Сагыш вә хәсрәткә манчылган язмыш 

Миля

Зәкирә әбием улы Шәрифҗан, кызы Нәфисә һәм оныгы Раушания белән.

«Бәхетле бул, кызым!»

Кечкенә чакта:

- Син кем кызы? — дип сорасалар, мин:

- Әбиемнеке, әниемнеке, әтиемнеке…, - дип тезеп китә идем.

Кечкенәдән үк әбием тәрбияләп үстергәнгә күрә, беренче булып аны әйткәнмендер инде.

Әйе, һәркемгә дә якыннары дөньяда иң яхшы, иң кадерле кешеләр! Минем өчен дә әбием бик тә кадерле шәхес. Аның тормыш юлы язгы ташкында гөрселдәп аккан бозлы елганы хәтерләтә. Ә битендәге тирән җыерчыклары, моңсу күзләре аның үз тормышында күпне күргәнен, күпне кичергәнен ишарәлиләр иде.

…Закирә әбием 1920 елның ямьле май аенда Ырынбур өлкәсенең искиткеч матур табигатьле Чаганлы авылында дүртенче бала булып дөньяга килә (мин үзем дә май аенда туганмын). Аның әтисе Галиулла балаларын кырыс шартларда тәрбияли. Ял белмичә, көне-төне тырышып эшләүче әти-әниләренә кече яшьтән үк булышып үскәнгә, алар урамга иптәшләре янына чыгар вакыт та тапмыйлар.

Манзуллиннар гаиләсендә эш, чыннан да, бик күп була. Хуҗаның аягы аксак булу сәбәпле, ул авыр эш башкара алмый, шуңа да уңыш җыйганда хәтта кешеләр ялларга туры килә. Ул вакытта Галиулла бабам сыман байларны «середняк» дип атаганнар.

Закирә әбигә җиде яшь тулганда әнисе Фатыйха бакыйлыкка күчә. Гатифә белән Гайшә апалары кияүгә чыгып, туган йорттан читкә киткәч, Хәлиулла абыйсы белән икәү генә калган әбиемә бик кыенга туры килә. Җитмәсә, әтиләре — Галиулла бабай да чирләп, урын өстендә ятарга мәҗбүр була.

Кыз бала әтисен ашата да, юындыра да, яныннан китмичә, аны карый. Ә хәрәкәтсез яткан әти кеше иң кече кызының интегүләрен күреп, күз яшьләре аша:

-          Күргән шушы нужаларың өчен бәхетле генә була күр инде, балам, - дип теләк тели. Озакламый ул сабыйларын калдырып, мәңгелеккә күчә.

“Авылда иң беренче булып минем балаларым пальто киде”

Әтисе кызының бәхетле булуын теләсә дә, аңа тормыш юлында бик күп кайгы кичерергә туры килә шул. Хәзер үз-үзләрен карарга мәҗбүр булган ятим балалар, ачка үлмәс өчен, иртәдән кичкә кадәр баш күтәрми эшләп, көн күрәләр.

Тиздән балигъ булган ике туганга шәхси тормышлары турында уйланырга да вакыт җитә. Хәлиулла абзый янына килеп йөрүче дусты Фатыйх аның чибәр, буй-сыны җиткән сеңелесенә гашыйк була һәм аңа тәкъдим ясый. Шулай итеп, әбием Ханбиковлар өенә килен булып төшә. Беренче уллары Әнвәр туа. Тик ул вакытта төрле авырулар бик күп булу сәбәпле, ниндидер чир эләк­тергән сабыйга якты дөньяда яшәргә насыйп булмый. Яшь ана бу югалтуны бик авыр кичерә. Әмма алда да аны әле яңадан-яңа хәсрәтләр көтеп тора.

…1941 ел җитә. Авылның башка ир-егетләре белән беррәттән Фатыйх бабам да сугышка китеп бара. Әмма озак та үтми, яраланып, контузия ала һәм кире авылга әйләнеп кайта. Ирен зарыгып көткән Закирә кием, ризык җитешмәгән авыр вакытка карамастан, бу минутларда үзен иң бәхетле кеше итеп хис итә.

