Холкы тыйнак, максаты – изгелек аның

ДанияПохвистнево районының Гали авылында туып үскән, бүген Казанда яшәүче игелекле милләттәшебез Дания Әсгать кызы ХӘСӘНШИНА-ТУЛОВАның изге гамәлләре турында

Энем Хәйдәрнең класс­ташы — Дания Әсгать кызы Хәсәншина-Тулова, безнең мәк­тәп елларыннан бөдрә кара чәч­ле, күз карашын үзенә җәлеп итеп торган,  чибәр, нәфис бер кыз булып истә калган.

9нчы сыйныфта укыганда Хәйдәр энем аягын сындырган иде. Шуңа күрә ул озак кына мәктәпкә йөри алмады. Шул вакытта Дания аның янына көн дә килеп,  өй эшләрен эшләргә булышты, укытучылар белән элемтәдә тотып, уку елын уңышлы тәмамларга ярдәм ит­те. Барыбыз да бу кызның матурлыгына гына түгел, тыйнак­лыгына да соклана идек.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, төрлебез төрле якка таралышып яши башладык. Дания турында авылга: “Отрадный егете Рөстәмгә кияүгә чыккан”, “Мәскәүдә яши, туганнарына да гел ярдәм итеп тора икән”, “Ул бик тә бәхетле, бай да, ярдәмчел дә”, — кебегрәк шатлыклы хәбәрләр ишетелгәләп торды.

Шул заманда ук, авылы­бызның Түбән оч мәчетен төзе­гендә, мәхәлләнең акчасы бетеп, эшләр туктала гына дигәндә, Дания ханым ире Рөстәм әфәнде белән төзелешкә 4 миллион сум күләмендә  акчалата ярдәм күрсәттеләр.  Мәчет ачу тантанасында догалар кылып, Коръән китабы да бүләк иткәннәр иде. Бәлки, шуңа күрәдәдер, ике ел элек шул ук Түбән оч мәчетен төзекләндерүгә тагын акча бү­леп биреп, аны тулысынча яңартты Даниябез. Мәчетебез  сокланып туй­маслык булып, Казанның Мәр­җани мәчетенә охшап тора хәзер.

Мәктәптә үткәрелгән педсовет утырышларының берсендә директорыбыз Мохтар Ислам­нур улы Алтынбаев безгә:  “Бер спонсор таптым әле менә. Мәктәпнең тупсасын ясатырга, тренажерлар сатып алырга диеп 200 мең сум акча бүлеп бирде, тик исемен әйтмәскә кушты”, — дип сөенечен белдергән иде. Соңрак бу кешенең Дания икәнлеген белдек. Ә бу әле аның  кыласы  изгелекләренең  башы гына булган икән. 

Шул вакыттан бирле Дания ханым авылыбызның, биредә яшәүчеләрнең иҗтимагый тормышына  башы белән чумып, мәчетләр, мәктәпләр, чишмәләр торгызуга бөтен көчен куеп яши. Шулай,  мактанмыйча,  тыйнак кына,   изгелекләр кылып яшәргә аны нәрсә этәрде икән соң?  Шушы сорауларга җавап эзләп, мин аның тормыш юлына күз салырга булдым.

Дания Әсгать кызы Хәсән­шина-Тулова 1959 елда Гали авылында туган. Бабкай чиш­мәсенең шифалы суларын эчеп, тау-кырларында җиләк-җимеш җыеп, Тәрәгәл инешенең  шифалы суларында коенып үсә ул. 1976 елда мәктәпне тә­мам­лаганнан соң, Куйбышев шәһәренә укырга керә. 1978 елда Дания Рөстәм белән гаилә корып, Нижневартовски шәһәренә эшкә китәләр. Кызлары Алия дә шунда дөньяга килә.

Үткән гасырның туксанынчы елларында алар гаиләләре белән Мәскәүгә барып урнашалар.  Рөстәме булдыклы, җитез егетләрдән булып, биредә үз эшен ачып җибәрә. 2001 ел­да алар Американың  Лос-Анджелес шәһәренә күченәләр. Биредә дә эшләре гөрләп бара.

Тик шунысы кызганыч — Рөстәмнең гомере кыска булып, бераз гына авырып ятканнан  соң, ул фани дөньяны калдырып бакыйлыкка күчә. Даниягә чит илдән үз илебезгә, мәркәзебез Казанга кайтып урнашудан башка чара калмый. Иренең юлыннан китеп, ул эшкуарлык эшенә ныгытып алына.

Мин аның әнисе Нәҗибә ападан: “Ничек итеп Данияне шулай уңган да, тәвәккәл дә, изгелекле дә итеп тәрбияли алдыгыз?” — дип сорадым. Ә ул миңа: “Даниямнең уңган булмый хәле юк, ул минем беренче балам бит. Әтисе дә, мин дә һәрвакыт эштә идек, шуңа күрә иркәләрен дә аңа үстерергә туры килде. Кечкенә,  орчык хәтле генә чагында ук үзеннән зуррак күрше кызлары белән ярышып бакчабызны утый иде. Эшләп үскән бала тәүфыйксыз булмый, чөнки аның шукланып йөрергә вакыты калмый”, — дип җавап бирде.

