Татарстанның мәгариф министры – “Яктылык”та

IMG_1967

Президиумда: Энгель Фаттахов, Надежда Колес­никова һәм Радик Газизов.

Үткән атна уртасы Са­мараның “Яктылык” татар мәк­тәбе өчен мәшәкатьле дә, шул ук вакытта шатлыклы да булды. Бу көнне мәктәп Татарстан Рес­публикасы  премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Навап улы Фәттаховны каршылады.

Болай да чиста һәм пөхтә мәктәпнең бөтен почмакла­рын да юып, министрга нәрсә күрсәтергә кирәклеген барлап чыктылар. Әлбәттә, Та­тарстанның мәгариф министрын мәркәзебездән читтә яшәүче милләттәшләренең тел сафлыгы, укыту процессы, ба­лаларның үз телебездә укый-яза, сөйләшә, иҗат итә алу-алмаулары кызыксындырадыр. Шуңа күрә башлангыч сыйныф укытучысы Галия Тупасова “Театрга барабыз”,  татар теле укытучылары Фәния Гыйлаҗева — “Сертотмас үрдәк”, ә  Нурзидә Фәйзуллина “Сак-Сок бәете” темаларына ачык дәресләр үткәрергә әзерләнделәр. Шулай ук Энгель Навап улы 3 — 4 сыйныф укучыларының тәнәфес вакытында түгәрәк уен уйнауларын, мәктәпкәчә яшьтәге “Кояшкай” ансамбле нәни артистларының һәм хореография классында шөгыльләнүче “Йолдыз” ан­самбленең биюләрен күреп сок­ланды, Асия Сәйфетдинова җитәкчелегендәге кул эшләре күргәзмәсенең дә, мәктәп му­зееның да экспонатларга бай булуына куанды.

Мондый югары дәрәҗәдәге визит, әлбәттә, хөкүмәт катнашыннан башка үтми. Самара өлкәсенең мәгариф һәм фән министры урынбасары Надежда Колесникова һәм Самара шәһәренең мәгариф де­партаменты җитәкчесе Лилия Галузинаның очрашуга килүе дә бу рәсми визитның мө­һимлегенә ишарә итә.

Надежда Борисовна утырышны башлап: “Самара өл­кәсе һәм Татарстан Республикасы арасында элемтәләр нык: без гел аралашып торабыз. Ә менә шундый визитлар эш тәҗрибәсе уртаклашырга, мөһим мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә, аңлашып эшләргә мөмкинлек бирә.

Самара өлкәсенең мәгариф һәм фән министрлыгы милли мәгариф системасын үстерү өчен күп көч куя. Өлкәбезнең 46 мәктәбендә иврит, эрзя, мокша, чуваш һәм татар телләре укытыла. Милли телләрне укыту сәясәтен үстерү эше киләчәк планнарыбызда да бар. Бу мәсьәләне губернаторыбыз Ни­колай Меркушкин иң мөһим мәсьәләләрнең берсе, дип билгеләде”, — дип сөйләде.

Татарстан Республи­касы­ның мәгариф  һәм фән министры Энгель Фәттахов “Яктылык” мәктәбенә 400 данә дәреслек, интерактив дә­рес бирү комплекты бүләк итеп: “Самара өлкәсендә ана тел­ләре укытыла торган мәк­тәпләрне саклауга җитди игътибар бирелүе сизелә. Без моны уйлап эшләнгән милли сәясәт нәтиҗәсе дип саныйбыз һәм Самара өлкәсенең мәгариф һәм фән министрлыгына рәхмәтләребезне җиткерәбез”, — диде

Ул үзе җитәкләгән министр­лыкның төп эшләрнең берсе итеп Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең ана телен өйрәнү процессын күзәтү һәм ярдәм итүне бил­геләде.

