“Turkvisyon-2014”нең ярымфиналы Казанны шаулатты / Айдар Сулейманов из Татарстана прошел в финал конкурса «Turkvizyon-2014»

d9eee89d6c8a7e8bc2f71e90bb800935_LКичә II телевизион “Turkvisyon-2014” фестиваленең ярымфиналы булды.
 
Башланыр алдыннан Intertat.ru хәбәрчесе сәхнә артына кереп, катнашучыларның уй-фикерләре белән танышты.

 “СМС түгел, жюри бәяләве дөрес”
 
Конкурста Кырымны тәкъдим иткән Дарина Синичкина исә: “Нәтиҗәләр нинди булуына карамастан, хис-тойгылар шәптән булачак. “Turkvisyon-2014” югары дәрәҗәдә оештырылган. Безгә, конкурсантларга, иң мөһиме: үз өлкәңне лаеклы дәрәҗәдә күрсәтү. Беренче чиратта, без үз халкыбызга хас булган музыканы алып киләбез”, – диде. Казанны исә бары яхшы яктан гына телгә алды. “Шәһәрегез бик зур. Иң беренче булып, мине архитектура таң калдырды. Барысы да акыл белән эшләнгән. Бу бары тик соклану хисен генә уята”, – диде Дарина.
 
 
Кабарда-Балкар һәм Карачай-Черкес республикаларын тәкъдим итүче Эльдар Җаныкаев конкурста инде икенче ел рәттән катнаша. “Былтыр иң мөһиме – катнашу булса, быел кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез. Яхшы нәтиҗәгә өмет итәбез. Конкурсантлар үзара конкурентлар түгел, ә дус гаилә кебек. Катнашучыларны жюри бәяләвен дөрес, дип саныйм. Әгәр тамашачыларның СМС-тавышы буенча билгеләсәләр, буталчыклар килеп чыгар иде, чөнки, мәсәлән, безнең илдән генә ничәмә-ничә кеше үз өлкәсен тәкъдим итеп чыгыш ясый бит”, – диде ул.
 
Үз әләмен алып чыкты
 
Кыргызстандагы “Нон-стоп” дуэты тормышның һәр мизгелен тоеп калырга кирәклеге турында җырлады. Алар милли конкурсның җиңүчеләре икән. Җырлары исә заманча стильдә.
 
 
Үзбәкстанның мәдәният өлкәсендә эшләүчеләр Татарстанга төрле конкурска килергә ашкынып тормаулары турында “Turkvisyon-2014” катнашучысы Азиза сөйләде. Аның әйтүенчә, Үзбәкстан – кунакчыл ил, монда илнең ябыклыгы турында сүз булында мөмкин түгел. Азиза, үз чиратында, үзләренә кунакка чакырып та калды.
 
Фестиваль күмәк композиция белән башланып китте. Тамашачы биюнен уртасында “Туган тел” җыры көен танып алды. Биючеләр китап белән биеде. Ахырда һәр китаптан катнашкан илләрнең әләмнәрен 25 катнашучы берәм-берәм тартып алды. Ярымфинал өч телдә – татар, төрек һәм рус телләрендә барды. Катнашучылар барысы да тере тавышка җырлады. Жюри исә җырчыларны 10 баллы система буенча бәяләде. 
 
 
Заманча тел белән әйтсәк, “бэкстэйдж” дип аталган сәхнә артында катнашучылар белән «Муз-тв» каналының алып баручысы Артем Шалимов аралашты. Экранда катнашучы турында видео күрсәтелде. Шуннан соң гына җырчы сәхнәгә чыкты.
 
Беренче катнашучы – Жанар Дугалова. Казах җырчысы беренче булып катнашачагын белгәч, бераз куркып калган. Ләкин үзе белдергәнчә, һәр нәрсәгә «бисмилла» белән тотына. Анын сәхнә костюмында милли төсмерләр, ә башына кигән таҗында Казахстан рухы сизелде. Алманиядән булган Фәхретдин Гунеш икенче булып чыгыш ясады.
 
36 килограмм “күтәреп” җырлыйлар!
 
Чираттагы катнашучы  Зөләйһа Какаева – Төркмәнстаннан. Аның киеменнән һәр кеше таң калгандыр, мөгаен. Ник дисәгез, 36 килограмм  (!) тәңкә-чулпыга охшаган бизәнү әйберләре тагарга җөрьәт иткән кеше фестивальдә булмагандыр әле. Хәер, Зөлайһа гына түгел, аның биючеләренең һәрберсенең башында, кулында, күлмәгендә бизәнү әйберләре бар иде. Тамашачы бик каты көч биреп торды. Әллә чулпылары, әллә җырлары таң калдырды аны. Алып баручы шаяртып: «Боларны тагып җырласаң, бер атна фитнеска йөрмәсәң дә ярый”, – дип шаяртты.
 