Күршеләре 90 яшьлек Әминә апа Гыйсмәтуллина да: “Нәҗибә  үзе дә бик уңган, пөхтә һәм таләпчән хатын, балаларын да шулай ук тәрбияләде. Без алар белән гомергә бер гаилә булып яшәдек. Хәзер дә мине ташламыйлар, гаетләрдә барысы да җыелышып хәлемне белергә киләләр,  хәер-садакаларын гел җибәреп торалар. Аллаһының рәхмәте яусын үзләренә“, — дип сөйләде.

Мәктәбебез директоры Мохтар Исламнур улы Алтынбаев та: “Даниянең мәктәпкә биргән ярдәме бернинди исәп-хисапка да сыярлык түгел. Ничәмә еллар инде безгә булышып тора ул. Спортзалга тренажерлар бүләк итү дисеңме, һәрбер укытучыга ноутбуклар, проекторлар бирү дисеңме… Әле  былтыр гына шушы өч катлы мәктәбебезнең түбәсен 20 сантиметр калынлыктагы җылысын саклый торган  кыйммәтле, алдынгы технология буенча эшләнгән материал белән яптырды, ә тышын 10 сантиметр калынлыктагы сайдинг белән төрдереп куйды, тамаша залын тулысынча төзекләндереп, өр-яңадан җиһазландырды. Ә менә быел мәктәпнең эчен тулысынча заманча, сыйфатлы итеп ремонтлатты, тирә-ягын тимердән коеп ясалган коймалар белән тоттырды, балалар мәйданчыгы да булдырды, үсен­теләр кайтартып, җимеш бакчасы утырты, мәктәпнең ашханәсен төзекләндереп, яңа  кухня җиһазлары белән тәэмин итте. Мәктәп автобусына җылы гараж да салдырмакчы әле.

Укучы балалар хәзер кинә­неп укырлар, ә укытучылар, пешекчеләр, бөтен мәктәп хезмәткәрләре рәхәтләнеп эш­ләрләр инде. Шул хәтле сөенеп йөрим. Эшлисе дә эшлисе генә килеп тора! Дания ханыма барлык әти-әниләр, укытучылар, мәктәп эшчеләре исеменнән, мең-мең рәхмәтләремне бел­дерәм!” — дип шатлыгын белдерде.

Ә мәктәп директорының тәр­­бия эшләре буенча урынбасары Кәүсәр Шәйхетдинова бу сүзләргә: “Чын күңелдән булыша ул. Милли костюмнар тектергәндә, аларның фасоннарын сайлашып, читек-туфлиләрен дә үзе алышты, безнең белән бергә яхшырак булсын иде диеп, янып-көеп йөрде” — дип өстәп куйды.

Классташы, Гали авылы баш­лыгы Идрис Хәмит улы Муллабаев та: «Безнең класс кызлары барысы да әйбәтләр. Ләкин Дания оптимистлыгы, тәвәккәллеге белән нык аерылып тора иде. Аның күңеле киң, йөрәге тыңгысыз, нинди проблема күрсә, шуны чишәргә керешә, авылыбызда уздырыла торган чараларда да актив катнаша, матди ярдәм күрсәтә. Мәсәлән, 2009 елда “Халкым минем” фестивален уздыруга Мәдәният йортын төзекләндергәндә  урындыкларын алыштырырга, сәхнәне матур итеп бизәргә ярдәм итте. 2010 елда Бөтенроссия авыллары Сабан туен уздырганда да  бик зур ярдәм күрсәтте.  Янгыннан зыян күрүчеләргә, мохтаҗларга даи­­ми булышып тора”, — дип сөйләде миңа.

Дания ханымның үзе белән дә сөйләшергә насыйп булды.

- Мин кечкенәдән табиб булырга, кешеләрне дәваларга хыяллана идем. Ә иганәчелек юлыннан ничек китүемне белмим дә инде, ничек килеп чыккандыр.  Без бит барыбыз да социализм чоры балалары. Ул вакытта бизнесмен, иганәче дигән төшенчәләр юк иде. Безне дәүләткә, гаиләгә туг­рылыклы, файдалы булырга өйрәттеләр. Шул ук вакытта минем  халәтемә Рөстәмем дә зур йогынты ясагандыр, дип уйлыйм. Ул аралашучан һәм ярдәмчел, талантлы,  күпкырлы белем иясе иде. Татар халкының тарихын, әдәбиятын ярата һәм өйрәнә  иде.