Гомумән, татар телен өй­рәним дигән кешегә мөмкин­лекләр киң. Интернетта “Ана теле” дип аталган сайт бар. Аның аша меңләгән кеше туган телебезне өйрәнә башлаган да инде. Ә кечкенәләр өчен “Бала” дип аталган сайт эшләнгән. Анда татарчага төрле уеннар, мультфильмнар аша өйрәнергә мөмкин. Татар телен камил белүче укучылар өчен Татарстан ел саен олимпиадалар оештырып тора, телне өйрәнү буенча җәйге лагерьлар да күп файда китерә. Ә инде бик сәләтле татар балалары өчен интернатлар ачыла башлаган. Шуларның берсендә Гали авылының моңлы сандугачы Ислам Кәлимуллин да белем ала бүген. Бу идея Самараның мәгариф министры урынбасары Надежда Колесниковага да бик ошады һәм аны бездә дә кулланышка алырга кирәк, дип белдерде.

Татарстан татар теле укы­тучыларын әзерләүне үз өс­тенә алырга мәҗбүр. Андагы институт-университетлар татар теле укытучыларын әзерләп чыгара, аннары аларның белем дәрәҗәсен камилләштерүне төрле курсларда дәвам итә. Укытучыларны биредә укыту әсбаплары белән тәэмин итәләр, аларга яңа укыту ысуллары өйрәтелә, мастер-класслар бирелә, ә ел саен үткәрелүче татар теле укытучылары корылтаенда татар мәгарифе кырында калкып чыккан көнүзәк мәсьәләләр билгеләнеп, хәл ителә…

- Казан — бөтен татар халкы өчен дә башкала. Шуңа күрә дә безнең министрлык бөтен татарларның проблемаларын үз итеп кабул итә, мөмкин булган кадәр ярдәм итәргә тырыша. Мин үзем, ике ел гына мәгариф министры булып эшләвемә карамастан, регионнарга чыгып йөрергә, анда эшләүче укытучыларыбыз, галимнәребез, милли оешмаларыбыз белән танышырга вакыт табарга тырышам. Менә бүгенге визитым да шул эшемнең бер өлеше.

Самараның нәкъ уртасында шулай матур итеп татар телен, сәнгатен, мәдәниятен саклап яшисез. Мин сезнең алдыгызда баш иям, рәх­мәтләремне җиткерәм. Мондый мәктәп булдыру — Казанда да зур проблема әле. Максатларыбызга ирешү өчен бер­дәмлек, элемтәләребезнең нык булуы кирәк, — дип, бүләк­ләр тапшырырга кереште.

Бу көнне “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизов һәм укыту бүлеге мөдире Рәсимә Алюшеваны күкрәк билгеләре, ә зур төркем укытучылар Са­мара һәм Татарстан Рес­публикасы мәгариф һәм фән министрлыкларының Рәх­­мәт хатлары белән бүләк­лән­деләр.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

* * *

«Татар телен саклаганга, сезнең алда баш иям»

Татарларга хас булган кунакчыллык сыйфатына ия “Яктылык” мәктәбе тагын хөрмәтле кунакларга үз ишекләрен ачты.

Татарстан Республикасының премьер-министры урынбасары, Татарстанның фән һәм мәгариф министры Энгел Фәттахов җитәкчелегендә Казан делегациясе “Яктылык” мәктәбен карап китте. Шулай ук бирегә Самар өлкәсенең фән һәм мәгариф министры урынбасары Надежда Колесникова, Самар шәһәренең мәгариф департаменты җитәкчесе Лидия Галузина, өлкә мәгариф министрлыгы идарәсе җитәкчесе Виктор Акопян, Камышлы мәктәбе мөдире Мәсхүдә Габидуллина, Яңа Мансур авылыннан Тәнзилә Вәлиева һәм башкалар килделәр.

Мәртәбәле кунакларны фойеда балалар җыр-бию белән каршы алдылар. Аннан аларга мәктәп буенча экскурсия оештырылды.

