Тәгәрәп китте сумнарым… / Пять товаров, которые сильнее всего подорожают из-за упавшего курса рубля

1392041329Соңгы ике атнаның төп яңалыгы – сум бәясенең кинәт кимеүе. 1 доллар – 48, ә евро 59 сумга җитте. Халык пошаманда. Борчылмаслык та түгел. Рубльнең бу кадәр түбән тәгәрәгәне булмады. 2008 елгы кризис вакытында да доллар 36 сумнан артмады. Моңа өстәп нефть бәясе дә төшә. Нефть белән газ исәбенә яшәгән Россия өчен бу – бер дә күңелле хәл түгел. Нишләргә соң? Дөресен генә әйткәндә, нәрсә буласын төгәл итеп фаразлый алучы да юк. 

Долларның безнең белән усал шаяруының төрле сәбәп­ләре бар. Авыр вәзгыять Украинадагы сугыш белән дә бәйле, Кы­рымның Россиягә кушылуы да эзсез үтә алмый. Ничек диләр әле, барысы өчен дә түләргә ки­рәкме? Ә хөкүмәт долларның кинәт артуын банкларның ас­тыр­тын эшләре белән аңла­тырга тырыша. Россия Президенты Вла­димир Путин да бу хәлләргә карата үз фикерен әйтте. “Валюталар сикерешендә спекуляция күзә­телә. Бу тиздән туктаячак. Спе­кулянтларга карата РФ Үзәк Банкы чаралар күрә­чәк. Валюта базарында күзәтел­гән хәлләр бер­­ничек тә икътисадый сәбәп­ләр, факторларга бәй­ле түгел. Барысы да тотрыкланачак”, – диде ул. Банкларның валюта белән әвеш-тәвеш китереп уйнавын, банк системасын тәртипкә салырга ки­рәкләген дә әйтте Президент. Нәтиҗә нинди соң? Дө­рес, доллар котырып үсүеннән тук­тады әлегә, әмма очсызлан­ма­ды. Ә тормыш бит без телә­гәнчә генә бармый, яшәеш долларга бәйле. Барысы да үзебездә җи­теш­­те­релгән булса һәм без алардан көндәлек тормышта фай­далан­сак, бер хәл. Әмма сатып алынган товарлар­ның күп­челе­ге чит илнеке бит. Путинның сүз­ләрен Медведев та кабатлый, ул да оятсыз спекулянтлар гаеп­ле диде. РФнең экс-икътисад министры Алексей Кудрин хәзерге авыр хәлдә калуда хөкүмәтне һәм шәх­сән Дмитрий Медведевны тән­кыйтьли, алар илне алга алып барырга сәләтле түгел дигән фи­кердә.

Икътисад фәннәре докторы Ва­дим Хоменко “ВТ”га сумның ки­нәт тәгәрәвенең сәбәпләрен дөнья­да барган сәяси вәзгыять белән аңлата, һәм ул Россия ва­лютасының барыбер тотрыклы булачагына ышана, “паника”га бирел­мәскә чакыра. “Сер түгел, әлеге авыр вәзгыять Украинада барган хәлләр аркасында, Россиягә карата икътисадый санкцияләргә бәйле. Бу вакыйгалар бездәге икътисадка йогынты ясамый кала алмый. Әлбәттә, җәмгыятьтә киеренкелек арта, ә бу кемгәдер бик кулай, мондый очракта спекулянтлар вакытны оста куллана. “Паника” бар инде ул, кешеләр дә борчыла. Махсус оештыралар дип әйтә алмыйм. Табигый килеп чыга ул, – дип фикер йөртә белгеч. – Нефтькә бәянең  тү­бәнәюе дә зур роль уйный. Монда ап-ачык сәясәт уены ярылып ята. Чит илләрнең, җир маеның бер барреле 60 доллар булса да, безнең дәүләт икътисадына куркыныч түгел, дип мәгълүмат таратуы Россиягә ишарә, басым ясау. Минем уемча, сум тотрыкланачак. Әмма фаразлау авыр, ничек булыр, берсе дә белми. Монда икътисад түгел, ә сәясәт үз сүзен әйтә”.

