Самарада иң гүзәл татар кызлары яши

Самара өлкәсе “Татар кызы-2014” конкурсы фи¬налистлары (сулдан уңга) Кадрия БИКБАЕВА, Айгөл ГАЛИЕВА һәм Алия ГАЛИУЛЛИНА.

Самара өлкәсе “Татар кызы-2014” конкурсы финалистлары (сулдан уңга) Кадрия БИКБАЕВА, Айгөл ГАЛИЕВА һәм Алия ГАЛИУЛЛИНА.

Бөтенроссия “Татар кызы-2014” матурлык фестивалендә катнашу өчен Самара өлкәсендә яшәүче татар кызларын сайлап алу кастинглары узачагы билгеле булгач, интернет челтәрендә кызу бәхәсләр башланды. Кемдер аның турында: “Бу бик кирәкле чара, татар кызларының матурлыгын күрергә тиешләр,” — дисә, икенчеләре: “Кәфер уены, татарны мыскыл итү”, — дип бәяләде.

Төрле фикерләргә карамастан, бәйгедә катнашырга те­ләк белдерүче туташлар байтак җыелды. Сайлап алу кас­тингларында кызларның чибәрлегенә генә түгел, ә та­лантына, иҗади сәләтенә, сәхнәдә үз-үзләрен тота белүенә өстенлек бирелде.  Нәтиҗәдә утыз өч чибәр арасыннан уникесе финалга үтте.  Бу туташлар 8 ноябрьдә А.С. Пушкин исемендәге Тимерьюлчылар Мәдәният йортында Самара өл­кәсенең “Татар кызы-2014” исемен яулау өчен көрәш баш­лады.

Самарада мондый чара беренче мәртәбә уздырылгангамы, чакыру билетлары күз ачып йомганчы таралып бетте. Чара башланырга әле бер сәгатьләр вакыт  булуга карамастан, фойеда халык мыж килә иде инде. Өлкәннәр сабыр гына көтеп торса,  яшьләр түземсезләнеп, әледән-әле сәгатькә күз салгалыйлар. Әнә Айгөл Галиеваны  куәтләргә килгән Камилә Карабатырова да бәйге башланганын дулкынланып көтә.

- Айгөл — чибәр, ачык кү­ңелле, рухи яктан бай кеше. Дустым бүген “Татар кызы-2014” исемен яулап, Мәскәүдә узачак бәй­гедә катнашырга лаек­лы, дип саныйм, — ди ул башкаларга күз ачарга да бир­мичә.

Жюрида утырган Флорида Локмановадан: “Кызла­ры­бызның Бө­тенроссия бәйге­сендә катнашып, приз­лы урыннар яуларга мөмкинлекләре бармы?” — дип сорамый бул­дыра алмадым.

- Иң элек өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүровка рәхмәт әйтәсе килә. Ул авырлыклардан, чы­гымнардан курыкмыйча шундый зур эшкә алынды һәм лаек­лы рәвештә  ахырына җиткерде.    

Ә кызларга кил­гәндә, алар барысы да чибәр, талант­лы, шун­дый матур итеп җыр­лыйлар, бииләр. Тик менә кайберләре татар телен генә кирәк дәрәҗәдә белми, аралашканда кыенлык­лар килеп чыккалый. Кызганычка, бәйгене оештыруга соңлабрак алындык. Вакыт күбрәк булса, бәлки, кызларыбыз татар телен бераз шомарткан булырлар иде. Шулай да, һәркайсы үзенчәлекле һәм “Татар кызы-2014” исеменә лаек. Барысына да чын кү­ңелдән уңышлар телим, — диде Флорида ханым.

Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин да чараны ачканда шундый ук теләктә калды. Аның: “Иң матур кызлар Самарада яши, диләр бит, ә Самараның татар кызлары — аеруча гүзәлләр”, — дигән сүзләрен тамашачылар алкышларга күмде.

Менә сәхнәгә төз басып, салмак атлап, ихлас елмаеп берсеннән-берсе чибәр кызлар чыктылар һәм үзләре белән таныштыра башладылар, чөнки бәйгенең беренче сынавы — визит карточкасы дип атала иде бит. Кайберәүләр, чынлап та, татар телендә өздереп үз-үзләрен тәкъдим итә алмадылар шул.