 
Грузиядән дуэт башкарган Айла һәм Айсель сәхнә артында урнашкан камералардан тамашачыларны Грузиядә яшәүче әзербайҗан халкыннан  “Әссәләмәгалайкем”, дип сәламләде. Кызларның костюмнарында милли мотивлар чагылмады. 
 
Сәхнәдә дә селфига төшәләр
 
Үзбәкстаннан килгән җырчы Азиза исә алып баручы белән селфига төшәргә бәхәсләшкән. Шуңа күрә моны эшләмичә булдыра алмады. Артем Шалимов исә “җиңә калсаң, синең белән төшәм”, дип куркытып куйды. Азизаның костюмы милли үзбәк костюмына охшамаган.
 
Албаниядән килгән Хой Бейконың җыры заманча стильгә охшаган иде. Моны тамашачылар да аңлады булса кирәк: рәхәтләнеп  кул чапты. Хой үзе дә сәхнәдә рәхәтләнеп биеде. Җырын үз телендә башкарса да, рәхмәтен инглизчә әйтте.
 
Гагаузиядән килгән Мария Топалны чын экстремал, дип атасаң да була. Ник дисәң, берзаман сәхнәдә чыгыш ясаган вакытта  тавыш көчәйткече янып, сәхнәгә төтен  тарала. Хәер, Мария югалып калмый, аны махсус сәхнә эффектлары, дип уйлый.
 
Чираттагы катнашучы исә үзе гагауз булса да, Украина өчен чыгыш ясый. Натали Дениз җырлап кына калмый, әле диссертация дә яза икән.
 
 
Рок ят түгел!
 
Ираннан килгән “Барыш” рок төркеме исә чын рокерларга хас булганча, үз стилендәге костюмнардан иде. Рок “Turkvisyon” өчен ят әйбер түгел. Татарстанлыларның әле моңа кадәр Иран телендә рок ишеткәне булмагандыр. Әмма сайлап алу туры вакытында да «Алканат» төркеме татарча рок башкарган иде.
 
11 нче булып чыгыш ясаган Татарстан егете Айдар Сөлайман чын мәгънәсендә тамашычыларны кыздырды. Үзебезнекен аеруча яратты тамашачы. Айдар ярымфинал өчен өр-яңа костюм әзерләгән. Киеме чын җайдакны хәтерләтте. Сәхнәдәге чыгышы вакытында махсус һава шарында атларның чабуы күрсәтелде, милли бизәк тә урын тапты шарда. Айдар үзе дә һава шары өстенә күтәрелеп җырын башкарды. 
 
 
Чиратта исә Мәскәүдән «Kazan World» төркеме чыгыш ясады. Төркемнең яраткан китабы — аш-су китабы икән. Бергәләп ашарга пешерергә ярата алар. 
 
«Бүреләр»  дә биеде
 
Якутиядән килгән Иванова Владлена Сахая “бүреләр” белән чыгыш ясады. Җырчы сәхнәгә чыкканчы, сәхнәдә “ерткыч җанварлар” мәш килде. Юк, чын бүре түгел, биюче иде алар. Сахаяның костюмы милли элементлар белән баетылган, башында да махсус баш киеме бар иде. 
 
Төркиядән килгән Фунда Килик исә төрек элементлары булган заманча җыр башкарды. Аның имиджына караганда, ул “Turkvisyon-2014”не Евровидение белән бутаган шикелле тоелды. Ник дигәндә, төрки фестивальгә шорты, кендек күренә торган кием киеп чыгу әдәпле түгел. Турыдан-туры трансляция вакытында бигрәк тә.
 
 
Босния һәм Герцеговинадан булган Минсур Салкин исә заманча ритмлы җыр башкарды. Минсур берничә көн Казанда булуына карамастан, инде татарча һәм русча сүзләр дә өйрәнгән.
 
Башкортстанның «Заман» төркеме чыгышы курай моңы белән башланып китте. Этник ансамбльнең чыгышы заманча ритмнар белән дә баетылды. Солисты милли киемнәрдән булмаса да, барабанчы, бэк-вокалчылар милли костюмнан иде. 
 
“Turkvisyon”, гадәттә, билгеле бер темага багышлана. Быелгы фестиваль исә китап турында булды. Һәр катнашучының чыгышы алдыннан аның яраткан китабы хакында сюжет әзерләнгән иде. Сәхнәдә исә ак төскә күп урын бирелде.
 
Болгариядән килгән Исмаилның, Ирактан Әхмәтнең җырларында төрек мотивлары сизелде. Әзербайҗан егете Эльвин Ордубадли башкаларга хас булмаганча, җырын мәхәббәткә түгел, байлык һәм ярлылыкка багышлады. Җырчының костюмында милли бизәкләренә битараф булмаганлыгы сизелде. Әзербайҗанлыны да тамашачы яртатып кабул итте.
 