Асия Сәйфетдинова җитәкләгән “Мирас” музее, бай китапханә, зур спорт залы, малайлар тарафыннан күрсәтелгән көрәш бәйгесе күренешләре кунакларга бик ошады. Ә әле мәктәптә дә укымаучы кечкенә балаларның “Кояшкай” төркеме,  олырак яшьтәге укучыларның “Йолдыз” төркеме  (хореограф Алия Минәхсәнова) биюләрен алар аеруча сокланып карадылар.

Ә төрле сыйныфларда ачык дәресләрне дә карап чыккач, министр Россиядәге шәһәр балаларының ана телендә яхшы сөйләшүләрен югары бәяләп: ”Самар уртасында балалар шулай чиста итеп татарча сөйләшкәч, бу бик тә яхшы”, — диде.

Галия Тупасова үзенең 3 сыйныфында “Театрга барабыз” дигән темага ачык дәрес үткәрде. Фәния Гыйлаҗеваның 5нче сыйныфында укучылар “Сертотмас үрдәк” әкиятен сәхнәләштерделәр. Нурзидә Фәйзуллина 8нче сыйныфта “Сак-Сок” бәетендә ана һәм бала фаҗигасы” темасына ачык дәрес бирде.

Тәрбия эшләре буенча мөдир урынбасары Инзилә Гыйззәтуллина түрәләргә татар халкының борынгы көнкүрешенә кагылышлы әйберләр күргәзмәсен тәкъдим итте.

Кызыклы экскурсиядән соң, акт залында утырыш узды.

Самар өлкәсенең фән һәм мәгариф министры урынбасары Надежда Колесникова чыгышында:

“Самар өлкәсендә бик күп милләт вәкилләре яши. Шуңа күрә безнең мәгариф министрлыгы милли мәгарифкә җитди игътибар бирә. Ана телен, халкыңның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихын белү, һичшиксез, безне баета. Самар өлкәсенең 46 мәктәбендә төрле милләтләр ана телләрен өйрәнәләр.

Милли, рухи мәгарифне хуплау сәясәтенә киләчәктә дә дәвам ителәчәк. Губернатор Николай Меркушкин тарафыннан милли телләр мәсьәләсе актуаль проблемнар рәтенә кертелә.

“Яктылык”ның укучыларының йөзләре якты, бәхетле, акыллы. Шундый балалар тәрбияләгәнгә мәктәп коллективына рәхмәтемне белдерәм”, — диде.

Шулай ук ул укытучылар Вагыйз Хәйрулловка, Галия Тупасовага, Изидә Хуҗинага Мактаунамәләр тапшырды.

Татарстанның фән һәм мәгариф министры Энгел Фәттаховның татар телен саклау һәм үстерүгә багышланган чыгышы да күңелләргә өмет кундырды.

“Самар шәһәрендә татар балаларын шундый югары дәрәҗәдә укытуыгыз өчен “Яктылы”лылар алдында баш иям. Бу – бик зур батырлык,  чөнки хәтта Казанда да татар телен саклау зур проблем булып тора.

Самар өлкәсе җитәкчеләренең милли мәгарифкә игътибар бирүләре куандыра.

Татарстан Республикасы Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татарлар белән тыгыз элемтәдә торып, аларга ярдәм күрсәтә. Төп мәсьәләләрнең берсе – мәктәпләрне татар китаплары белән тәэмин итү. Бүген без “Яктылык”ка 400гә якын китап бүләк иттек.

Безнең мәгариф министрлыгы сайтында да теләүчеләр ана телен үзләштерү буенча күп мәгълүмат алырга мөмкин. Татарстан президенты Рөстәм Миннеханов ярдәме белән татар телен өйрәнү буенча “Ана теле” исемле  еракара online-мәктәп оештырылды. Бүгенге көндә бу мөмкинлектән Россиянең төрле төбәкләреннән 10 меңнән артык кеше файдалана. Шул исәпкә 32 чит ил дә керә.