Хоменко, булган акчага доллар сатып алу дөрес түгел, ди. Азык-төлеккә бәяләр үсә, ә менә техника, күчемсез милек өлкә­сендә әле­гә тотрыклы бәяләр күзә­телә. Эксперт фикеренчә, иң кулае күчем­сез милек яки җир алу. “Артык керем китермәячәк, әмма, ичмасам, акча югалмас. Белем алуга акча тоту да иң кулае. Кризис вакытында бу иң ышанычлысы. Төр­ле валюталарны сатып алу иң дөресе инде. Бүлеп тоту хәер­лерәк. Банк­ларда саклау да дө­ресрәк, кирәк чакта аннан алып була бит, чөнки алай-болай хәлләр булса, резерв фондлары бар, иминият системасы эшли. Ә акчаны кулда тотсаң, тизрәк яначак”, – ди Хоменко.

Сүз дә юк, күчемсез милек сатып алу – иң ышанычлысы. Байлар яндагы акчасын саклап калу чарасын алдан ук күргәндер анысы. Кемдер булган акчасын эшкә сала, кемдер милек сатып ала. Бу илдә күчемсез милеккә салган акча гына югалмый кебек. Шуңа күрә бу юлны сайласагыз – оттырмассыз. Белгечләр әнә шундый киңәш бирә. Ә менә “кара” көн­нәргә 100-200 мең сум акча туп­лаганнарга нишләргә? Авыл җи­рендә, акча яна икән, ичмасам, телевизор сатып алып куярга кирәк, дип сөйләнәләр. Азык-төлеккә кытлык булу куркынычы да юк түгел. Әнә карабодай юкка чыга икән дигән бер сүз чыкты, аның бер килосын 60 сумга сата башладылар. Азык-төлекнең запасы булырга тиеш, әмма ризык бетә дип булган акчаны шуңа тотасымы? Нишләргә? Әбиләр, Хаҗга бар­саң, хәерлерәк, ди. Артык акча юк инде ул, әмма бераз гына  бар икән, ремонт ясау, өйгә җиһазлар алу да комачауламый. Һәрхәлдә, белгечләр акча тупларга кирәкми дигән фикердә. Тик берсе дә бернинди дә төгәл киңәш бирә алмый. Шуңа безнең халык арасында, авырлык килсә, “хәерлесе!” дип әйтә.

Инде тагын да хәерлерәк булсын дисәгез, бурычка акча, кредит алмаска тырышыгыз. Кай­берәү­ләр, “сум очсызланса, кредит та тизрәк түләнеп бетәчәк” дип тынычландыра. Тик анысы өчен дә акча кирәк бит әле. Шуңа күрә аякны юрганга карап сузудан да хә­ерлесе юк инде.

Дөрес, доллар безгә “нипачум” дип уйлаучылар да бар. Үзебез җитештерәбез, үзебез ашый­быз, киресенчә, читтән кер­гән товарларны сатып алмасак, икътисадыбыз да, Россия валютасы да күтәреләчәк, дип бу вәз­гыятьне файдага боручылар да бар. Россия АКШ долларына түгел, ә Кытай акчасы белән эш итәчәк дип өмет­ләнүчеләр бар. Галим Рафаэль Хәкимов, бүген берничек тә изоляциядә яшәп булмый, без бер-беребезгә бәйле, дип әйтә.

“Кытай валютасын куллануга каршы түгелмен, әмма ул да бит долларга бәйле. Евро, ярый, мөс­тәкыйль, әмма ул да долларга карап үз хәлен чамалый. Бүгенге заман шундый: без барыбыз да бер-беребезгә нык бәйле, – ди ул. – Чынында хәлләр авыррак. Авыл ху­җалыгы әле тотрыклы дип саныйк. Әмма бу берничә айга гына бит. Ә яз көне нишләрбез? Орлыкны чит илдән сатып алу бар, техника, җиһазлары, аларга хез­мәт күрсәтү – барысы да чит илнеке. Фермерлар ашламаның да чит илнекен куллана, чөнки үзебездә юк. Ярый, берничә ай бәяләр артык күтә­релмәс тә, әмма инфляцияне беркая да куеп булмый. Бар җирдә дә кыйммәтләнгәндә, без­нең җи­тештерүчеләр иске арзан бәягә сатып ятар дип уйлыйсызмы? Азык-төлек товарларына инфляция 10-15 процент булырга мөм­кин”. Кыскасы, һаман да шул сүз: хәерлесе!