Румыниядән Россиягә беренче тапкыр аяк баскан Чыңгыз Эрханның чыгышында инде фестиваль барышында шактый күңелгә сеңеп өлгергән төрек мотивлары сизелде. Чыңгызның җыры дөньяда уйнап-көлеп күңел яшәргә кирәклеге турында искәртте.
 
Македониядән килгән Каан Мазхар исә тамашачыларга тәкъдим иткән җырының көен үзе язган. Хәер, үз җырларын башкаручы бер Каан гына түгел иде.
 
12се финалга узды
 
21 ноябрь көнне узачак финалга түбәндәге илләр һәм Россия өлкәләре чыкты: Төркмәнстан, Босния һәм Герцеговина, Үзбәкстан, Кырым, Иран, Македония, Кыргызстан, Мәскәү, Башкортостан, Казахстан, Төркия, Татарстан. 
 
“Kazan World” нәтиҗәләр белән бик үк канәгать түгел икән. Алар күбрәк балл җыярга өметләнгәннәр. “Чынлыкта, безнең көтелгәннән дә яхшырак чыкты. Финалда тагын да шәбрәк чыгыш ясарбыз, беренче урынны яуларбыз, дип өметләнәм”, – диде  аның солисты Альмира Миргаязова. “Kazan World” төркеме костюмнарын үзләре уйлаган. Ләкин кайбер элементларны сәхнәгә чыгар алдыннан гына үзгәрткәннәр. Мәсәлән, башта кара төстәге яулык ябарга теләгән булсалар, соңгы мизгелдә ачык төстәген япканнар.
 
 
Айдар Сөләйман исә чара тәмамлаганнан соң да зур дулкынлану хисләрен кичерә иде. 
 
–Барысын да финал күрсәтәчәк, Алла боерса. Фестиваль атмосферасы бик җылы. Төрле телләрдә сөйләшсәк тә, бер-беребезне аңлыйбыз, чөнки музыканың чикләре юк, – диде Татарстан катнашучысы.
 
Төрекмәнстаннан финалга узган Зөләйһа Какаева шулай ук дулкынлана иде. Үзен ул бик каты бәхетле, дип саный. Киемнәренә килгәндә, алар бу милли киемне туй, бәйрәмнәрдә, чараларда кияләр икән. Озын толымнары да ерактан ук күзгә ташлана. “Калын һәм озын толымнар – безнең горурлыгыбыз. Мондый чәчләрне карап торырга да кирәк бит”, – диде ул. Серләре белән дә уртаклашты: чәчләрнең калын булып үсүләре өчен һәр шимбә саен төрле җиләк-җимеш битлекләрен, зәйтүн маен, лимонны кулланалар икән. “Казанның борынгы шәһәр булуы бик ошады”, – дип искәртте ул.
 
Татар эстрадасында һәркемгә таныш Мәликә дә ярымфиналга килгән иде. Үзе тумышы белән Үзбәкстаннан булса да, иҗаты Татарстанга бәйле буларак, нәкъ менә безнең республика өчен җан аткан.
 
Чараның төп оештыручысы булган Ислам Багиров исә ярымфинал тәмамланганнан соң болай дип белдерде:
 
–Без әлеге конкурс аша төрки культураның алдынгы булуын белдердек. Үз хезмәтебез юкка булмаганын күрү – безнең өчен шатлык. Татарстан “Turkvisyon-2014”нең ярымфиналын лаеклы дәрәҗәдә уздырды.
* * *

Вчера в «Татнефть-арене» прошел полуфинал II Международного телевизионного песенного конкурса «Turkvizyon-2014» («Тюрквидение-2014»). Выступили представители 24 стран и регионов. В их числе Азербайджан, Албания, Башкортостан, Болгария, Босния и Герцеговина, Германия, Молдова, Грузия, Иран, Ирак, Кабардино-Балкария, Казахстан, Крым, Киргизия, Македония, Северный Кипр, Россия, Румыния, Татарстан, Тува, Турция, Узбекистан, Украина, Хакасия и Якутия.

Татарстан представил Айдар Сулейманов, который выступил под номером 11. Он набрал рекордное количество баллов и вышел в финал конкурса.

Просмотров: 1796

2 комментариев

  1. Остальное можете найти тут http://vk.com/bashturkvizyon
    Финалисты и их баллы:
    1. Айдар Сулейман — 223
    2. Фунда Кылыч – 199
    3. Жанар Дугалова – 198
    4. Группа «Заман» – 193
    5. Группа «Kazan World» – 190
    6. Дуэт «Non Stop» – 190
    7. Дарина – 178
    8. Группа «Barış Grubu» – 178
    9. Каан Мазхар – 181
    10. Азиза – 172
    11. Менсур Салкич – 171
    12. Зулейха Какаева – 169!