Кечкенә балаларга “Бала” дип аталган сайт эшли. Биредә татар мультфильмнарын, аудиоязмалар урнаштырылган.

Татар теленең дәрәҗәсен үстерү ниятеннән Татарстанда халыкара олимпиадалар да уздырыла. Әйтик, 2014 елда интернет турында 5 мең укучы катнашты. Араларында Роосия һәм чит илләрдән дә вәкилләр бар иде.

югары баллар алган 300 укучының берсе — Самар өлкәсннән килгән кыз Лилия Галимуллина икенче урын яулады.

Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребезгә ярдәм итү йөзеннәр, андагы мәгариф министрлыкларга без татар телен өйрәнү буенча җәйге лагерьларга, Булгар шәһәрендә быел ачылган төбәкара палаткалар лагерына чакыруларны, квоталарны җибәрәбез.

Ана теле укытучыларын да онытмыйча, аларга белемнәрен камилләштерү буенча курслар оештырыла, мастер-класслар күрсәтелә, чөнки телне, милләтне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерүдә укытучылар мөһим роль уйныйлар. Ә бүгенге көндә татар телен саклау – мөһим мәсьәлә булып кала бирә.

Татарстанда һәм Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче татарларга бер-беребезгә ярдәм итеп, бергә эшләп, тәҗрибә белән уртаклашып эшләргә кирәк. Бердәмлектә — көч”, — диде министр.

Энгел Фәттахов мәгарифтәге казанышлар, татар телен саклау һәм үстерүгә зур өлеш керткән укытучыларны бүләкләде. Ә “Яктылык” мәктәбе коллективына интерактив комплект сертификаты тапшырды.

Мәктәп мөдире Радик Газизов, укыту-тәрбия эшләре буенча аның урынбасары Рәсимә Алюшева күкрәк билгеләре белән бүләкләнделәр. Мактаунамәләргә чит телләр укытучысы Зилә Шәрәфетдинова, химия, биология укытучысы Изидә Хуҗина, физик культура укытучысы Галия Коновалова лаек булдылар.

Ә Самар өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Илйас Шәкүров, өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Әнвәр Горланов, Самар шәһәр Думасы депутаты Минәхмәт Хәлиуллов, “Дуслык” татар оешмасы җитәкчесе Фәхретдин Канюкаев, шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рифкат Хуҗин, Самар өлкәсенең фән һәм мәгариф министры урынбасары Надежда Колесникова, “Яктылык” мәктәбенең беренче мөдире Хәридә Дашкина, аңардан соң мөдир булып эшләгән Мәгъдәния Әбдерәхимова, укытучылар – Линар Абсаттаров, Гөлчәчәк Нуруллина, Галия Тупасова, Фәния Гыйләҗева Татарстан министры кулыннан Рәхмәт хатлары алдылар.  

Укытучылар Рәсимә Алюшевага, Румия Исмәгыйлевага, Руслан Йосыповка, Фәридә Хәмидулловага Самар шәһәренең мәгариф департаменты җитәкчесе Лидия Галузина Грамоталар тапшырды.

Миләүшә ГАЗИМОВА.

«Сәлам».

 

КОНТЕКСТ:

Самарскую область посетила делегация министерства образования и науки Татарстана (ВИДЕО)

SONY DSCСегодня, 19 ноября, Самарскую область посетила представительная делегация министерства образования и науки Республики Татарстан. Ее возглавил заместитель премьер-министра Республики Татарстан — министр образования и науки Энгель Фаттахов. 

В ходе визита татарстанские гости ознакомились с ситуацией по изучению татарского языка в школе «Яктылык» г.Самара. В рамках экскурсии делегация посетила учебные занятия, школьный этнографический музей «Мирас».Читать полностью 

Просмотров: 2281

Комментирование запрещено