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА.

“Ватаным Татарстан”.

* * *

«КП» выяснила у торговцев, на что в ближайшее время могут вырасти цены

1. Овощи и фрукты

Огурцы за октябрь, по данным Росстата, уже стали дороже в 1,4 раза, помидоры — в 1,3 раза. И, по прогнозам, будут дорожать дальше. На падение рубля здесь наложилось и наше эмбарго на продуктовый импорт из Европы — львиная доля овощей поступала оттуда, сетям надо искать новых поставщиков. Вырастут в цене, хотя и не так сильно, картошка и лук.

Яблоки — главная статья нашего фруктового импорта — к Новому году, как считают ритейлеры, подорожают еще на 1,5-2 рубля за кг. Могло, впрочем, быть и хуже, но сильно увеличились поставки — аж в четыре раза — достаточно дешевых яблок из Турции. Плюс свой яблочный урожай в этом году неплохой, в октябре цены на яблоки кое-где даже снижались, но ближе к зиме они все-таки пойдут в рост.

Эксперты, впрочем, поясняют, что падение курса рубля вовсе не обязательно вызывает пропорциональный рост цен. Там, где сильна конкуренция, торговцы живо умудряются найти товар по более приемлемым для покупателям ценам. Например, лимоны, которые в России преимущественно привозные, в октябре подешевели аж на треть — резко увеличились поставки из Турции, где созрел хороший урожай цитрусовых.

2. Цифровая техника

Тут деваться некуда — подорожает техника, которая в России не производится и не собирается: планшеты, смартфоны, ноутбуки, фотоаппараты, видеокамеры. Как поясняют в Ассоциации торговых компаний и товаропроизводителей электробытовой и компьютерной техники, это товары, где и сборка, и комплектующие — 100 % импорт.

Правда, произойдет это не прямо сейчас — пока на складах в основном лежит товар, приобретенный еще по более приемлемым курсам доллара и евро. Задирать же цены впрок на цифровую технику нет смысла — модельный ряд быстро обновляется и дешевеет сам собой. Вот новые модели 2015 года на полках появятся уже по скорректированным на курсы валют ценам. Правда, у потребителя, которому не обязательно нужен самый-самый новый и крутой смартфон, останется возможность и в январе-феврале купить «устаревшую» модель 2014 года по прежней цене, а возможно, и со скидкой.

3. Алкоголь

Как объясняет Вадим Дробиз, руководитель Центра исследований федерального и региональных рынков алкоголя, из импортного сырья делается примерно половина производимого в России вина, половина шампанских и игристых вин, половина коньяка. Это не считая чисто привозных напитков.

В итоге подорожание может коснуться примерно 60% продукции на рынке коньяка, вина, шампанских и игристых вин.

4. Автомобили

Цены на автомобили в России уже до конца года из-за слабеющего рубля могут повыситься где-то в среднем на 10%. Большинство «ходовых» иномарок собирается на нашей территории, но ряд важнейших узлов и комплектующих все равно поставляются из-за рубежа.

5. Стройматериалы, товары для дома

Пока крупнейшие сети типа ИКЕА и Леруа Мерлен стараются цены не повышать. Но если тенденция к удешевлению рубля сохранится, цены на привозные стройматериалы, конечно, прежними не останутся.

На стройрынках рассказывают, что зимой спрос на строительные материалы и товары для ремонта падает — не сезон. Поэтому до Нового года повышения цен не будет, поскольку все в основном торгуют остатками. А вот где-то в феврале, если вдруг рубль резко не подорожает, надо ждать уже новых, куда более высоких цен.

С товарами для дома — ситуация несколько иная. Всякие домашние «украшательства» пользуются популярностью в качестве подарка на Новый год. Так что под разговоры о подорожании импорта цены на такие вещи продавцы почти наверняка задерут, независимо от того, когда они были закуплены.

kp.ru

Просмотров: 1456

2 комментариев

  1. Халык Яна елга хэтле туздырып бетерде барлы-юклы акчасын.
    Эле бер сайтта кургэн идем, Некоторые граждане России встретят Новый год ,как Шпак из «Иван Вас-ич меняет профессию», — три магнитафона, три куртки замшевых, три фотапппарата заграничных, дигэн колкеле язманы)))

  2. Бензин… Гречка 75 рублей на рынке