Ташка уелган мәчет тарихы

загруженноеМашинага утырып, кайда гына барсам да, татар авыллары игътибарымны җәлеп итә. Әгәр кояш нурларында ялтырап торучы көмеш айлы мәчет манарасы балкып күренсә:  “Әлһәмдөлилләһи шөкер! Ди­мәк, монда да мөселман дин кардәшләребез яши икән”, — дип, эчемнән генә сөенеп куям.

Бу юлы Камышлы районындагы Яңа Усман авылына юл тотам. Аның ике мәчете дә мине моңлы азан тавышы белән каршы алды. Җомга намазы вакытына туры килгәнмен икән.  Халык таралгач кына Тарихи мәчет имамы Нурислам Гариф улы САФУАНОВ белән сөйләшеп алырга насыйп булды.

- Бу мәчетнең беренче ни­гез ташы 1879 елда салынган булган. Безнең ата-бабаларыбыз урман ташып, өмә ясап, мәчет бурасын бураганнар, — дип башлады хәзрәт. — Көч-куәте булган бер генә ир-егет тә бу эштә катнашмый калмаган, әлбәттә. Һәркем хәләл акчасын, булган көчен дин эшенә жәлләмәгән. Ә мәчетнең беренче имамы Нуретдин Сөбханкулов бу эшне башлап йөрүчеләрдән булган.

Шушы мәчет халыкка бер гасырдан артык хезмәт иткәч, бөтенләй искереп, бер якка янтая башлагач, яхшы кешеләр дә килеп чыкты. Авылдашыбыз Тәлгать Зариповның уллары Илдар, Раил, Рамил һәм Илгиз мәчетнең подвал өлешен төзекләндереп, күтәртеп куй­дылар, капиталь ремонт эшләрен башлап җибәрделәр. Менә шулай, бер җәй эчендә ул ике катлы менә дигән яңа бинага әверелде. Хәзер аның беренче катында тәһарәтнамә, киенү-чишенү, газ белән ягу бүлмәләре, никах, авыз ачу кебек мәҗлесләр үткәрү өчен ашханә бар. Ә икенче катта имам бүлмәсе, компьютерлар кабинеты, хатын-кызларның һәм ир-атларның намаз уку урыннары, ял итү бүлмәләре ясалган. Җылы бәдрәф, кайнар су, канализация картларга бик яхшы инде. Шуны да әйтергә кирәк: Илгиз Зарипов — мәхәллә рәисе, ә Минсәгыйть Фәрхетдинов мәзин вазифаларын башкаралар. Зариповларга изге хезмәтләре өчен Аллаһының рәхмәтләре яусын!

Тарихи мәчетебезгә җомга намазына утызлап кеше җыела. Ураза, Корбан гаетләрендә чит җирләрдә яшәүче авылдашларыбыз кайтып, хәер биреп, намаз укып, якыннарына зиярәт кылып китәләр. Никах уку, яңа туган сабыйларга исем кушу, мәетләрне шәригать кануннары буенча җирләү эшләре дә безнең өстә. Авыл халкы төрле дини мәҗлесләр дә үткәреп тора, анда барып, халык белән аралашу, дин юлына өндәү — имамның төп бурычы.

Ә икенче мәчет бинасын җирле эшмәкәр Җәгъфәр Минһаҗев төзекләндерде һәм мәдрәсә төзеп, аңа  әтисе хөрмәтенә  “Галләм” дип исем кушты. Биредә күп еллар инде мөгаллим Ринат Кәлимуллин шәкертләргә дин сабагын укыта. Аның шушы тырышлыгы белән мәчетләребезгә яшьләр дә йөри. Хатын-кызлар, яшүсмерләр һәм нәни балалар  мәдрәсәдә белем алып, намазга басалар, төрле догалар өйрәнәләр, гарәп графикасын үзләштерәләр. Җәгъфәр Минһаҗевка мәдрәсәне төзегән өчен, ә Ринат Кәлимуллинга мөгаллимлек кылган өчен Аллаһының зур рәхмәте яусын! — дип авылдагы дин торышы турында сөйләде Нурислам хәзрәт.

Саубуллашып, мәчеттән чы­гып бара идем, “Бирим дигән колына”… дигәндәй, каршыма Тәзкирә Еремееева килеп чыкты. Ул да Яңа Усман мә­чет­ләре турында күп белә икән:

- Элек безнең авылда барлыгы дүрт мәчет булган. Тарихи мәчетнең манарасын. минем бабам, әтиемнең әтисе Әхмәтвәли бабай ясаган, дип сөйлиләр гаиләдә.  Мәчет мөнбәренә эленгән мәгълүмат тактасын читтә яшәүче бер авылдашыбыз алып киткән, шуңа күрә кайчан салынуын төгәл әйтүе кыен. Ә архив мәгълүматларына караганда, мәчет 1879 елда салынган, дип язылган кәгазь табылган. Шул чорда авылыбызда мәдрәсә дә булган. Минем әтием Мө­хәммәтвәли мәдрәсәдә белем алган. Ә Тарихи мәчетне төзү эшләре белән җитәкчелек иткән Нуретдин хәзрәт Сөбханкулов, Самаркандта укып кайтканнан соң, ишан дәрәҗәсенә күтә­­релгән.

загруженное

Нурислам хәзрәт әйт­мешли, тарих — бик нечкә әйбер бит ул. Аның дөреслеген бары тик Аллаһы Тәгалә генә белә. Иң мөһиме шул — бу авылда ислам динен тотучы, авыл тарихын, ата-бабаларыбыз мирасын кадерләп саклаучы кешеләр яши. Бакча  эчендә утырган мәчет бинасы янындагы зур ташка 135 ел дәверендә биредә имамлык иткән унбер хәзрәтнең дә исемнәре уелып язылган. Шушы исемлек кенә дә яңаусманлыларның тарих белән бергә атлаулары күрсәткече түгелмени?

Нурсинә Хәкимова.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1531

Один комментарий

  1. спасибо тем, кто увековечил наших предков. С уважением, Гимаева Расима Ибрагимовна (внучка)