Ринат Рәхмәтуллинның җылы концерты (ФОТОРЕПОРТАЖ)

1-DSC_0466

Үткән шимбә кичендә Самарның Киров мәйданында урнашкан Мәдәният йортында автор-башкаручы һәм композитор Ринат Рәхмәтуллинның концерты булды. Аның белән бергә махсус кунак булып Иркә дә килгән иде.

Әлеге җырчының концертына беренче тапкыр баруым иде бу. Шулай да, иҗаты белән бөтенләй таныш түгелмен, дип әйтә алмыйм. «Чакыр гына мине», “Тукта, яңгыр”, «Узды ничә еллар, акты күпме сулар» кебек популяр хитлары үтүктән генә ишетелми бит хәзер.

“Кара әле, бу җырчыны мин генә белмим икән. Ә Самарада аның иҗатын сөючеләр шактый, ләбаса», – дип уйлап куйдым халык белән тула баручы залга күз ташлап. Янымда утырганнар белән сөйләшә торгач, шунысы аңлашылды: аны төрле кеше төрлечә кабул итә икән, кайберәүләр үлеп ярата, икенчеләре аңлап бетерми.

Буа театрында артист булып хезмәт иткән егет элек спектакльләрдә кирәк булганда гына җырлаган. Ә халык аларны яратып кабул итә башлагач, пьесадан соң да берничә җыр булса да җырлавын сорала башлаганнар. Тора-бара Ринат туйларда, төрле мәҗлесләрдә чыгышлар ясаган һәм шулай “Солянка” программаларына барып кергән. Ә үткән елда инде “Татар җыры” фестиваленең «Иң популяр автор-башкаручы» номинациясендә җиңү яулаган. 

Ринат Рәхмәтуллинны самарлылар алкышлар белән каршы алдылар. Берничә җырдан соң ук чәчәк бәйләмнәре тотып сәхнәгә менүче апалар, балалар күренде. Кайберәүләр артистның колагына теләкләрен әйтеп төштеләр. Ә артист бөтен үтенечләрне дә үтәргә, кечкенә тамашачылар белән элемтә дә урнаштырырга, бергәләп җырларга да өлгерде.

1-DSC_0511

Артист кечкенә тамашачы белән бергәләп «Чакыр гына мине» җырын башкарганда.

1-DSC_04811-DSC_0488 1-DSC_0499 1-DSC_0521 1-DSC_0530 1-DSC_0535 1-DSC_0539

Бу концертның махсус кунагы булып килгән Иркәне халык башта танымый торды. Элек сәхнәгә ярымшәрә килеш чыгучы җырчы бу юлы бик килешле озын күлмәк киеп килгән.
- Ике бала тапканнан соң имиджымны берсәк алыштырдым әле. Кендек сикертеп йөрүемне күп сүләделәр инде, булгандыр, хәзер мин үзгә. Ошыйммы соң? — дип сорады ул чын мишәрчә иттереп. Халык кул чабып хуплавын белдерде. 

1-DSC_0471 1-DSC_0473

Үтә дәртле мишәр кызы үзенең шундый ук дәртле җырлары белән залны тагын да җанландырып җибәрде. Тамашачылар арасында «Браво!» дип кычкыручылар, сызгыручылар да табылды. Февральгә билгеләнгән гастрольләренә халык ишелеп килер, мөгаен, бик яратып кабул итте бүген.

Җыр-моң арасында Ринат Акбиров исемле бер егет үзенең тозсыз мәзәкләре белән халыкны көлдерергә маташты. Ләкин залдан җавап әллә-ни ишетелмәде. Чөнки ул сайлаган мәзәкләр тупасрак һәм күп тапкырлар кабатланган булып, кызык тоелмады. Шушы булмаса, концерт югарырак дәрәҗәгә күтәрелер иде кебек.

1-DSC_05461-DSC_0552

Гомумән, тамаша әллә нинди тирән тәэсирләр калдырды, дип әйтеп булмый. Шулай да, Ринат Рәхмәтуллин тәкъдим иткән программаны халык яратып кабул итте. Чөнки ул үзен сәхнәдә бик гади тота, тамашачы белән үз итеп сөйләшә белә, халык яраткан гади һәм дәртле җырлар җырлый. Өч сәгатьтән дә озаккарак сузылган концерт гаилә бәйрәмедәй җылы һәм дустанә атмосферада үтте.

Римма НУРЕТДИНОВА.

samtatnews.ru

Просмотров: 1551

Комментирование запрещено