«Turkvizion-2014»не 24 илдә 40 канал күрсәтәчәк / Германия, Иран и Москва дебютируют на «Turkvizion-2014» в Казани

Turkvision«Turkvizion-2014» («Төрквидение») II халыкара телевизион конкурсында беренче тапкыр Мәскәү, Германия һәм Иран катнаша. Ул 19-21 ноябрьдә «Татнефть-арена» сәхнәсендә узачак.  Мәскәү шәһәре фестивальдә мөстәкыйль төбәк буларак чыгыш ясый.

Казандагы фестивальгә 24 ил һәм Россия төбәкләреннән 300дән артык кунак чакырылган. Чараның мәртәбәле кунаклары арасында ТЮРКСОЙ Даими советының 32нче утырышына килгән ТЮРКСОЙ илләренең мәдәният министрлары да булачак.

Концертның төп оештыручысы һәм трансляторы -  «ТМВ TV» телеканалы (Төркия). «ТМВ TV» илләр һәм мәдәниятләрне алга этәрү өчен дәүләтара телевизион платформа ролен башкара. Канал 12 илдә 100 миллионнан артык тамашачыга трансляцияләнә. Аны «Intelsat», «Azersat» һәм «Turksat» спутниклары, «Телекарта», «Континент» һәм «D-Smart» спутник платформалары аша, Төркия, шулай ук БДБ һәм Балтыйк буе илләре чыбыклы челтәрләрендә, интернеттагы видеопорталларга карарга була.

Конкурсның ярымфиналы һәм финалы «ТМВ TV»  (Төркия) сигналын алу юлы белән 24 илдә 40 телеканалда трансляцияләнәчәк. Чараны якынча 300 миллион кеше тамаша кылыр дип көтелә. Быел «Төрки дөньяның алтын тавышы» исемен алу өчен Төркия, Казакъстан, Үзбәкстан, Татарстан, Тыва, Башкортстан, Төркмәнстан, Грузия, Молдова, Украина, Македония, Босния һәм Герцеговина, Кырым һәм башка илләр һәм төбәкләрдән 24 артист көч сынашачак. Вокалчыларны халыкара жюри бәяләячәк. Конкурсны үткәрү кагыйдәләре буенча, катнашучы һәр ил бер вәкилен җибәрәчәк.

16 ноябрьдә Казанга конкурста катнашучылар һәм кунаклар килә башлый. 17 ноябрь көнне «Гранд отель Казань» кунакханәсенең конференцияләр залында рәсми жирәбә салу процедурасы башлана.

Татарстан данын Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган җырчы Айдар Сөләйманов яклаячак. Ул төрле халыкара һәм Бөтенроссия вокал конкурсларында үз көчен сынап караган инде.

Конкурста җиңүче дөньяның 12 илендә 100 миллион тамашачысы булган халыкара «TMB» телеканалында ел буе үз клибын күрсәтү мөмкинлеген һәм акчалата бүләк алачак.

intertat.ru

* * *

Москва, Германия и Иран дебютируют на II международном телевизионном песенном конкурсе «Turkvizion-2014» («Тюрквидение»).

Напомним, масштабное мероприятие пройдет 19 и 21 ноября на сцене «Татнефть-арены». Интересно, что Москва выступит на фестивале как самостоятельный регион.

Всего на фестиваль в Казань приглашены более 300 гостей из 24 стран и регионов РФ. Почетными гостями мероприятия станут в том числе министры культуры стран ТЮРКСОЙ, прибывающие на 32-е заседание Постоянного совета ТЮРКСОЙ.

Правообладатель, главный организатор и транслятор концерта – телеканал «ТМВ TV» (Турция). «ТМВ TV» представляет собой межгосударственную телевизионную платформу для позиционирования стран и культур. Канал транслируется в 12 странах на более чем 100-миллионную аудиторию. Он вещает со спутников Intelsat, Azersat и Turksat, через спутниковые платформы «Телекарта», «Континент» и D-Smart; в кабельных сетях Турции, а также стран СНГ и Балтии; на видеопорталах в интернете.

Полуфинал и финал конкурса путем получения сигнала «ТМВ TV» (Турция) будет транслироваться примерно на 40 телеканалах в 24 странах. Совокупная аудитория мероприятия составит 300 млн. человек.

В этом году за звание «золотого голоса тюркского мира» поборются 24 артиста из Турции, Казахстана, Азербайджана, Кыргызстана, Узбекистана, Татарстана, Тывы, Башкортостана, Туркменистана, Грузии, Молдовы, Украины, Македонии, Боснии и Герцеговины, Крыма и других стран и регионов. Оценивать работу вокалистов будет международное жюри. Согласно правилам проведения конкурса, каждая страна-участница направит одного представителя в коллектив судей.

Уже 16 ноября Казань ожидает прибытия первых гостей и участников конкурса. 17 ноября в конференц-зале гостиницы «Гранд отель Казань» начнется официальная процедура жеребьевки.

Татарстан будет представлять выпускник Казанской государственной консерватории певец Айдар Сулейман. Он уже пробовал свои силы на различных международных и всероссийских вокальных конкурсах.

Победитель конкурса получит возможность годовой ротации своего клипа на международном телеканале «TMB» с аудиторией 100 млн. зрителей в 12 странах мира, а также денежное вознаграждение.

«Татар-информ»

Просмотров: 1249

Комментирование запрещено