщает пресс-служба Президента РТ.

* * *

Татарстан җитәкчелеге Мәскәүдәге ватандашлар ярдәмен югары бәяли. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия башкаласында узган «Татарстан якташлыгы» Россия иҗтимагый оешмасының гамәлгә кую утырышы барышында белдерде.

Утырышка электән Татарстан белән бәйле, әмма хәзерге вакытта Мәскәүдә яшәүче иҗтимагый, сәяси эшлеклеләр, төрле өлкәләр белгечләре, фән һәм мәдәният эшлеклеләре катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы вице-премьеры — Татарстанның Россия Федерациясендә тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин ачып җибәрде. Ул хәбәр иткәнчә, якташлыклар арасында Татарстанныкы 84 нче булды. Ул шулай ук казанышлар турында сөйләде.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. «Хөрмәтле мәскәүлеләр, безнең якташлар, Татарстан тарафдарлары, без ихластан сезне күрергә шатбыз, — диде Татарстан Республикасы Президенты. – Республиканың потенциалы гаять зур, ләкин Россия башкаласы – Мәскәү. Һәм мин сезнең потенциалны республика файдасына кулланырга кирәк дип саныйм».

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, күпчелек социаль-икътисадый күрсәткечләр буенча Татарстан алдынгылар арасында. «Шул ук вакытта Мәскәү – безнең алдынгы сәүдә партнерыбыз, без актив рәвештә федераль хакимият органнары белән эш итәбез. Һәм безгә Мәскәү белән багланышларны сакларга, аны яхшыртырга мөһим, — дип белдерде ТР Президенты. - Сезнең һәрберегез ил үсешенә зур өлеш кертә, һәм сезнең ярдәм бик тә кыйммәтле, — дип мөрәҗәгать итте җыелышта катнашучыларга Рөстәм Миңнеханова. – Республика җитәкчелеге сезнең белән актив рәвештә хезмәттәшлек итәргә, бөтен юнәлешләр буенча эш итәргә әзер». Президент берничә Мәскәүдәге якташларга республика бүләкләрен тапшырды.

Үзе дә Татарстанда туган Мәскәү вице-мэры Марат Хөснуллин  җыелган халыкны Мәскәү мэры исеменнән сәламләде, рәхмәт сүзләрен һәм бүләкләр тапшырды. «Татарстан вәкилләре башкалада үзләрен актив күрсәтәләр, ышанам ки, без алга таба да эшебез белән республиканы данлыйбыз», — дип белдерде М.Хөснуллин.

Җыелышның рәсми өлешендә иҗитмагый оешма Советы сайланды. Совет составына, аерым алганда, Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Мәскәү вице-мэры Марат Хөснуллин, Россия халык артисты Сергей Шәкүров, атаклы хирург Ренат Акчурин һәм республиканың башка атаклы вәкилләре керде. «Татарстан якташлыгы» Россия иҗтимагый оешмасының Рәисе Россия Фәннәр академиясе вице-президенты Талия Хәбриева булды.

Җыелыштан соң кунаклар Мәскәүдәге якташлар көче белән оештырылган концерт карадылар.

Әлеге чара турында ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр бирде.

tat.tatar-inform.ru

Просмотров: 1957

Комментирование запрещено