Ниһаять,1943 елда кызлары Вәсилә (минем әнием) тугач, яшь гаилә шатланып туя алмый. Ике елдан соң Аллаһы Тәгалә аларга тагын бер бала бүләк итә. Ата-ана улларына Шәрифҗан дип исем кушалар. 1948 елда дөньяга килгән кызларын алар Нәфисә дип атыйлар.

Тормыш җайланды, гаилә тулыланды, дип сөенеп яшәгәндә генә язмыш әбиемә тагын бер кайгы әзерләп куйган була.

Сугыштан соңгы елларда авылда авыр тормышта терәк булырлык ир-атларга мохтаҗ хатын-кызлар арта. Җитмәсә, Фатыйх бабай бик чибәр, оста гармунчы. Шуңа күрә аны ошатып, күз салучылар да була. Нәфисә кызына ике яшь тулгач, бабай шундый хатын-кызларның берсе — Һәдия янына чыгып китә.

Ачлы-туклы елларда өч бала белән үзе генә калган Закирә әбиемә ул минутларда бигрәк тә кыен була. Тик нык холыклы, чыдам хатын үз-үзен кулга алырга тырыша. Хәзер өч бөртек баласы аның канат астында калды, аларны үстереп, кеше итәргә кирәк бит. Шундый чакта ничек инде тәкъдиреңә уфтанып, елап утырасың ди?!

Газиз сабыйлары хакына, усал язмышка бирешмичә, көнне төнгә ялгап эшли ул. Шуңа күрә дә аның балалары яшьтәшләре арасында иң яхшы киемнәрдән йөриләр, өчесе дә югары уку йортларында укып чыгалар. Әбиемнең:

- Авылда иң беренче булып минем балаларым пальто киде. Үзләрен башкалардан ким хис итмәсеннәр дип, аларны, вакытына күрә, иң яхшы киемнәргә киендерергә тырыштым, — дип сөйләгәннәре хәтеремдә.

Аның йөрәге хәсрәт утында янса да, кешеләргә сер бирмәскә тырыша ул. Урам буйлап, бабайның яңа хатынын янәшә арбага утыртып, узып баруын күргән саен җаны ничек телгәләнгәнен ул үзе генә белеп яши.

«Пьет да бьет…»

Бер авылның ике очында яшәүче көндәшләрнең нинди мөнәсәбәттә булулары билгеле. Алар бер-берсенә үч итәргә, ничек тә булса катырак «чеметергә» тырышалар. Шуңа күрә дә Һәдия апаның казы югалгач, ул:

- Бу Закирәнең эше, ул гына урлады, - дигән сүз чыгара.

Аның гаепләү сүзләрен әбиемә җиткерүчеләр дә табыла. Гаилә учагын җиме­реп, ирен тартып алган хатынның әле җитмәсә яла ягуына Закирә әбиемнең тәмам ачуы килә. Хәзер ул алдакчы хатынга ничек тә булса үч кайтарырга уйлый. Һәм беркөнне тыкрыкта очратып, көндәшенә суккалап ала. Моңа каршы тегесе Закирә әбиемне судка бирә.

Шундый гаделсезлеккә бөтен авыл халкы уфтана. Нәрсә уйлаганын туп-туры әйтеп бирүче әбиемә күршеләре суд алдыннан:

-   Закирә, берүк үз-үзеңне тыныч кына тот, әллә нинди сүзләр  әйтә  күрмә, -   дип киңәшләр биреп җибәрәләр. Ә Һәдия апа исә бу вакытта аны кыйнаганныкүрүче бер ир-ат авылдашын судка үзе яклы шаһит булып баруын кайгыртып йөри. Тик бригадир булып эшләүче бабам бу турыда ишеткәч, уз җитәкчелеге астында эшләүче теге кешене янына чакыра да:

- Әгәр Закирәгә каршы бер генә сүз әйтсәң, эшеңне югалтачаксың, - дип яный.

Балаларының әнисен жәлләгәнме, әллә хатынын ташлап чыгып киткәне өчен бераз вөҗдан газабы кичергәнме, анысы билгесез, тик шул чакта Фатыйх бабайның бу сүзләре Закирә әбиемә бик тә булыша.