Әле хәзер дә мин барлык эшләгән эшләремне башта аның бизмәненә салып карыйм.   Хуп­лар иде микән минем бу эшемне Рөстәмем, әгәр исән булса, дим. Без бик матур, бер-беребезне ихтирам итеп, яратышып яшәдек бит.

Нинди генә эшкә алынсам да, Аллаһыга тапшырып башлыйм, ярдәмчеләр дә табыла. Яхшы кешеләр дөньяда күп бит. Ярдәм итү, төзү-төзекләндерү эшләрендә бертуган энем Минәхсән — беренче киңәшчем.

Мин аерым кешеләргә түгел, күбрәк мәктәп-мә­чет­ләргә булышу урынлы, дип саныйм. Һәрхәлдә бу эштән кешеләр дә зыян түгел, файда гына күрә. Аннан соң, җәмгыятьне сә­ла­мәтләндерә торганрак эш­ләрне яратам.

Кызым Алия ике югары белем иясе — дизайнер һәм психолог. Мин аның уңышларына сөенеп бетә алмыйм. Күптән түгел генә кияүгә чыкты. Киявем дә акыллы, тырыш күренә.

Классташларым белән дә гел элемтәдә мин. Мәктәптә укыганда ук безнең классыбыз дуслык, татулык ягыннан  калганнардан нык аерылып тора иде. Әле дә шул дуслыкны югалтмаска тырышып, гел аралашып, бер-беребезне белешеп, хәбәрләшеп яшибез.

Туган авылым миңа шул кадәрле якын ки, мин аны гел сагынып яшим. Шуңа да еш кына кайтырга тырышам, чөнки туган җирем көч бирә миңа. Кайтам әле, кайтып булган чакта, әнием исән вакытта, туган йортта ямь барында. Тормышымнан бик канәгать. Бер үкенечем дә юк. Эшем уңышлы, әнием исән-сау, кызым белән бер дулкында, туганнарым, дусларым белән аралашып, ярдәмләшеп яшибез. Үземне бәхетле дип саныйм.

Хыялсыз кеше — канатсыз кош, диләр бит. Хыялларым күп минем. Мәсәлән, авылдашларым бер-берен аңларга тырышып, бер-беренә булышып, ихтирам итеп яшәсеннәр, авылыбызны күтәрергә һәркем, булдыра алганча, тырышсын иде. Менә шунда без көчле булыр идек, эшләребез дә җиңел барыр, сүзләребез дә үтемле булыр иде.

Әле күптән түгел Дания ханым Рөстәмнең туган авылы Мөнчәлидә клуб төзек­ләндерергә, күпер һәм өч урамга юл салырга акчалата яр­дәм күрсәткән. Шулай ук аның ярдәме белән Югары Ус­лон­дагы картлар йорты да төзек­ләндерелгән, заманча итеп җиһазландырылган.

Кылган изгелекләре өчен,  Дания ханым “Самара өлкәсе Похвистнево районының Мактаулы гражданины”, “Татарстан Республикасы Матаки административ округының Мактаулы гражданины” дигән дәрәҗәле исемнәргә лаек булган. Ә инде Татарстан Республикасының 2009 елның иң яхшы хәйриячесе бәйгесендә җиңеп, Минтимер Шәрип улы Шәймиев, ә 2011 һәм 2013 елларда Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кулыннан “Шәфкатьле һәм юмарт” атамалы дипломнар алуга ирешкән.

Бу турыда журналист  Гөлназ Якупова болай дип язган: “Дания ханым — тыйнак кеше, эшләгән эшләре турында күкрәк сугып, мактанып йөри торганнардан түгел, туган авылы өчен башкарган күп эшләре турында хәтта авылдашларының кайберләре белеп тә бетерми торгандыр. Халкыбызның «Яхшылык кыл да суга сал: халык белмәсә, балык белер» дигән гыйбарәсе — аның тормыш девизы. Аның туган халкына, авылдашларына күрсәткән иге­леген бүгенге тормышның га­дәттәге бизмәне белән үлчәп, күнегелгән бәһаләр белән бәяләп тә булмый торгандыр”.

Менә шундый изгелекле кеше инде ул Дания ханым Ту­лова. Аның керемнәренең күпме булуын белмим. Әмма тапкан малы бәрәкәтле булып, бөтен милли татар эшләренә, дин йортларына, мәктәпләргә, иҗтимагый оешмаларга, картлар йортларына, яшьләрне күтәрүгә, мохтаҗларга, ятим­нәргә һәм үз гаиләсенә, туганнарына да җитеп тора. Аның риясыз күңеленә барысы да сыя.

Авылымнан шундый шәхес үсеп чыгуына, булуына сөенәм, аның белән горурланам, үрнәк алырга тырышам.

София СӘЛИМОВА,

Гали авылы мәктәбе укытучысы.

Похвистнево районы.

«Бердәмлек»

Просмотров: 1451

Комментирование запрещено