Икенче сынауда чибәр­кәйләргә уңган хуҗабикә булуларын исбатларга кирәк иде. Алар алдан ук татар халык ашларын пешереп кил­гәннәр. Кызганычка,  тәмле исләр аңкытып торган Гүзәл Алиеваның бәлешен, Кадрия Бикбаеваның пәрәмәчләрен, Алия Газизованың матур итеп бизәлгән чәкчәкләрен, Вәсимә Фардееваның кош телләрен тамашачыларга караш белән генә озатып, аларны авыз иткән жюри әгъзаларына көнләшеп карап торырга калды.

Менә туташларның иҗади сәләтләрен күр­сәтү вакыты да җитте. Күпчелегенең ба­лачактан музыкага, җыр-биюгә өйрәнеп үскәнлеге кү­ренеп тора. Лилия Сапукова, Кадрия Бикбаева, Руфия Ка­фия­туллова, мәктәп яшеннән милли бәйрәмнәребезне алып барырга өйрәнгән Эльвира Йосыпова сәхнәдә үзләрен бик иркен тоталар. Ә менә Әлмира Кәримова, Әлфия Мәүлүтова, Зөлфия Куҗиәхмәтова бераз каушадылар кебек. Шулай да һәр чыгыш алкышларга күмелеп, чын бәйрәм кебек кабул ителде. Афәрин, кызлар!

Чибәркәйләргә, аларның искиткеч чыгышларына сокланып, якыннарының, дусларының, тамашачыларның көчле алкышларына кушылып утырган арада бәйге ахырына якынлашканын сизми дә калганбыз. Казан җырчылары Мөнир Рахмаев, Алсу Әбелханова, Самараның “Яктылык” татар мәктәбенең “Йолдыз” бию театры коллективының җырлары, биюләре жюри әгъзаларының дулкынландыргыч киңәш вакытын бераз “кыскартты” сыман.

Ниһаять, бәйгене алып баручы Линар Абсаттаров һәм Римма Гыйбадуллина чибәркәйләрне һәм җюри әгъзаларын сәхнәгә чакырды. Конкурс нәтиҗәләрен игълан итү алдыннан сүз өлкә “Туган тел” татар оешмасы президенты Ильяс Шәкүровка бирелде.

- Бүгенге чарада Самара өлкәсендә әдәпле һәм әх­лаклы, эчтән дә, тыштан да гүзәл татар кызлары яшәвен, аларның “Татар кызы-2014” исеменә лаеклы булуын күр­сәтергә теләгән идек. Морадыбызга ирештек кебек. Мин бу чараны халкыбызның киләчәге өчен дә бик мөһим дип табам. Чөнки бүген сәхнәдә басып торучы гүзәлләребез киләчәктә гаиләләр корып, балалар табып, милләтебезне дәвам итәрләр, — диде Ильяс әфәнде һәм кызларны бәйгегә хәзерләгән “Мисс Россия” конкурсының региональ вәкиле, “Мисс Самара” конкурсы рәи­се һәм model63 агентлыгы җитәкчесе Рафаэль Давыдовка һәм чараның иганәчеләренә рәхмәтләрен җиткерде.

Конкурсны оештыручы Ильяс ШӘКҮРОВ һәм хәзерләүче Рафаэль ДАВЫДОВ.

Конкурсны оештыручы Ильяс ШӘКҮРОВ һәм хәзерләүче Рафаэль ДАВЫДОВ.

Бәйгедә катнашучы кызлар.

Бәйгедә катнашучы кызлар.

Татар эшкуарларына ярдәм итү өлкә ассоциациясе директоры Наил Мостафин, үз чиратында, “Татар кызы-2014” өлкә кон­курсын оештыручы Ильяс Гомәр улы Шәкүровка бүләк тапшырды.