Менә суд көне килеп җитә. Әбием иртән җыенып, район үзәгенә китә. Һәдия апа да суд аның файдасына карар чыгаруына шикләнмичә, залга ышанычлы адымнар белән килеп керә.

Хәкимнең:

- Дәгъвачыны кыйнадыгызмы? - дигән соравына әбием:

- Юк, бармак белән дә тимәдем, - дип гаебен танымый.

- Ә аның күгәргән урыннарын ничек аңлатыр идегез? - дип сорагач:

- Муж избил, каждый день пьет да бьет, пьет да бьет, - дип җавап кайтара урыс телендә бераз сөйләшә белүче әбием.

Шаһит мәгълүматлары бирер өчен чакырылган авылдашы да Закирә әбигә каршы бер сүз дә әйтмәгәч, суд гаепләнүчене җибәрергә карар кыла. Ә Һәдия апаны нәкъ әбием кыйнаганын аңлаган хәким залдан чыгып барганда:

- Что, Ханбикова, пьет да бьет, да? Больше не дерись, ладно, - дип көлеп, әбиемне иң башыннан кагып куя.

Инде суд барышында барысын да үзенең гаепсезлегендә ышандырырга тырышкан Закирә әби бу сүзләргә каршы:

- Ладно! - дип әйтеп куймасынмы.

Бу хәлгә күп еллар узгач, 1971 елда Фатыйх бабайның башына тегермән ташы бәрелеп, ул мәңгелек йортка китеп бара. Иренең рәнҗетүенә карамастан, әбиемә бу хәбәрне ишетүе бик авыр була.

Еллар уза бара. Кайсыбер үпкәләр да онытыла. Нинди генә кайгы-хәсрәтләр кичерсә дә, шаян Закирә әби зарланып утырырга яратмый. Ул һәрвакыт көлешеп, мәзәкле хәлләргә очрап яши. Шундый кызыклы вакыйгаларның берсе.

Баланлы алан маҗарасы

Бервакыт Хәлиулла абыйсының хатыны Галия һәм бер әтидән, әмма башка әнидән туган Шәмсулла абзыйсының хатыны Факия җиңгәчәйләре белән әбием урманга балан җыярга китәләр. Бераз йөргәннән соң, Факия җиңгәчәй алардан аерылып китә. Янәсе, үзе генә баланны күбрәк җыячак. Урман эчендә берүзләрен ташлап киткәне өчен әбием белән Галия җиңгәчәй аны кызык итәргә булалар. Өс киемнәрен салып, эчке күлмәктән генә калалар да, чәчләрен туздырып:

- Җиңгәчәй! Җиңгәчәй! Безне таладылар! - дип кычкыра-кычкыра Факия әби янына килеп чыгалар. Бу хәлне күргән хатын бер сүз дә эндәшмичә, балан салган капчыгын җилкәсенә сала да, ахирәтләрен калдырып, ашыга-ашыга урманнан сыпырта.

Озакламый Закирә әби белән Галия җиңгәчәй дә кайтыр юлга чыгалар һәм бер йөк машинасын туктатып, рәхәтләнеп утырып кайталар. Менә юлдан тиз-тиз атлаучы хатын-кыз күренә. Ул да кулын күтәрә. Факия җиңгәчәен таныган әбием аларны ташлап калдырганы өчен шаярып үч итү ниятеннән:

- Не останавливайтесь, эта женщина сумасшедшая! – дип, шоферга туктамаска куша.

Шулай итеп, машина Факия әби яныннан выжылдап узып китә. Анда утырган дус-туганнарын күреп калган Факия җиңгәчәй бераздан авыр йөк асып, җәяү кайтудан тыны бетеп, көчкә әбием янына кереп җитә дә:

- Ну, Закирә, мин моны сиңа кайтарырмын! - дип ачуланып чыгып китә.

Гомумән, әбинең маҗараларын искә төшерә башласаң, аларны күп язарга туры килер иде.

