Рустам Минниханов прибыл в Индию для участия в татарстано-индийском деловом форуме / Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән — Һиндстанда

India1Президент РТ Рустам Минниханов прибыл в Индию. В течение двух дней он проведет несколько встреч с представителями индийских министерств.

В частности, в столице Индии Дели он встретится с министром повышения квалификации, предпринимательства, по парламентским делам Индии Радживом Пратапом Руди, с председателем совета правления компании «Тауко» Даадом Мухаммадом Шарабом, а также с сотрудниками министерства химической промышленности и удобрений Индии, министерства нефти и природного газа Индии и др.

Также Минниханов примет участие в работе татарстано-индийского делового форума, организованного конфедерацией промышленников Индии, сообщает пресс-служба президента РТ.

Во второй половине дня запланированы встречи с государственным министром торговли и промышленности Индии Нирмалой Ситхараман, с министром иностранных дел Индии Сушмой Сваражд.

* * *

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Һиндстан Республикасына эш сәфәре белән барды. Биредә Рөстәм Миңнеханов кайбер министрлыкларның дәүләт түрәләре, шулай ук Һиндстан эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашачак.

Бүген шушы ил башкаласы Дәһлидә Татарстан Президентының Һиндстанның квалификация күтәрү, эшмәкәрлек, парламент эшләре буенча дәүләт министры Раджив Пратап Руди, «Тауко» компаниясе идарәсе советы рәисе Даад Мөхәммәд Шараб ханым, Һиндстан Химия сәнәгате һәм ашламалар министрлыгы, Һиндстан Нефть һәм табигый газ министрлыгы вәкилләре һәм башкалар белән очрашулары көтелә.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары Һиндстан сәнәгатьчеләре конфедерациясе тарафыннан оештырылган Татарстан-Һиндстан эшлекле форумында катнашачак.

Көннең икенче яртысында Һиндстан сәүдә һәм сәнәгать дәүләт министры Нирмала Ситхараман ханым, Һиндстан тышкы эшләр министры, сәүдә-икътисад, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча Россия-Һиндстан хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Сушма Сваражд ханым белән очрашу планлаштырыла.

Иртәгә, 19 ноябрьдә, Рөстәм Миңнехановның эш сәфәре Мумбаи шәһәрендә дәвам итәчәк: эре Һиндстан компанияләре һәм күп профильле холдинглар җитәкчелеге вәкилләре белән очрашулар уздырылачак.

Белешмә өчен.

Татарстан Республикасы Һиндстан партнерлары белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә. 2013 ел йомгаклары буенча Татарстан-Һиндстан товар әйләнеше, 2012 ел белән чагыштырганда, ике мәртәбәгә арткан.

Татарстан Һиндстанга вертолетлар, «КАМАЗ» йөк машиналары, нефть химиясе продукциясе, каучук, механик һәм электр җайланмалары, металл һәм агач эшләнмәләр һәм башка продукция китерә.

Татарстан Республикасы базарында Һиндстаннан чәй, кофе, тәмләткечләр, текстиль, фармацевтика продукциясе һәм башкалар бар.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Просмотров: 1192

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>