Кызлар, аларның дус­лары һәм ата-аналар зарыгып көткән вакытны сузып, бүләкләүләр дәвам итте. Бәйгедә катнашкан кызларга “Ювелюкс” ювелир кибетләре челтәре, “IRENMICHEL” мода бутигы һәм “MaryKay” косметика компаниясе сертификатлары һәм дипломнары, ига­нәчеләрнең бү­ләкләре һәм серти­фикат­лары тапшырылды. Жюри әгъзалары да Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Менә ул, көтелгән мизгел! Тантаналы рәвештә “Татар кызы-2014” бәйгесенең җиңү­челәрен игълан итә башладылар. Анда да интриганы саклап, башта “Самар татарлары” интернет-сайтында тавыш бирү нәтиҗәләрен аның  редакторы Римма Нуретдинова игълан итте.  “Халык күңелен яулаган кыз” номинациясендә меңгә якын тавыш җыйган  Эльвира Йосыпова исеме аталды.

Өченче урын, ягъни икенче вице-мисс исеменә “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең биючесе Кадрия Бикбаева, беренче вице-мисс исеменә Шенталы рай­оны, Денис авылы кызы Алия Галиуллина лаек булдылар. Буй-сыны, сәхнәдә тотышы, саф татар телендә сөйләшүе белән жюри әгъзаларын үзенә гашыйк иткән Айгөл Галиева лаеклы рәвештә Самара өлкәсенең “Татар кызы-2014” дип аталды. Аларның һәркайсына “Алтын инә” ательесы хуҗабикәсе Гөлнара Насыйрова таҗ кебек чигелгән калфак­лар кидерде, ә «ИПОЗЕМбанк» исеменнән Ильяс Шәкүров акчалата бүләк тапшырды. Беренче урын өчен Айгөл туташка “Ювелюкс” ювелир кибетенең кыйммәтле муенсасы һәм “IREN MICHEL” бутигының киемнәр коллек­ция­сенә сертификат тапшырылды.

Бәйге шулкадәр зәвыклы итеп, югары дәрәҗәдә оештырылган иде ки,  һәркем тамашадан ләззәт алып утыргандыр, дип уйлыйм. Мондый конкурсларны оештыруда зур тәҗрибә туплаган Рафаэль Давыдов: “Минемчә, бүгенге чара Мәскәүдә узачак “Татар кызы-2014” бәйгесе дәрәҗәсендә узгандыр”, — дип әйтте. Бу, әлбәттә, оештыручыларга югара бәя бирү иде.

Шушы көннәрдә “Мәскәү комиссиясе фото- һәм ви­део­­­репортажлар буенча I Бө­тенроссия “Татар кызы” матурлык бәйгесендә катнашу өчен Самара өлкәсеннән Айгөл Галиеваны сайлап алды,” – дигән хәбәр килеп иреште. Без шундук Айгөл туташ белән элемтәгә кереп, берничә сорау бирдек.

- Айгөл, бәйгегә хәзерләнү өчен бер ай буе Мәскәүдә яшәргә, конкурска әзерләнергә кирәк икән.  Уку ягыннан проблемалар булмасмы?

- Мин Самараның федераль җәза бирү хезмәтенең юридик институтында (СЮИ ФСИН) укыйм. Әлбәттә, лек­цияләрне калдырырга ярамый, безнең укытучылар бик таләпчән. Шулай да, уку йорты җитәкчелеге Бөтенроссия бәйгесендә катнашуыма каршы килмәс, дип уйлыйм.

- Өстеңә төшкән җа­ваплылык каушатмыймы?

- Бераз бар. Шулай да, үз-үземне кулга алып, матур костюмнар, яңа номерлар әзерләргә тотынырга вакыт. Бөтенроссия бәйгесендә дә Самара өлкәсенең лаеклы вәкиле булырга тырышырмын, — диде ул.

Без Айгөлгә чын күңелдән уңышлар һәм җиңү яулап кайтуын теләп калабыз.

 Алия АРСЛАНОВА.

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.

«Бердәмлек».

КОНТЕКСТ:

Самарскую область в финале Всероссийского фестиваля красоты «ТАТАР КЫЗЫ-2014» будет представлять Айгуль Галиева / Айгөл Гәлиева “Татар кызы-2014” матурлык бәйгесендә Самар төбәгенең данын яклаячак

* * *

ФОТООТЧЕТ: в Самарской области завершился конкурс «Татар кызы-2014»

* * *

“Татар кызы-2014” бәйгесе «Бердәмлек» газетасы фотохәбәрчесе Хәмзә МОРТАЗИН күзлегеннән (2нче ФОТОРЕПОРТАЖ)

 

Просмотров: 1895

Комментирование запрещено