Туган туфракны ташлап китүдән дә авыр хис юк

Безнең әниебез чирләгәч, ялгызы өч баласын аякка бастырган әбием әле безне, үзенең өч оныгын да тәрбияләп үстерде. Аннан оныклырының балалары да каникул саен Закирә әбиләренә кайтып йөрделәр.

Гомере буе нужа күреп яшәгән әбиемне әле алда иң авыр, иң зур сынау көтеп торган икән. Картайган көннәрендә туган йортын сатып, читкә, кызы Нәфисәгә, күченеп китәргә мәҗбүр булды ул. Бу аның өчен көтелмәгән, җанны тетрәткеч хәбәр иде.

Шунда туып, шунда үсеп, шушында балаларын үстереп, гомер кичергән карчыкның туган авылын ташлап, мәңгелеккә читкә яшәргә киткәндә нинди хисләр кичергәнен күз алдына китерергә мөмкин.

Яраткан күршеләре Закирә әбине кочаклап, ачы күз яшьләре түктеләр. Шулай булмыйча, ничәмә еллар бергә яшәп, күрше генә түгел, туганнарга әйләнгәннәр бит инде алар!

Хәтта әби белән гомер иткән яраткан песие Мурка да үзенең хуҗасы белән аерылышуын сизгәндәй, аның янында “елый-елый” бөтерелде.

Авылының һәр ташы, җирнең һәр бөртек туфрагы, агачларының һәр яфрагы якын булган туган ягын ташлап китеп, биш катлы шәһәр йорты фатирына килеп яшәргә мәҗбүр булуы әбиемнең йөрәгенә генә түгел, зиһененә дә бик начар йогынты ясады. Тора-бара аның хәтере начарланды, ул инде хәтта балаларын да, үзе үстергән оныкларын да танымый башлады. Төрле вакыйгаларга, кичерешләргә бай, сикәлтәле юлдан үткән тормышының күп хатирәләре дә аның исеннән чыкты. Ул бары тик янына күрешергә килүче оныкларын кочаклап, аларга яшь чактагы такмакларын гына җырлый иде.

Җиргә ятып, үксеп-үксеп елыйсым килә

Мин Закирә әбиемнең үткен, тырыш, түземле булуына, гомере буе үз көченә генә ышанып, барысына да үзе ирешкәненә сокланып яшим. Ул яманмы, ях­шымы — дөресен туп-туры күзгә әйтеп бирә торган кеше иде. Тик бу сыйфаты өчен аңа үпкәләүче бер авылдашын да күргәнем булмады. Барысы да аны хөрмәт итеп, әле дә яхшы сүз белән, сагынып искә алалар.

2006 елда Закирә әбием мәңгелеккә күчте. Аны туган авылы Чаганлыга кайтарып җирләгәнгә мәрхүмнең рухы шатлангандыр инде… Шулай туган ягына әбиемнең үле гәүдәсе генә кайтырга язган булган икән.

Кадерле әби-бабаларыбызны, әти-әниләребезне нигезләреннән аермыйча, соңгы юлга үз йортларыннан озатырга насыйп булсын иде дә бит. Тик язмыш үзенекен итә шул.

Закирә әбием — минем өчен җир йөзендәге иң якын кешеләрнең берсе. Бәләкәй чактагы кебек мин әле дә аның җылы куенына сыенып, барлык тормыш мәшәкатьләрен, авырлыкларын онытыр идем. Аның акыллы киңәшләре, нурлы күзләре, хәтта безне ачуланулары да шундый сагындыра ки, вакыт-вакыт җиргә ятып, үксеп-үксеп елыйсым килә. Әбием гомерлеккә мине үстерүче икенче әнием булып күңелемә кереп урнашты.

Миләүшә  ГАЗИМОВА.

«Сәлам».

 

Просмотров: 2280

2 комментариев

  1. Расима Хамидуллина (Манзуллина) в пишет:

    Минем Закира апакаем. Балалары белан бэхэтле чаклары. Искиткеч зур истэлек!

  2. Замечательная милая, умная, прозорливая подруга моей бабушки и «бабушка» моего ДЕТСТВА. Друг и советчик!