Сергей Жуков ИлГәрәйгә җырын саткан

3f7349ac11288a6aeff6bc2c34b75d72_MҖыр турында сүз кузгатканчы, ИлГәрәйнең үзен рекламалау өчен яңа ысул куллануы хакында берничә сүз әйтергә кирәк.

Такси машиналарының тәрәзәләренә ябыштырылган төрле игъланнарны күпләрнең күргәне бардыр. Менә ИлГәрәй дә үзен шул ысул белән таныта башлаган бит! Моңарчы татар шоу-бизнесында мондый хәлне очратканым юк иде әле. Казанда 10лап такси машинасында аның исеме язылган, телефон номерлары да күрсәтелгән. Тик җырчының телефон номеры дип, кызлар шатлана күрмәсен: машина йөртүчеләрнең телефон номерлары икән. Сүз уңаеннан, ИлГәрәй бу көнгә кадәр 4 машина алмаштырырга өлгергән. Барысын да кредитка сатып ала торган булган. Соңгысы – Volkswagen Jetta маркалысын да шул рәвешле алган.

y0lvlGRbtys

Таксист булып эшләүче якын дусларымның машиналары тәрәзәсендә минем исемем һәм телефон номерлары язылган. Нинди максаттан куелдымы? Әлбәттә, PR өчен. Беркемгә дә сер түгел, мин җырчы буларак кына түгел, ә төрле бәйрәмнәрне алып баручы буларак та халыкка таныш. Такси машиналары исә Казанда да, читкә дә чыгып йөриләр. Минем исемне күргән кешеләр, ИлГәрәй үзе утырмый торгандыр бит дип, үрелеп-үрелеп карыйлар икән. Автограф сораучылар да бар. Руль артында җырчы үзе утыра дип уйлап, кызларның көтеп торган әлеге такси машиналарының берсенә килеп тә утырганы булган. Ни өчен анда үземнең телефон номерларым күрсәтелмәгән? Кайсы таксист дустымның заказы була, алар минем белән туйларга, яки төрле банкет кичәләренә ди-джей булып баралар. Алар иртән – таксист, кичен ди-джей булып эшлиләр. Хәзер тормыш шулай бит: кем ничек акча эшли ала. Кул кушырып утырсаң, күктән төшми ич, – диде ИлГәрәй.

Текә безнең ИлГәрәй! Мәскәүдә яшәп иҗат итүче рус поп-йолдызы Сергей Жуковтан җыр да сатып алган икән. Чираттагы бишенче альбомында “Вспомни 90-ые года” исемле әлеге җыр да урын алыр дип көтелә. Сергей Жуков белән Мәскәүдә берничә ел иҗат итеп килүче яшь талантлы композитор Салават Шәехов аркылы элемтәгә кергән була. Чынлыкта, җырны Катя Лельга иҗат иткән булганнар. Әмма тавышы әлеге җырга туры килмәгәч, ИлГәрәй аны сатып алырга теләвен әйтә. Сүзләрен Салават Шәехов үзе язган булса, көен Сергей Жуков белән бергәләп иҗат иткәннәр.

– Сергейга шалтыратып, җырны сатып алырга теләвемне әйттем. Ул аны миңа 15 мең сумга сатты. Килешү кәгазьләрен төзеп, почта аркылы без боларның барысын да эшләдек. Соңыннан рус телендә башкарган әлеге җырны Сергейга Интернет аша тыңларга җибәрдем. Бик ошаткан. Бераз әрмән акценты бар дип тә өстәде, — диде ИлГәрәй.

intertat.ru

 

Просмотров: 1402

Комментирование запрещено